Россиядә һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россиядә һинд дине latin yazuında])
Россиядә һинд дине
Сурәт
Дәүләт  Россия
Таралыш харитасы
 Россиядә һинд дине Викиҗыентыкта
Әстерханда Һинд дине гыйбадәтханәсендә XVII гасырда, Арати хезмәт итүен күрсәтүче гравюра

Һинд дине беренче мәртәбә Россияга XVI гасырда һинд диндәге сәүдәгәрләр белән бергә килгән. XVII гасырда Әстерханда һиндлеләр өй алды барлыкка килгән, аның территориясендә Һинд дине гыйбадәтханәсе булган. Һиндлеләргә Һинд дине традицияләре һәм йолалары буенча дини йолаларны рөхсәт ителгән, патша хәзинәсеннән аларга ссудалар бирелгән, алар зур булмаган оброк түләгәннәр һәм башка салымнардан азат ителгәннәр, нинди булса да хәрби бурычтан азат ителгән булганнар һ. б.

1788 елда беренче мәртәбә рус телендә «Бхагавадгита» чыга — бу индуизм фәлсәфәсенең нигез текстларның берсе. Соңыннан «Бхагаватгита» белән кызыксыну арткан — аның 5-тән артык тәрҗемәсе нәшер ителгән. Һинд эпослары «Махабхарата» (аның өлеше булып «Бхагавадгита» торган) һәм «Рамаяна» XVIIXX гасырларның рус гимназияләре тарих программасына кергән.

Хәзерге Россиядә иң эре Һинд дине оешмасы булып Россияда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) булган, ул гаудия-вайшнавизм традициясен тәкъдим иткән. Шулай ук башка Вайшнава оешмаларның тарафдарлары булган (мәсәлән, Шри Чайтанья Сарасват Матх, Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте, Брахма Кумарис, Рамакришна Миссиясе, Ананда Марга, Сахаджа-йога, Шри Чинмой Миссиясе, Махариши Махеш Йога һәм Сатья Саи Баба җәмгыяте кебек неоиндуизм хәрәкәтләре һәм гурулары тарафдарлары бар. Россиядә ИСККОН һәм Брахма Кумарис тарафдарлары күп, шул ук вакытта башка неоиндуист оешмалары тарафдарлары илдә күп түгел. Шулай ук Россиядә Шри Пракаш Джи гурусы тарафдарлары бар.
АКШ Дәүләт департаменты бирелгән мәгълүматлары буенча Россиядә 78 рәсми теркәлгән кришнаитлар дини оешмалары булган, ике тантрик оешма, 20 рәсми теркәлгән Брахма Кумарис үзәге, (Мәскәүдә) бер Рамакришна Миссиясе үзәге, Барнавылда бер Ананда Марги үзәге һәм ике Тантра-сангха үзәге — Мәскәүдә һәм Нижгарда.[1]

Тарафдарлар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда Россия Фәннәр Академиясе Европа Институты һәм «Тирәлек» иҗтимагый хезмәте социологлары төрле диннәр тарафдарлары саны буенча эзләнү үткәрделәр. Иҗтимагый сорау 18 яшьтән олы шәһәр һәм авыл халкы арасында (Чечня, Чукот Автоном Округы һәм Ненец Округыннан башка) Россиянең 79 субъектында үткәрелгән. Сорау вакытында соралганнарның 0,09 %-ы үзләрен Һинд дине тарафдарлары, Кришнаизм һәм башка «Шәрыкъ диннәре һәм практикалары» тарафдарлары дип атаган. Мисал өчен буддистлар дип соралганнарның үзләрен 0,49 % атаган.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине Россияга беренче мәртәбә XVI гасырда Һиндстан сәүдәгәрләре белән килгән.[3] Һиндстаннан килгән сәүдәгәрләрнең күбесе, мөгаен, индуслар булган.[3] Ул вакытта Һиндстанда Бөек Моголлар хөкем сөргән һәм Һинд диндәгеләрне дини мотивлар буенча эзәрлекләгәннәр. Шул вакытта рус дәүләтендә, бигрәк тә Пётр I заманында Һинд дине тарафдарлары Һиндстандагыдан да яхшырак яшәгән. Пётр хакимияткә «Аларга наз тотарга һәм сакларга, беркем дә рәнҗетмәсен» [4] Шуның белән бергә, Һинд сәүдәгәрләре диннәрен таратмаган. Русларның берсе булса да Һинд диненә күчкәне турында мәгълүмат юк. Россия империясенең законнары чит ил кешеләренә үз диннәрен тотарга мөмкинлек биргән, ләкин миссионер эшчәнлеген тыйган.

Александр I - нең Чит Илләр Эшләре рус Министрлыгында эшләгән Польша тарихчысы Ян Потоцкий, 1797 елда Әстерханда булып шулай дип язган: «Әстерханда яшәүче Һиндлеләрнең күбесе Мультаннан. Аларның гөнаһларыннан үкенүче браминнары, Гангадан сулары, ягъни, аларның диннәренә караган бөтен нәрсә дә бар. Аларның кич белән Вишну ходаена дога кылганнарын күрдем. Аларның рухи хезмәтендә урын һәм вакытка китереп тышкы күркәмлек бар. Алар еш кошларны сатып алып тышка чыгаралар, урамда йөгерүче этләрне ашаталар, һәм хайваннарга зур бәйлелек күрсәтәләр. Алар куе яшел яки ал киемнәре булса шатланалар, бу ике төсне алар бик яраталар. Үлгәч, тәннәрне яндыралар, көлен Һиндстанга җибәрәләр.» Әмма 1863 елда кремация рөхсәт ителгәнче, һиндлеләр көлне Ватаннарына чыгарырга мөмкинлеләре булмаган һәм алар аны Кулак калкулыгының көнчыгыш кырыенда күмгәннәр.[4][5]

Аларның үз гыйбадәтханәләре («кумирница») булган, аларда мурти (Ходай сыннары) куелган, Һинд диненең изге текстлары укылган. Бу гыйбадәтханәнең калдыклары Әстерханда әле хәзер дә бар. Әстерханда Һинд дине гыйбадәтханәсе булуы XIX гасыр башында Емельян Корнеев гравюралары һәм рәсемнәре күрсәтә. Аның эшләре арасында 1809 елда ясалган ике гравюра бар, алар Әстерханда гыйбадәтханәдә Һинд дине Вайшнава гыйбадәт кылуын күрсәтә. Корнеевның «Һинд» гравюралардагы рәсемгә аналогик сюжет атаклы галим-энциклопедист һәм географ Петр Паллас белән бергә Россия буенча сәяхәт иткән рәсем ясаучы һәм гравёр Кристиан Гейслер тарафыннан набросокта бар. Иваненко буенча Әстерханның һинду сәүдәгәрләре Кришнага табынганнар һәм вайшнавизм традицияләрен үтәгәннәр.

«Ключарёв язма»сында беренче Һиндстан сәүдәгәрләре, Россияның көньягына, Әстерханга 16151616 елларда килгән дип әйтәләр, гәрчә бу вакыйга 1560-елларда булган дигән фикер бар.[3][6] Голланд һөнәр остасы һәм сәяхәтче Ян Янсен Стрейс шаһит итүе буенча һиндлеләр «Әстерханга Каспий Диңгезе буенча корабларда килгәннәр...Аларның кораблары белән диңгез аркылы чыгу бик авыр, алар гел җил буенча барырга тиеш, ә җилкәнне кырый җил искәндә куя алмыйлар, чөнки әйләнеп төшү куркынычы бар.»[5]

Тарихчылар беренче Һинд кунак өй алды кайчан төзелгәне һәм кайсы материалы турында бәхәсләшәләр. Шулай, Васькин үзенең «Әстерхан краена халыкның яшәргә күчүе» китабында «Ключарёв язмасы»на сылтама белән, XVI гасырда булган агач сәүдә рәтләре урынына «1625 елда фарсылар, әрмәннәр һәм һиндлеләр ... кунак йортларын төзегәннәр: әрмән, фарсы һәм һинд Азия йоласы буенча, Спас монастыреннан ерак түгел.»[4][6][7] Шулай да, Даркевич В. П. үзенең «Әстерхан — Шәрыкъка капка» китабында бераз башкарак мәгълүматлар китерә, шулай ук Әстерхан архитектура музей-тыюлыгына сылтап беренче «Һинд сәүдә йорты Әстерханда җирле хөкүмәт тарафыннан ясалган яшәү өчен агач ызбалар һәм сәүдә лавкалары белән».[4]

Шулай да Һинд сәүдә сарае яннары Ак шәһәр территориясендә булганнар. Һинд дине тарафдарлары һинд традицияләре һәм йолалары белән бергә дини йолалар үткәрергә рөхсәт ителгән, патша казнасыннан аларга ссудалар бирелгән, алар лавкадан 12 сум күләмендә иң кечкенә оброк түләгәннәр, алар башка самлымнардан һәм хәрби бурычтан азат ителгән булган һ.б.[3][4][6]

Һинд сәүдәгәрләре товарны Персиядән, Бохарадан, Һиндстаннан алып килгәннәр: ефәк, мамык-кәгазь тукымалар, мехлар, бакыр, күн, келәмнәр, йон, асыл ташлар, җимешләр, хәмерләр, алтын һәм көмеш (шул ук вакытта тиеннәр һәм бергә эретелгән кисәкләр итеп). Сәүдә Әстерханда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә булган. Ә Ярославль, Мәскәү, Казаннан товарны Көнчыгышка җибәргәннәр. Мәскәүдәге Шәрык музеенда Һиндстанда 994 елда ясалган астролябия саклана, аны ниндидер Әстерхан сәүдәгәре сатып алган.[3][4][5]

Һинд сәүдәгәрләре бик бердәм эшләгәннәр, шуңа күрә Әстерханның сәүдә нокталарының яртысыннан күбрәген кулларында тотканнар. Кайберәүләр рибачылык белән шөгыльләнгәннәр. 1746 елга халәт буенча 76 һиндлеләрнең икесе генә рибачы булган. 60 һиндле сәүдә иткәннәр, икесе санньяса (фәкыйрь дәрвишләр) булган. Әстерханлы итальян Дигбий Һинд сәүдә өй алдын тасвирлаган: сәүдә кибетләре, товарның авырлыгын үлчәү бүлмәләре, сарайлар, келәтләр, ат абзарлары, сыер абзарлары, ашханәләр, мунчалар һәм «кумирница дип аталган аларның чиркәүләре».[3][4][5]

1660-елларда Кавказ илләре, Персия, Хивә, Бохара һәм Һиндстан белән сәүдә элемтәләрен ныгыту өчен Әстерханда таштан 3 киң кунак өй алды төзелгән булган — Рус, Һинд һәм Әрмән.[5]

1673 елда, Степан Разин җитәкчелегендәге крестьян сугышыннан соң, баш күтәрүчеләр һинд сәүдәгәрлеренең кибетләрен талагач, яңа таш өй алды төзелгән булган, ул 1842 елга кадәр торган.[3][4][7] Һиндлеләрне үлемнән асаба халык — татарлар саклап калган.Ике ел буена һиндлеләр татар авылларында торган. Бу бергә яшәүнең нәтиҗәсе булып Пакистаннан чыгышлы һиндлеләрнең катнаш өйләнүләре булган. Мондый өйләнүдән туган балаларны агрыжан татарлары дип атаганнар (ягъни «өч өй алды татарлары», алар һинд динен тоткан.[8])[3][4][8]

Кайбер һиндлеләр Россия гражданнары булып киткән. 1760 елда һинд өй алдының аксакалы Лачирам Гулабриев губерна канцериясенә, аларда дүрт һиндле татар йортларында гаиләләре белән торып Россия гражданнары булганы турында мәгълүм итә.[3]

Һиндлеләр һәм Әстерхан кызлары токымы яшәгән Акрыҗан бистәсе, XVII гасырда барлыкка килә. Аларның кайберәүләре сәүдә иткән, кайберләре «эш белән тукланганнар». Берничә агрыҗан гаиләсе Бохара өй алдында торганнар. XIX гасыр уртасына. Агрыжан татарлары гилян һәм бохар татарлары белән кушылганнар (әрмән һәм фарсылар токымы). Алар «гомуми дин, тел, холык һәм гадәтләр»гә ия булганнар — Ислам. Махсус иҗтимагый төркем булып алар XIX гасырның 60-ынчы елларына кадәр торганнар. Бу вакытка аларның саны 740 кеше булган. Соңрак алар юрт татарлары белән кушылганнар.[3][4]

1783 ел мәгълүматлары буенча, «Һинд кунак өй алды, таш киртә сыман эшләнгән, мондыйлар борынгы монастырьлар янында була. Аларның кельяларның урамга тәрәзәләре юк, ә түшәмдә генә тишекләре бар, алар аша яктылык керә. Алар Һиндстаннан Персия аша керәләр, яшь вакытларында бик аз керем белән, ә Әстерханда байыйлар, анда 10-ар, 20-шәр, 30-ар ел яшәп зур байлар булалар.[5]

XVIII гасырда һинд сәүдәгәрләре белән судлар очраклары сирәк булмаган.[4]

1788 елда Рус телендә беренче мәртәбә «Бхагавад-гита» тәрҗемә ителгән һәм нәшер ителгән. Моны күренекле рус мәгърифәтчесе Н. И. Новиков (17441818) эшләгән. Соңыннан «Бхагавад-гита»га кызыксыну көчәйгән — аның биштән артык тәрҗемәсе нәшер ителгән булган. «Махабхарата» һинд эпосы (аның өлеше булып «Бхагавад-гита» тора) һәм «Рамаяна» XVIIIXX гасыр рус гимназияләре һәм университетларының тарих программасына кергән.[9]

1809 елда Һинд сәүдә өй алды янә классицизм стилендә төзелгән булган.[5][7]

1840-елларда һиндлеләр Әстерханда сәүдәләрен салмак туктатканнар һәм сәүдә йортларын сәүдәгәр Усейновка сатканнар.[4][7]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Russia, International Religious Freedom Report 2006. United States Department of State. әлеге чыганактан 2012-04-21 архивланды. 2012-01-04 тикшерелгән.
  2. Сергей Басаев (16 сентября 2012). Сколько православных, староверов и буддистов в Бурятии?. Новая Бурятия. әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2013-09-01 тикшерелгән.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Индийцы в Астрахани//Н. Н. Непомнящий. 100 великих загадок Индии. М.: Книга по Требованию, 2010 г.
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 Олеся Гашкова, Екатерина Пешакова Индийское подворье в Астрахани // Восточная коллекция, № 3/26, 2006 Помощь в создании статьи была оказана заведующей филиалом музея-заповедника «Астраханский Кремль» Г. Г. Карнауховой и научным сотрудником АГОИАМЗ, кандидатом исторических наук Ю. И. Сливка.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 В. П. Даркевич «Астрахань — ворота на Восток»(үле сылтама)//Наука и жизнь, № 10, 1997 г. (копия(үле сылтама)) Автор — доктор исторических наук, ведущий научный сотрудник Института археологии РАН.
  6. 6,0 6,1 6,2 Кирилл Васильев Ключаревская летопись: история о начале и возобновлении Астрахани, случившихся в ней происшествиях, об архиереях в оной бывших, а также о воеводах, градоначальниках и губернаторах. — Астрахань: Тип. Губернского Правления, 1887. — 89 с.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Васькин Н. «Заселение Астраханского края 2012 елның 8 май көнендә архивланган.». — Волгоград.:Нижне-Волжское изд., 1973.
  8. 8,0 8,1 * Соколовский С. В. «Татарская проблема» во всероссийской переписи населения (взгляд из Москвы) //Ab Imperio, № 4/2002 Автор — доктор исторических наук, ведущий научный сотрудник Института этнологии и антропологии РАН, член Комиссии Института этнологии и антропологии РАН по подготовке переписного инструментария.
  9. Иваненко, 2008

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Индуизм в России» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.