Роман Копин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Копин latin yazuında])
Роман Копин
Туган 5 март 1974(1974-03-05) (50 яшь)
Кострома, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Нижегородский институт управления[d] һәм Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре сәясәтче, эшмәкәр
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Роман Копин Викиҗыентыкта

Роман Валентинович Копин (1974 елның 5 марты, Кострома, ССРБ) — Россия сәясәтчесе. 2008 елның 13 июленнән Чукотка автономияле округы губернаторы (2008 елның 3 нче июленнән 13 нче июленә кадәр һәм 23 нче июльдән 24 нче сентябрьгә кадәр Чукотка автономияле округы губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы). «Бердәм Россия» партиясенең югары советы әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Копин 1974 елның 5 мартында Костромада туган. Кострома шәһәренең 34 нче лицеен тәмамлый. 1994 елда Түбән Новгород өлкә яшьләр инициативалары үзәге директоры урынбасары булып эшли. 1995 елдан башлап Кострома таможнясының юридик бүлек инспекторы, аннары таможня кагыйдәләрен бозу турындагы эшләрне үтәү төркеме җитәкчесе булып эшли. Алга таба «СБС-агро» АКБның Кострома региональ филиалында эшли. 1996 елда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда Чукотка автономияле округы губернаторы киңәшчесе итеп билгеләнә. 2001 елда Чаун районы башлыгы, ә 2003 елда Чукотка автономияле округы Билибино районы башлыгы итеп сайлана.

2008 елның апрелендә Чукотка автономияле округы губернаторы урынбасары итеп билгеләнә. Чукотка автономияле округының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы сәясәте департаментын (сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, ягулык-энергетика комплексы, төзелеш, архитектура, ТКХ, Дәүләт техник күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы, ветеринария, сәүдә, азык-төлек һәм балыкчылык, әйләнә-тирә табигатьне саклау) җитәкләгән.

2008 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясен тәмамлаган.

Дмитрий Медведев белән

2008 елның 3 июлендә Чукотка губернаторы Роман Абрамович вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганнан соң, Чукотка автономияле округы губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.

2008 елның 11 июлендә Россия Президенты Чукотка автономияле округы Думасына регион губернаторы вәкаләтләрен бирү өчен Копин кандидатурасын кертә. 13 июльдә округ парламенты депутатлары Президент керткән кандидатураны бертавыштан раслаганнар. 2008 елның 24 июлендә Роман Копин Чукотка губернаторы вазыйфасына керешкән[2].

2008 елның 1 декабреннән 25 маена кадәр һәм 2012 елның 4 гыйнварыннан 28 июленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[3][4][5][6].

2013 елның 8 сентябрендә Чукотка автономияле округы губернаторы итеп сайлана. 24 сентябрьдә ант итә һәм рәсми рәвештә үз вазыйфасына керешә.

«Бердәм Россия» Чукотка бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасы.

Россия Федерациясе Президенты указы белән «Почёт ордены» белән бүләкләнә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы Михаил һәм кызы Арина[7].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почёт ордены
  • «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы, 2019)[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бюро Высшего совета Партии. Единая Россия. әлеге чыганактан 2013-11-27 архивланды. 2013-11-15 тикшерелгән.
  2. Р. Копин вступил в должность губернатора Чукотки. 24.07.2008 РБК. әлеге чыганактан 2015-06-23 архивланды.
  3. Распоряжение Президента Российской Федерации от 01.12.2008 г. № 728-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 25.05.2009 г. № 326-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 04.01.2012 г. № 6-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  6. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.07.2012 г. № 343-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  7. Иван Голунов (2011-01-13). Высокопоставленные наследники – 2. Slon.ru. әлеге чыганактан 2016-04-01 архивланды.
  8. Глава российского военного ведомства вручил награды за взаимодействие с Минобороны / [[mil.ru]], 22 ноября 2019.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре