Россия Федерациясе Каһарманы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия Федерациясе Каһарманы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Россия Федерациясе Каһарманы
I дәрәҗә
RIAN archive 470774 Gold Star medal (cropped).jpg
Ил Русия байрагы Россия Федерациясе
Төр югары исем
Кемгә бирелә аерым затларга
Кем бирә Россия Федерациясе Президенты
Статус гамәлдә
статистика
Булдыру датасы 20 март 1992
Беренче бүләкләү 11 апрель 1992
Бүләкләүләр саны 1121
Юкка чыгару датасы 20 март 1992
Чиратлылык
Кечерәк бүләк Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы

Россия Федерациясе Каһарманы (Россия Каһарманы, Россия Герое ― рәсми булмаган вариантлары; рус. Герой Российской Федерации) — Россия Федерациясе дәүләт бүләге – дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен батырлык кылуга бәйле югары исем.

Россия Федерациясе Каһарманына аерым хөрмәтләү билгесе — «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Россия Федерациясе Каһарманы исеме, 2013 елда гамәлгә куелган Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме белән беррәттән, дәүләт бүләкләренең аерым төренә ― Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре иерархиясенең беренче урынында торучы югары бүләкләренә керә[1].

Шәхескә (затка) Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелгән очракта, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, аның ватанында тиешле язулы бронза бюст куела[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исем «Россия Федерациясе Каһарманы исемен булдыру һәм аерым хөрмәтләү билгесен — «Алтын Йолдыз» медален гамәлгә кую турында» 1992 елның 20 мартындагы Россия кануны белән кертелгән һәм шул ук көнне Россия Югары Советы карары нигезендә көченә кергән. Россия Федерациясе Каһарманы исеме Россия Федерациясе Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә (Россия Федерациясе Каһарманы исемен икенче тапкыр бирү кабул ителмәгән).

Россия Федерациясе Каһарманы исеменә иң беренче булып Липецк очучыларны хәрби әзерләү һәм яңадан укыту үзәге башлыгы авиация генерал-майоры С. С. Осканов лаек булган. 1992 елның 7 февралендә МиГ-29 самолетында очыш ясаганда техника эшләми башлый һәм генерал Осканов үз тормышы бәрабәренә очкычның торак пункт өстенә егылып төшмәвен булдырмый кала. Россия Каһарманы исеме Россия Президентының 1992 елның 11 апрелендәге 384нче санлы Указы белән «хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен» бирелгән. С. С. Оскановның тол калган хатынына 2нче санлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган, чөнки Н. Т. Антошкин версиясе буенча, Россия җитәкчелеге 1нче санлы Россия Каһарманы исән кеше булырга тиеш дигән карарга килгән[3].

1нче санлы «Алтын Йолдыз» медале очучы-космонавт С. К. Крикалевка «Мир» орбиталь станциясендә озак космик очыш вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен тапшырыла. Аңа Россия Федерациясе Герое исеме шул ук көнне, 1992 елның 11 апрелендә, әмма соңрак чыккан указ –387нче санлы Указ белән бирелә[4].

Мактаулы исемгә лаек булучылар арасында — очучы-космонавтлар, хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, очучы-сынаучылар, спортчылар, разведчиклар, галимнәр һәм башкалар.

Танылган конструктор-корал ясау остасы М. Т. Калашников һәм су асты көймәләре конструкторы И. Д. Спасский бер үк вакытта Россия Федерациясе Каһарманнары һәм Социалистик Хезмәт Каһарманнары (өстәвенә, Калашников — ике тапкыр). Россия Федерациясенең дүрт Каһарманы бер үк вакытта Советлар Союзы Каһарманнары: СССР һәм Россия очучы-космонавтлары С. К. Крикалев һәм В. В. Поляков, вертолетчы Н. С. Майданов, полярник А. Н. Чилингаров. Ике космонавт — Т. А. Мусабаев һәм Ю. И. Маленченко, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Б. Бейсекбаев бер үк вакытта Россия Каһарманнары һәм Казакъстанның «Халык Каһарманы» булып тора. Космонавт С. Ш. Шәрипов ― Россия Каһарманы һәм Кыргызстан Каһарманы (Баатыры). Космонавт О. Д. Кононенко ― Россия Каһарманы һәм Төрекмәнстан Каһарманы (Gahrymany). ВДВ сержанты В. А. Вольф-Россия Каһарманы һәм Абхазия Каһарманы.

Россия Федерациясе Каһарманнарының гомуми саны (2021 елның 8 октябренә) 1121 кеше тәшкил итә, шулардан 486 каһарманга исем үлгәннән соң бирелгән. Бүләкләүләрнең сере белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Каһарманы исеменә лаек булган гражданнарның исемлеге һәм Каһарман исемен бирү турындагы президент указларының шактый өлеше күп кенә вакытта рәсми рәвештә басылмый. Шул сәбәпле, Россия Каһарманнарының төгәл саны билгесез булып кала.

Статистик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе Каһарманнарының бүләкләү еллары буенча саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Танылган каһарманнарның эшчәнлеге буенча мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүмат «Ил геройлары» (Герои страны) интернет-сайтыннан 2014 елга алынган. Ул вакытта 1013 бүләкләү башкарылган, шуларның 997се өчен бүләкләү сәбәпләре билгеле. 463 кеше үлгәннән соң бүләкләнгән[5].

  • Дагстанга бәреп кергән боевикларны юк итү, Икенче Чечен сугышында һәм Чечня территориясендә террорчыларны бетерү буенча алып барылган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар ― 304 кеше;
  • Беренче Чечен сугышында катнашучылар ― 175 кеше;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар ― 111 кеше;
  • Авиация техникасын сынаучылар (очучы-сынаучылар, Хәрби-Һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез флоты очучылары) ― 89 кеше;
  • Төньяк Кавказ төбәкләрендә (Чечнядан тыш) терроризмга каршы көрәштә танылган затлар ― 56 кеше;
  • Космонавтлар ― 50 кеше;
  • Хәрби диңгезчеләр, су асты көймәләре моряклары һәм диңгез техникасын сынаучылар ― 40 кеше;
  • Мәскәүдә 1993 елның октябрь вакыйгаларында катнашучылар ― 26 кеше;
  • Табигать һәм техноген афәтләрендә башка кешеләр гомерен саклап калган коткаручылар һәм затлар ― 25 кеше;
  • 2008 елда Көньяк Осетиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ― 22 кеше;
  • Министрлык һәм ведомстволарның җитәкче хезмәткәрләре ― 20 кеше;
  • 1990-елларда Таҗикстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ― 18 кеше;
  • Корал һәм махсус техника конструкторлары ― 15 кеше;
  • СССР һәм Россия Федерациясенең разведка хезмәте хезмәткәрләре ― 14 кеше;
  • Төньяк Кавказдан читтә терроризмга каршы көрәштә танылу алган затлар ― 11 кеше;
  • Парашют, космос һәм башка махсус техника сынаучылар ― 10 кеше;
  • Әфган сугышында катнашучылар ― 8 кеше;
  • Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ― 5 кеше;
  • Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучылар — 4 кеше;
  • Артика һәм Антарктидага экседицияләрдә катнашучылар ― 4 кеше;
  • Спортчылар һәм сәяхәтчеләр ― 4 кеше;
  • 1992 елда Кабулдан Россия гражданнарын эвакуацияләү операциясендә катнашучылар ― 3 кеше;
  • Абхазиядә тынычлык урнаштыру операциясендә катнашучылар ― 3 кеше;
  • Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ― 3 кеше;
  • 1996 елда талиблар әсирлегеннән качкан гражданнар авиациясе очучылары ― 2 кеше;
  • Дипломат ― 1 кеше.
  • Бүләкләнү сәбәбе билгеле түгел ― 17 кеше.

Россия Каһарманы исемен бирү вакытына хәрби дәрәҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби дәрәҗә Президентның Россия Федерациясе Каһарманы исемен бирү турындагы указга кул куйган вакытка күрсәтелә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яки хәрби казанышлары өчен Каһарман исеменә лаек булган затлар өчен, хәрби дәрәҗә бүләкләнгән кеше отставкада яки запаста булган очракта да күрсәтелә. Хәрби яки махсус хезмәттә булмаган башка бүләкләнүчеләр өчен запастагы яки отставкадагы хәрби дәрәҗәләре, булса да, күрсәтелми. Махсус исемнәр хәрби дәрәҗә белән тәңгәллек буенча күрсәтелә.

  • Хәрби булмаганнар — 158 кеше.
  • Рядовой — 47 кеше;
  • Матрос – 3 кеше;
  • Ефрейтор — 9 кеше;
  • Кече сержант – 22 кеше;
  • Сержант – 29 кеше;
  • Өлкән сержант – 25 кеше;
  • Старшина – 8 кеше;
  • Прапорщик — 15 кеше;
  • Мичман – 1 кеше;
  • Өлкән прапорщик – 6 кеше;
  • Кече лейтенант – 15 кеше;
  • Лейтенант – 56 кеше;
  • Өлкән лейтенант – 93 кеше;
  • Капитан – 94 кеше;
  • Майор – 117 кеше;
  • Подполковник – 106 кеше;
  • 2нче ранг капитаны - 3 кеше;
  • Полковник – 157 кеше;
  • 1нче ранг капитаны – 38 кеше;
  • Генерал-майор — 27 кеше;
  • Адмирал – 7 кеше;
  • Генерал-лейтенант – 24 кеше;
  • Вице-адмирал — 4 кеше;
  • Генерал-полковник — 19 кеше;
  • Армия генералы – 10 кеше;
  • Россия Федерациясе маршалы – 1 кеше;

Шулай итеп, 1094 Россия Федерациясе Каһарманының хәрби (махсус) дәрәҗәсе төгәл билгеле.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]