Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы | |
---|---|
Ил | Россия Федерациясе |
Төр | югары исем |
Кемгә бирелә | аерым затларга |
Кем бирә | Россия Федерациясе Президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 1 май 2013 |
Бүләкләүләр саны | 72 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Россия Федерациясе Каһарманы |
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (рус. Герой Труда Российской Федерации) — Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге — дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен бирелүче югары дәрәҗә. Әлеге исем Россия Федерациясе гражданнарына дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары, Россиянең иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә күренекле нәтиҗәләргә ирешү белән бәйле хезмәтләре өчен бирелә.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманына аерым хөрмәтләү билгесе — «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале һәм Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында Грамота тапшырыла.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме статусы буенча Россия Федерациясе Каһарманы исеменнән соң икенче урында тора.
Шәхескә (затка) Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме бирелгән очракта, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, аның ватанында тиешле язулы бронза бюст куела.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2012 елның августында Төмәндә Хезмәт кешесен яклау төбәкара иҗтимагый хәрәкәте конференциясендә» Россия Президенты В. Путинга Россиядә «Хезмәт Каһарманы» исемен кертү үтенече белән мөрәҗәгать кабул ителә[1].
2012 елның декабрендә әлеге хәрәкәтнең лидеры, Президентның Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских та катнашкан ышанычлы затлар белән очрашуда В. Путин әлеге исемнең торгызылачагын әйтә[2].
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан 2013 елның 29 мартында «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исемен булдыру турында» 294нче санлы Указы белән гамәлгә куела[3][4][5].
Әлеге Указ белән Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме турында Нигезләмә, «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медаленең тасвирламасы, медаль рәсеме, Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы таныклыгы бланкы үрнәге раслана.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнарына Социалистик Хезмәт Каһарманнары алган кебек үк матди ярдәм күрсәтү турында закон проектын раслау планлаштырыла[6].
Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, әлеге исем белән бүләкләү ел саен Яз һәм хезмәт көненә туры китереләчәк[7].
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме турында Нигезләмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен югары дәрәҗә аерымлык билгесе булып тора.
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән, илнең социаль-икътисади үсешенә, шул исәптән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, фән, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, шулай ук эшчәнлекнең башка өлкәләренә зур өлеш керткән Россия Федерациясе гражданнарына бирелә.
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме, кагыйдә буларак, хезмәт казанышлары «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән билгеләп үтелгән Россия Федерациясе гражданнарына бирелә.
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманына тапшырыла:
- аерым хөрмәтләү билгесе — «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале;
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында Грамота.
- Аерым хөрмәтләү билгесе — «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале күкрәкнең сул ягында Россия Федерациясенең башка дәүләт бүләкләреннән һәм СССР дәүләт бүләкләреннән югарырак һәм аерым хөрмәтләү билгесе – Россия Федерациясе Каһарманы «Алтын Йолдыз» медаленнән аскарак урнаша.
«Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медаленең тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале ― алгы ягында биш икекырлы тигез нуры булган йолдыз. Нурның озынлыгы – 15 мм. Йолдыз үзәгендә – Россия Федерациясе дәүләт гербының рельеф сурәте. Медальнең икенче (арткы) ягында медальнең үзәгендә горизонталь буенча туры хәрефләр белән язылган «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» дигән рельеф язуы урнашкан. Язу астында – медальнең номеры.
Медаль колак һәм боҗра ярдәмендә 15 мм биеклектәге һәм 19,5 мм киңлектәге турыпочмаклы колодка белән тоташкан. Колодка Россия Федерациясе Дәүләт флагы төсләрендәге ефәк муар тасма белән тышлангган. Колодканың икенче ягында ― медальне киемгә беркетү өчен гайка белән кисемле штифт урнашкан.
Медаль – алтыннан, массасы 15,25 грамм[3][8].
Бүләкләнүчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2021 елның октябренә билгеле бүләкләнүчеләр саны – 72[9].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
«Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале
-
Медальнең арткы ягы
-
Исем бирелү турында Грамота
-
Хезмәт Каһарманының таныкламасы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Первая конференция движения «В защиту человека труда» прошла в Тюмени (2012-08-22). 2022 елның 16 август көнендә архивланган.
- ↑ В России воссоздадут звание «Герой Труда», заявил Путин (2012-12-10).
- ↑ 3,0 3,1 Указ Президента Российской Федерации от 29 марта 2013 года № 294 «Об установлении звания Героя Труда Российской Федерации»
- ↑ Установлено звание Героя Труда. Администрация Президента РФ, 29.3.2013.
- ↑ Путин подписал указ об установлении звания Героя Труда Российской Федерации // РБК, 29.03.2013
- ↑ Россияне со званием «Герой труда» получат дополнительную поддержку. РИА Новости (2013-08-28). әлеге чыганактан 2013-09-15 архивланды. 2013-08-29 тикшерелгән.
- ↑ Отныне 1 мая в России ежегодно будут вручать золотые медали «Герой труда» // Первый канал
- ↑ Герои труда получат звезду и бюст на родине // Интернет-газета ДНИ.РУ, 29.03.2013
- ↑ О проекте // Герои страны