Роман Орлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Орлов latin yazuında])


Роман Орлов
Туган 4 ноябрь 1981(1981-11-04)
Үлгән 14 август 2003(2003-08-14) (21 яшь)

 Роман Орлов Викиҗыентыкта


Роман Николаевич Орлов (1981 елның 4 ноябре, Крутая Гора, Татарстан АССР, ССРБ2003 елның 14 августы, Ачхой-Мартан районы, Чечня, Россия) — Россия Федерациясе Кораллы Көчләре рядовое, Икенче чечен сугышы чорында террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Орлов 1981 елның 4 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Крутая Гора посёлогында туган. Җирле мәктәптә укыган. Спорт белән актив шөгыльләнгән, берничә тапкыр спорт ярышларында катнашкан. Урта белем алгач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны «авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган[1].

2001 елның 19 ноябрендә Орлов Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә алына. Хәрби укуларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Налчык шәһәрендәге эчке гаскәрләренең укыту өлешендә уза, аннары Төньяк Осетия — Алания Республикасының Карцы бистәсендә (3724 нче хәрби часть) хезмәт итә. Гранат ыргытучы хәрби белгечлеген ала. Икенче чечен сугышы барышында сепаратистларның законсыз кораллы формалашуына каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[2].

2003 елның 13-14 августында төнендә Орлов эчке каравылда булган, Чечен Республикасының Самашки Ачхой-Мартан районы тирәсендә урнашкан бүлекчәнең урнашуын саклау буенча хезмәт иткән. Якынча 02:30да ул иптәшләре белән частька көтелмәгән һөҗүм ясарга омтылган чечен сепаратистларының төркемен ачыклый һәм беренчеләрдән булып сугышка керә. Шул сугышта һәлак була[1].

Татарстан Республикасы Чистай районы Чуаш Ялтаны авылы зиратында җирләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән рядовой Роман Орлов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Орлов хөрмәтенә Чистай шәһәренең Крутая Гора посёлогындагы урам аталган[4].
  • Чистай авыл хуҗалыгы техникумы бинасында Орлов истәлегенә мемориаль такта куелган.
  • Мемориаль такта Орлов яшәгән йортта урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Гузеева Т. З.. Научно-исследовательская работа «Солдатами не рождаются»..
  2. Ценой собственной жизни чистополец Роман Орлов спас своих товарищей.. Чистополь-Информ..
  3. Дань уважения герою - земляку.. Чистопольский муниципальный район.. әлеге чыганактан 2020-02-21 архивланды. 2022-01-07 тикшерелгән.
  4. Новые улицы Чистополя получат имена земляков.. Новости Казани..