Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россиянең Украинага бәреп керүе (2022) latin yazuında])
Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Төп низаг: Россия-Украина сугышы
Дата

24 февраль 2022 — х.в.

Урын

Украина Украина

Халәт

актив фаза

Көндәшләр
Русия Русия
  •  • ДХР (2022 елның 4 октябренә кадәр)
  •  • ЛХР (2022 елның 4 октябренә кадәр)
  • Территорияләр биргән:
    Беларусь Беларусь[1][2]
Украина Украина
Сәргаскәрләр
Владимир Путин Володымыр Зеленскы
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Россиянең Украинага бәреп керүе (Россия байрагы Россия Федерациясендә рәсми рәвештә "махсус хәрби операция" [3][4], шулай ук тынычлыкка мәҗбүр иттерү[5], БМО кулланган терминология өчен "рәсми тематик мәгълүмат үзәген" кара) — Украина байрагы Украина территориясендә 2022 елның 24 февраленнән бирле барган кораллы низаг, 2014 елдан бирле барган Украина көнчыгышында кораллы низагның яңа стадиясе.

Россия Федерациясе Президентының карары нигезендә Россия Кораллы көчләрнең күрше илгә берәп керүеннән башланды.[6]

БМОның Качаклар эшләре буенча югары комиссары идарәсе белдерүенчә, беренче атна эчендә илдән 1 миллионнан артык кешенең китүенә, күп торак пунктларында гуманитар катастрофага китерде.[7]

Башлануы

Россия 2022 елның 23-24 февраленә каршы төндә Украинага каршы хәрби операцияләр башлады. Бу һөҗүмгә кадәрче Россия белән Украина арасындагы дәвам итүче каршылык көчәеп барды, Украина чигендә гаскәрләр тупланды,[8] шулай ук 2022 елның 21 февралендә Донецк Халык Республикасы (ДХР) һәм Луганск Халык Республикасы (ЛХР) дипломатик танылуы урын алды[9].

24 февраль иртәсендә (Мәскәү вакыты белән 05:30дә), Россия телевидениесе Ил Президенты Владимир Путинның "махсус хәрби операция" башлануы турындагы мөрәҗәгатен күрсәтте [10][11] . Украина хәрби инфраструктурасына, авиациягә, һава оборонасына, хәрби аэродромнарга зыян китерүдән соң, Россия гаскәрләре Украина территориясенә Россиянең материклар өлешеннән, Белоруссиядән һәм Кырымнан бәреп керделәр[12] . Шул ук вакытта, ДХР һәм ЛХР кораллы формированиеләре Донбассның барлык фронт сызыгы буенча Украина кораллы көчләренә (УКК) каршы сугыш башладылар һәм берничә урында һөҗүмгә күчтеләр [13] .

Украина президенты Володымыр Зеленский белдергәнчә, Россиянең хәрби хәрәкәтләренең төп максаты — Украинаны дәүләт буларак юк итү . Украина Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең өзүен игълан итте . Илгә таба хәрби һөҗүм башлану аркасында, Володымыр Зеленский Украина территориясендә сугыш хәлен кертелүен , 25 февральдә исә ул гомуми мобилизация башланачагын игълан итте [14] .

2022 елның 24 февралендә сугыш игълан ителгәнгә кадәр, массакүләм мәгълүмат чараларында якынлашып килүче һөҗүм турында чыга торган күп санлы белдерүләр күзәтелде, Россиянең югары түрәләре боларны дәвамлы кире кагып торды.

Дөнья җәмәгатьчелеге бу һөҗүмне хөкем итте һәм Россиягә карата яңа санкцияләр гамәлгә кертелүенә китерде.

Алтарих

2022 елның 21 февралендә ДХР һәм ЛХР башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Россия Президенты Владимир Путинга республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр [15] . Мөрәҗәгатьләр Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советының киңәйтелгән утырышында каралды, анда республикаларның бәйсезлеген тану тулысынча якланды [16] .

Шул ук көннең кичендә Владимир Путин Россия гражданнарына телевидение аркылы мөрәҗәгать итте, ДХР һәм ЛХР бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куйды, ДХР башлыгы Денис Пушилин һәм ЛХР башлыгы Леонид Пасечник белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм килешүләренә кул куйды [17][18] .

22 февральдә ДХР һәм ЛХР парламентлары Россия белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм килешүләрен бертавыштан расладылар. Килешүләр нигезендә, Россия һәм республикалар бер-берсенең суверенлыгын һәм куркынычсызлыгын яклауда тыгыз хезмәттәшлек итәчәкләр һәм "агрессия актларына" каршы торачак. Документлар якларга үз территориясендә кораллы көчләр, хәрби инфраструктура һәм хәрби базалар куллану хокукын бирә. Ратификациядән соң , Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгы Россиянең халык республикаларына әлегә гаскәр җибәрмәячәген, ләкин куркыныч булган очракта хәрби ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте [19] . Шул ук кичне Россия, ДХР һәм ЛХР арасында илчелек дәрәҗәсендә дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуы турында хәбәр иттелде.

Шул ук көнне Владимир Путин Федерация Советыннан Донбасс конфликты белән бәйле рәвештә чит илләрдә Россия гаскәрләрен куллану хокукын алды [20][21] .

22 февральнең беренче яртысында Украина ил буенча гадәттән тыш хәлне игълан итте (Донбассның контрольсез территорияләре тышында) [22] .

22 февраль кичендә узган матбугат конференциясендә Путин булдыруда үзе катнашкан Минск килешүләренең Донецк һәм Луганск халык республикалары танылганнан соң юкка чыгуын әйтте. Аның сүзләре буенча, Украина бу килешүләрне үтәргә теләмәгәнгә Россия ДХР һәм ЛХРны танырга булды [23] .

Пресс-конференция барышында Путин Украина белән мөнәсәбәтләрне нормалаштыру өчен берничә шарт куйды. Аның сүзләре буенча, бу Украина хакимияте Кырымдагы референдум нәтиҗәләрен таныса, НАТОга керүдән баш тартса һәм илнең билгеле бер дәрәҗәдә демилитаризациясенә барса мөмкин [24] .

Украина Премьер-Министры Деныс Шмыһал әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән мөнәсәбәтләрне нормалаштыру шартлары "Украина җәмгыяте сайлавына каршы килә", аларны үтәүне Украина мөмкин түгел дип саный [25] .

22 февраль кичендә Россия Тышкы эшләр министрлыгы Киевтәге Россия илчелеге һәм Одесса, Львов, Харьков һәм Черниговтагы консуллыклары хезмәткәрләренең "тормышларын һәм куркынычсызлыгын яклау өчен" аларны эвакуацияләү ниятен игълан итте [26].

23 февральдә, Украина парламенты һәм хакимиятенең вебсайтлары, шулай ук банк вебсайтлары DDoS һөҗүмнәренә дучар ителде [27] .

23 февраль кичендә Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков яңа танылган республикалар башлыкларының "Украина режименең хәрби агрессиясен җиңәргә булышу" үтенече белән Россия лидерына мөрәҗәгатьләр итүләре турында хәбәр итте [28].

Реакция

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. Как Лукашенко втянул Беларусь в конфликт с Украиной и чем это грозит экономике. Русская служба Би-би-си (2022-02-25).
  2. «Мы участвуем. Но мы никого не убиваем». Лукашенко — об участии Беларуси в «спецоперации» России против Украины (2022-10-04).
  3. Путин заявил о проведении специальной военной операции в связи с ситуацией в Донбассе. Интерфакс (24 февраль 2022).
  4. Путин объявил о начале военной операции на Украине. ТАСС (24 февраль 2022).
  5. В российские школы поступила методичка с инструкциями по освещению «событий на Украине» (русча). Новая Газета (28 февраль 2022). 24 апрель 2022 тикшерелгән.
  6. Россия Украинада хәрби операция башлады (татарча). Интертат (24 февраль 2022).
  7. 1 million refugees have fled Ukraine in a week (инглизчә). Берләшкән Милләтләр Оешмасының Качаклар эшләре буенча югары комиссары идарәсе (3 март 2022).
  8. Bloomberg узнал о наращивании войск России у границы с Украиной, РБК (23 декабрь 2021). 4 март 2022 тикшерелде.
  9. Путин подписал указы о признании ЛНР и ДНР, ТАСС (21 февраля 2022). 21 февраль 2022 тикшерелде.
  10. Путин выступил с экстренным обращением к гражданам России. РБК (24 февраль 2022).
  11. «Мы будем стремиться к демилитаризации и денацификации»: Путин объявил о начале спецоперации в Украине. Новая Газета (24 февраль 2022).
  12. Минобороны сообщило об ударах по военной инфраструктуре и авиации Украины. РБК (24 февраль 2022).
  13. Российские военные сообщили о переходе сил ЛНР и ДНР в контрнаступление. Интерфакс (24 февраль 2022).
  14. УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА УКРАЇНИ № 69/2022
  15. Лидеры ДНР и ЛНР попросили Путина признать их государствами. BBC.
  16. «При обычном развитии событий не будут. Не будут никогда», — сказал Козак, отвечая на вопрос Путина о том, будут ли киевские власти выполнять минские соглашения.
  17. Путин подписал указы о признании ЛНР и ДНР.
  18. Путин поручил российским военным обеспечить поддержание мира в ДНР и ЛНР.
  19. Совфед единогласно разрешил Путину использовать армию в ЛНР и ДНР.
  20. Совет Федерации дал согласие Путину на использование ВС РФ за рубежом.
  21. Путин подтвердил оказание военной помощи в случае обращения ДНР и ЛНР.
  22. Данилов объявил о введении чрезвычайного положения.
  23. Путин заявил о прекращении существования минских соглашений.
  24. Путин назвал условия реабилитации отношений с Украиной.
  25. Киев отказался от принятия условий Путина.
  26. Россия решила эвакуировать дипломатов с Украины.
  27. Украина сообщила о новой DDoS-атаке на сайты госучреждений.
  28. Главы ДНР и ЛНР обратились к Путину с просьбой помочь в отражении агрессии Киева.

Сылтамалар