Эчтәлеккә күчү

Россия көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия көне latin yazuında])
Россия көне
Сурәт
Рәсми исем День принятия Декларации о государственном суверенитете Российской Федерации һәм День России
... хөрмәтенә аталган Россия
Нигезсалгыч текст Постановление СНД РСФСР от 25 мая 1991 года № 1337-I[d]
Кем истәлегенә Декларация о государственном суверенитете РСФСР[d]
Елның көне 12 июнь
 Россия көне Викиҗыентыкта

Россия көне (алдагы исемнәре — Россия бәйсезлеге көне, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн) — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә[1] РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә гамәлгә куела[2].

Бу көнне Кремльдә тантаналы кабул итү чарасы уза, Россия Президенты тарафыннан дәүләт премияләре һәм бүләкләре тапшырыла. Бөтен ил буйлап бәйрәм концертлары, спорт һәм ватанпәрвәрлек акцияләре уза. 12 июнь — эш көне булмаган бәйрәм. Шимбә яисә якшәмбегә туры килсә, ял көне икенче эш көненә күчерелә.

Атамасының килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I съездында алдагы реформалар өчен нигез салган һәм ССРБнең таркалуына китергән алшартларның берсе булган РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә[3]. Декларация тарихка «суверенитетлар парады» исеме астында кергән чорда игълан ителә, бу вакытта республикалар бер-бер артлы Берлек составыннан чыгалар. Әлеге вәзгыятьне исәпкә алып, президент Борис Ельцин тарафыннан бәйрәм датасы Бәйсезлек көне дип билгеләнә, бу бәйрәмнең беренчел исеме[4]. 1993 елның июнендә Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә дәүләт башлыгы:

Россия үзенең дәүләт бәйрәмен — Бәйсезлек көнен каршы ала. Бу бәйрәм яшь, ул тормышыбызга өч ел элек — Россия дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәндә килеп керде[5],

дип билгеләп үтә.

1994 елда Борис Ельцин үзенең Указы белән 12 июньне РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип игълан итә. 2002 елда бәйрәм Россия көне дип атала башлый[6].

Кабул ителеше һәм контекст

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәм датасының җәмгыять тарафыннан кабул ителеше тарихи контекстка бәйле үзгәрә. Беренче вакытта 12 июнь РСФСРга «ССРБдан ирекле чыгу хокукын» беркеткән суверенитет турында Декларация белән бәйле була, шуңа күрә дата тарихи элемтәләр өзелүне, ил үсешенең тулы бер чорыннан баш тартуны символлаштыра[7]. 1991 ел вакыйгаларын «XX гасырның бөек геополитик һәлакәте» буларак яңадан аңлау белән бергә бәйрәмнең әһәмияте дә үзгәрә, аның төп юлламасы булып үткәннәрне кире кагу түгел, ә, киресенчә, туган проблемаларны хәл итү һәм перспективаларны билгеләү максатына иҗади якын килү тора[8]. 2001 елның 12 июнендә Россия көненә багышланган тантаналы кабул итү чарасында Владимир Путин ассызыклаганча:

Шушы еллар эчендә бөтен кичергәннәребез, тәҗрибәбез — уңышларыбыз һәм хаталарыбыз — бары бер нәрсә турында сөйли: реформалар кешеләргә хезмәт иткәндә генә мәгънәгә ия. Әгәр реформалар гражданнар файдасына булмаса — уңышсызлыкка очрый. Россия демократиясенең төп дәресе дә шунда. Аның турында без бүген, Россия көнендә дә сөйләшергә тиешбез[9].

РФ тирәсендә геосәяси вәзгыять кискенләшү, башта санкцияләр, ә соңыннан илгә каршы гибрид сугыш игълан ителү сәбәпле, суверенитетны, икътисадый куәтне торгызуны һәм державаның оборона куәтен ныгытуны символлаштыручы көн буларак, Россия көне семантикасы тәмам формалаша. Бу социологик сораштыруларда да ачык күренә: 2022 елда Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда респондентларның 58 % ы ССРБнең таркалуына үкенүен белдерә[10].

Файл:Владимир Путин и Борис Ельцин на торжественном приеме в День России.jpeg
Владимир Путин и Борис Ельцин на торжественном приёме, посвящённом Дню России (2001)

Традицияләре һәм символлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия көнендә Кремльдә традицион рәвештә фән һәм технология, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премияләрен, шулай ук «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» медальләрен тапшыру тантанасы уза.

Бәйрәм символы — Россия триколоры, бәйрәм итү өчен төп мәйдан — Кызыл мәйдан. Бөтен ил буйлап урамнар әләмнәр һәм плакатлар белән бизәлә. Фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр, спорт чаралары һәм ватанпәрвәрлек акцияләре уза. Мисал өчен, 2023 елда Волгоградның Үзәк мәдәният һәм ял паркында 100 метр озынлыктагы һәм 4 метр киңлектәге РФ флагы җәелдерелә. Аны шәһәр буйлап алып бару өчен 80 кеше җәлеп ителә[11].

2024 елның 11 июнендә, Россия көне уңаеннан, Татарстан башкаласы Казан ш. «Казан» гаилә үзәге каршында Россиянең иң зур флагын җәелдерделәр. Үлчәме 50 метрга 75 метр киңлектә булган 3 750 кв. метрлы бу әләм "Бердәм Россия яшь гвардиясе"нең Татарстан бүлекчәсе, Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге тарафыннан оештырыла. Акция барлыгы 500 дән артык кешене җыя: чарада югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, «Беренче хәрәкәтләр» активистлары һәм башка иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнаша[12].

12 июнь туй уздыру өчен иң популяр даталарның берсе. Мәскәүдә бу көнне никах теркәү өчен Мәскәү елгасы буйлап оештырылган круизлар вакытында елга трамвайларында, метрополитен станцияләрендә, шәһәрнең тарихи йортларында һәм утарларында өстәмә урыннар ачыла. Россия көнендә иң күп никахлар Мәскәүдә 2010 елда теркәлгән (250 дән артык)[13]. 2022 елда өч пар «Маяковская» метро станциясендә өйләнешә. Тантана төнге икедән дүрткә кадәр дәвам итә, платформаны туй арбасы белән бизиләр, фотосессия өчен җитәкчелек ике составны — «Москва-2020» һәм "Номер"ны тәкъдим итә[14].

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәгенең 2023 елда үткәргән тикшеренүе буенча, Россия көне, яки РФнең иң «яшь» бәйрәмнәренең берсе турында хәбәрдарлык вакытлар узу белән үскән: әгәр 2006 елда сораштырылучыларның бәйрәм турында 63 % ы белсә, 2021 елда бу сан 73 % ка җиткән[15]. Шул ук вакытта соңгы унъеллыкта илнең төп казанышлары дип түбәндәлеләр аталган:

  • Кырым һәм яңа регионнар белән яңадан берләшү (11 %);
  • инфраструктураны үстерү, юллар төзү (9 %);
  • сәнәгать, авыл хуҗалыгы, космос тармагын үстерү (8 %);
  • икътисадны үстерү, импортны алмаштыру уңышлары (8 %);
  • илнең социаль сәясәте, аналарга һәм балаларга ярдәм (8 %);
  • Кырым күперен салу (5 %)[15].

Горурлык уяткан замандашлар турындагы сорауга сораштырылганнар Владимир Путинны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны атый[15].

  1. История празднования Дня России - ТАСС. 27 апрель 2024 тикшерелде.
  2. Указ Президента РФ О государственном празднике Российской Федерации (02.06.1994).
  3. День России 12 июня: как отмечают, история праздника. 27 апрель 2024 тикшерелде.
  4. День принятия Декларации о государственном суверенитете России - День России.
  5. Обращение Президента Российской Федерации Б.Н.Ельцина к гражданам Российской Федерации накануне праздника - Дня независимости России.
  6. День России в 2024 году: история и традиции праздника (2 мая 2023).
  7. Декларация о государственном суверенитете Российской Советской Федеративной Социалистической Республики.
  8. Путин разъяснил свои слова о "геополитической катастрофе" в контексте распада СССР - ТАСС. 30 апрель 2024 тикшерелде.
  9. Выступление на торжественном приеме по случаю Дня принятия Декларации о государственном суверенитете России (12.06.2001).
  10. Ровно тридцать лет и три года (2023-06-11). 2 май 2024 тикшерелде.
  11. Татьяна Крючкова (12.06.2023). В ЦПКиО в Волгограде развернули стометровый флаг России.
  12. У казанской «Чаши» развернули самый большой российский флаг
  13. В День России в столице поженились около 100 пар (13.06.2022).
  14. Анастасия Ракова: В День России три пары молодоженов поженились на станции "Маяковская" - Российская газета (2022-06-12). 29 апрель 2024 тикшерелде.
  15. 15,0 15,1 15,2 День России — 2023 (08.06.2023).
  16. Патриарх предложил отмечать 12 июня день рождения Александра Невского (22.03.2009). 2 май 2024 тикшерелде.
  17. Крым и Севастополь 12 июня впервые отмечают День России (12.06.2014). 2 май 2024 тикшерелде.