Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты latin yazuında])
Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты (РДҺПУ)
Элеккеге исемнәр
Свердловск инженер-педагогика институты
Урал дәүләт һөнәри-педагогика университеты
Эшләү еллары 1979
Ректор Евгений Михаил улы Дорожкин
Адрес 620083, Россия, Екатеринбург, Машиностроителей ур., 11
Сайт rsvpu.ru

Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты (рус. Российский государственный профессионально-педагогический университет) — Екатеринбург шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Тулы исеме — «Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.

1979 елның 1 сентябрендә Свердловск инженер-педагогик институты буларак барлыкка килә. 1993—2001 елларда Урал дәүләт һөнәри-педагогика университеты дип атала. 2001 елдан — Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты. Университетның төп корпусы Уралмаш районында урнашкан.

Университет составында 5 институт, 1 көллият, докторантура, аспирантура, Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә һәм аннан читтә 4 филиал бар.

Университет ректоры — Евгений Михаил улы Дорожкин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Свердловск инженер-педагогик институты ССРБ Министрлар Советының 1978 елның 2 июнендә кабул ителгән карары нигезендә оештырыла һәм илдә беренче инженер-педагогик институт була. Машина төзелеше һәм электр энергетикасы факультетларына нигез салына, алар составына 12 кафедра керә. Беренче ректор В.К. Блюхерның улы — Василий Василий улы Блюхер була.

Институтның төп бурычы булып башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасының педагогик кадрларны әзерләү торган.

Беренче тапкыр белгечләрне чыгару 1984 елда була. 1985 елда институтның ректоры итеп галим-химик һәм педагог, Россия Федерациясенең булачак мәгариф министры, Евгений Виктор улы Ткаченко билгеләнә. Яңа ректор институтны үстерүгә һәм илдәге инженер-педагогик белем бирү системасында институтның әйдәүче ролен арттыруга юнәлеш ала. Ткаченко идәрә иткән вакытта институтта аспирантура һәм диссертация советы барлыкка килгән, уку процессын компьютерлаштыру ясалган.

1987 елда Мәгариф министрлыгы һәм Һөнәри-техник белем буенча ССРБ Дәүләт комитеты коллегияләренең уртак утырышында Свердловск инженер-педагогик институты илнең инженер-педагогик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йорты буларак билгеләнә.

1992 елда Ткаченко министрның беренче урынбасары, ә аннары Россия Федерациясе мәгариф министры була. Ректор вазифаларын башкаручы итеп Геннадий Михаил улы Романцев билгеләнә, киләсе елның маенда биш кандидаттан торган конкурс нигезендә ул институтның ректоры итеп сайлана.

1993 елның декабрендә мәгариф министры боерыгы белән Свердловск инженер-педагогик институты Урал дәүләт һөнәри-педагогика университеты итеп үзгәртелә.

2001 елның 27 ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы белән Урал дәүләт һөнәри-педагогика университеты Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты дип үзгәртелә.

2013 елның 22 мартында конкурс нигезендә өч кандидаттан ректор итеп Евгений Михаил улы Дорожкин сайлана. 2013 елның 22 апрелендә ул вазифасына керешә. Г.М. Романцев университетның фәнни җитәкчесе вазифасына күчә. Россия дәүләт һөнәри-педагогика университетың Президент вазифасын кертү буенча эшләр башлана[1].

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Инженер-педагогик белем бирү институты
  • Ппсихологик-педагогик белем бирү институты
  • Гуманитар һәм социаль-икътисади белем бирү институты
  • Һөнәри-педагогик белем бирүнең территориаль системаларын үстерү институты
  • Өзлексез белем бирү институты

Фәнни бүлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәгарифтә инновацияләр фәнни-тикшеренү институты
  • Һөнәрчелекне үстерү институты
  • Үсеш психологиясе фәнни-тикшеренү институты
  • Россия мәгариф академиясенең Урал бүлегенең Урал фәнни-мәгариф үзәге
  • Белгечләр әзерләү проблемаларын тикшерү үзәге филиалы
  • Конденсацияләнгән материалларның югары температуралы җылыфизик тикшеренүләр тармакара үзәге
  • Мәгълүмати технологияләр үзәге
  • Халыкара хезмәттәшлек бүлеге
  • Халыкара проектны гамәлгә ашыру буенча «Школа Конфуция» мәгариф үзәге
  • Фәнни-мәгариф үзәге
  • Шәхеснең һөнәри үсешен тикшерүче факультетара лаборатория
  • Һөнәри белем бирүнең компьютер технологияләре кафедрара фәнни-тикшеренү лабораториясе
  • Магнит-гидродинамик әверелдерүчеләр югары уку йорты һәм академия лабораториясе (РДҺПУ һәм РФА Урал бүлекчәсенең теплофизика институты тарафыннан ясала)
  • Наркоманияне күзәтү һәм профилактикалау өчен тикшеренү лабораториясе
  • Декоратив рәсемнәр һәм иске рус иконалары рәсеме фәнни-тикшеренү лабораториясе
  • Укучы яшьләр, яшүсмерләр һәм балаларның функциональ торышын диагностикалау, коррекцияләү һәм мониторинглау фәнни-тикшеренү лабораториясе

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Түбән Тагил шәһәрендә филиал — «Түбән Тагил дәүләт социаль-педагогик институты»[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. МК.RU: Роль коллектива и личности в истории отдельно взятого вуза, 20.03.2013.
  2. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 28 августа 2013 г. № 1002 «О реорганизации федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего профессионального образования „Российский государственный профессионально-педагогический университет“ и федерального государственного бюджетного образовательного учреждения высшего профессионального образования „Нижнетагильская государственная социально-педагогическая академия“». әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]