Эчтәлеккә күчү

Россия Югары Советы куып таратылуы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия Югары Советы куып таратылуы latin yazuında])
Россия Югары Советы куып таратылуы

Мәскәүдәге Ак йортының янган фасады
Дата

21 сентябрь4 октябрь 1993

Урын

Мәскәү

Нәтиҗә

президент Ельцин җиңүе, вице-президент посты юкка чыгаруы, Россия халык депутатлары съезды һәм Россия Югары советының таратылуы, халык депутатлары Советлары эшчәнлегенең туктатылуы. Элек булган совет республикасына алмашка Россиядә идарә итү формасы буларак президент республикасы урнаштырыла

Көндәшләр
Россия байрагы Русия байрагы
Россия президенты Борис Ельцин тарафдарлары; Тамань дивизиясе
Русия байрагы Россия халык депутатлары съезды
Русия байрагы Россия Югары советы
Русия байрагы Россия вице-президенты
Русия байрагыССБР байрагыРСФСР байрагы
Россия халык депутатлары съезды һәм Россия Югары советы тарафдарлары, шул исәптә:
* Милли коткару фронты
* Рус милли берлеге
* «Хезмәтчел Россия» хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Русия байрагы Борис Ельцин
Русия байрагы Павел Грачёв
Русия байрагы Виктор Ерин
Русия байрагы Валерий Евневич
Русия байрагы Александр Руцкой
Русия байрагы Руслан Хасбулатов
Русия байрагы Владислав Ачалов
Русия байрагы Виктор Баранников
ССБР байрагы Станислав Терехов
ССБР байрагы Альберт Макашов
ССБР байрагы Виктор Анпилов
Русия империясе байрагы Александр Баркашов
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Россия Югары Советы куып таратылуы (рус. Разгон Верховного Совета России, «1993 елдагы Октябрь фетнәсе», «1993 елдагы Октябрь күтәрелеше», «1993 елдагы Ельцин түнтәрелеше», «Ак йортны атыш», «Советлар йортны атыш», «1400 указы») — 1993 елның 21 сентябрь — 4 октябрьдагы Россия Федерациясендәге эчке сәяси конфликты.

1992 елда башлаган конституцон кризис нәтиҗәсендә килеп чыккан. Конфликт нәтиҗәсе — Мәскәү урамнарындагы кораллы бәрелешләре (президент рәсми чыганаклар буенча бәрелешләр нәтиҗәсендә 157 кеше һәлак булган, 348 кеше яраланган[1], парламент чыганагы буенча 10 меңгә кадәр кеше вафат) белән 1917 елдан гамәлдә булган «совет хакимият моделе»нең көчләп туктату.

Бәрелешләр сәбәпләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конфликт сәбәбе: президент Ельцин канунсыз рәвештә Россия парламентын — Югары Советны таратып җибәрү фәрманын чыгарган. Шушы 1400 санлы указ эш иткән Конституциягә каршы булган, шулай итеп президент конституцияне бозып канунсыз булуын парламент тарафыннан танылган. Конституцияне бозган президент легитим түгел булып чыкканын парламент раслаган һәм вице-президентны Руцкойны президент итеп сайлаган.

1993 елның 24 сентябрендә Конституция Мәхкәмәсе Ельцинның карары Конституцияне бозганын хөкем иткән һәм аның вазифаларыннан читләшкәнен хуплаган.

Ике хакимият көрәшендә хәрби көчләре Ельцинны яклаганнар һәм кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә парламент атып бетергән.

Кыска ватандашлар сугышыннан соң һәммә парламент җитәкчеләре кулга алынган (бер елдан алар азат ителгән), сул карашлы һәм миләтчеләр карашлы оешмалар бастырылганнар.

Баш нәтиҗәсе — парламент хакимиятен кыскарту, көчсезләнү. Яңа конституция кабул иткәннән соң көчле президент хакимияте һәм зәгыйфь парламент хакимияте барлыкка килүе.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]