Ромоданово
Ромоданово | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Мордовия |
Район | Ромоданово районы |
Координатлар | 54°25'39"N, 45°19'47"E |
Беренче телгә алу | 1622 |
Мәркәз биеклеге | 130 м |
Халык саны | 9 410 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 431602 |
Ромоданово (рус. Ромоданово) — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Ромоданово районының административ үзәге.
Халык саны — 9 410 кеше (2010).[1]
Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ромоданово Ромодановскийлар кенәзләре (17 гасырда авыл биләүчеләре) фамилиясе буенча аталган.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ромоданово Инсар елгасы өстендә, Сарансктан 30 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Горький тимер юлының Красный Узел станциясе; Станция аша Куйбышев һәм Горький тимер юлларның чиге уза.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ромоданово авылы беренче тапкыр 1622 елда телгә алына. 17 гасырда авылның берничә исем бар булган: Кош-Помра, Никольское (чиркәү исеме буенча) һәм Ромоданово (авыл биләүчеләр фамилиясе буенча).
1893 елда Ромоданово аша Мәскәү-Казан тимер юлы төзелә, Ромодановода станция төзелә. 1903 елдан Ромоданово (соңрак Тимирязево, Красный Узел) — узел станциясе.
1928 елдан — Ромоданово районының административ үзәге.
1958 елдан — шәһәр тибындагы бистә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
7 045 | 10 432 | 9 292 | 10 083 | 9 871 | 9 410 |
Милли состав: руслар — 85,9%, мордва — 9,0%, татарлар — 3,7%.[8]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Ромодановосахар» ААҖ, «Элеком» агросәнәгый берләшмәсе, спиртзавод.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-03
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-24, retrieved 2012-12-03
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-03