Россия төбәкләре буенча Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия төбәкләре буенча Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте latin yazuında])

Россия төбәкләре буенча Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтай крае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елга Алтай краенда 6 Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте төркеме эшләгән. Крайның административ үзәгендә — Барнаул шәһәрендә — ашрам һәм Алтай Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте эшчәнелеген башкарган. Барнаул Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте президенты булып Вадим Борис улы Борисов булган. Россия Федерациясенең төбәк үсеш министрлыгы буенча 2004 елда «Харе Кришна — тормыш азыгы» гуманитар миссиясе кысаларында кришнаитлар Барнаулда 3 иганә вегетариан ашханәсен ачкан. 1990-ынчы елларда Барнаул кришнаитлары биредәге дәүләт белем бирү структуралары ярдәме белән Барнаулның югары сыйныфларында «Ведик мәдәният» курсын өйрәтү буенча тәҗрибә башкарганнар.

Әстерхан өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан өлкәсендә Кришнаитлар төркеме 1993 елның 27 августында «Харе Кришна — тормыш азыгы» иганә үзәге белән беррәттән теркәлгән булган. 1997 елда төркем Әстерханның яңа биналары районына (Бабаевский урамы) күчкән. «Православ энциклопедиясе» бирелгән мәгълүматлары буенча күчү сәбәпләренең берсе булып микрорайонда башка дини оешмаларның биналары булмау булган. 1990-ынчы еллар ахырында җәмәгать кризис чорын кичергән, телетапшырулар туктатылган булган, күпмедер вакытка иганә акцияләре һәм массакүләм чыгышлар үткәрелми башлаган. Әстерхан кришнаитлары очрашуларын бары тик диндәшләре өйләрендә башкара башлаганнар һәм киң җәмәгатькә чыкмый башлаганнар.

Бурятия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бурятиядә Кришнаитлар җәмәгате 1992 елның январендә «Xаре Кришна» дәгъва үзәге буларак теркәлгән булган. 1995 елның җәендә республикада «Харе Кришна — тормыш азыгы» Кришнаит иганә оешмасының филиалы барлыкка килгән, рәсми рәвештә ул «Тормыш азыгы» җәмгыяте буларак теркәлгән булган . 1996 елда ашамлык пешерү өчен Кришнаитлар озак вакыт арендага элеккеге балалар бакчасы бинасын алганнар. Бинаның бер өлешен алар гыйбадәтханә ясарлык итеп үзгәртеп корганнар. 2000 елда җәмәгать Улан-Удэ Кришна Аңы җәмгыяте буларак янә теркәлү узган. 2000-енче еллар башына Бурятия Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә ун иң зур дәгъва үзәкләренә кергән, һәм монах тугърылар саны, дәгъва һәм иганә эшчәнлеге буенча алдынгы булып торган. Бурятия җәмгыяте башка Себер шәһәрләреннән Брахмачарьяларны кабул итүче Көнчыгыш Себернең Россия төбәк үзәге булып китә. 2008 ел бирелгән мәгълүматы буенча Улан-Удэ ашрамында якынча 30 монах яшәгән. 1990-ынчы — 2000-енче елларда Бурятия Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте җитәкчесе булып Леонид Максим улы Тугутов (Лакшми Нараяна Дас) булган. Дин белгече Любовь Абаева билгеләп үткәнчә, Бурятиядә Кришнаитларның пәйда булуы республиканың традицион конфессияләре ягыннан төрле реакцияне китереп чыгарган. 1996 елда Рус Православ Чиркәвенең Бурят округының благочинные ИСККОН-ны “Россия халкының берлегенә куркыныч” һәм “киләчәктә иҗтимагый катастрофалар сәбәбе” дип игълан иткән. Бурятия буддистлары җитәкчесе Хамбо-лама Дамба Аюшеев, киресенчә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм башка диннәргә карата түземле позицияне күрсәткән. 2002 елда дин белгече Наталья Аюрова билгеләп үткәнчә, Бурятиядә ИСККОН “үсешендә зур эволюцияне үткән”, хосусан, ул Кришнаитлар дәүләт органнары һәм башка дини оешмалар белән контактлар өчен ачыграк” була башлауларында чагылган.

Ерак Көнчыгыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми теркәлү вакытыннан бирле Владивосток җәмәгате бөтен Ерак Көнчыгышның дини тормышының координаторы булган, Диңгез буе краенда һәм бөтен Ерак Көнчыгыш төбәгендә актив дәгъвачылык эшчәнелеген башлаган. Кришнаитлар рухи әдәбиятне таратканнар, фестивальләр оештырганнар, ятим балалар йортлары, инвалидларга һәм ветераннарга проводили благотворительную программу по раздаче Прасад өләшү буенча иганә программасын башкарганнар. Боларның барысы кришнаитларга һәм гаудия-вайшнавизмга кызыксыну уянуга китергән, Ерак Көнчыгышның башка торак пунктларында Кришна тарафдарлары барлыкка килүенә һәм ИСККОН җәмәгате теркәлүенә китергән.
1992 елда Камчатка өлкәсенең Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте теркәлгән булган. 1996 елда җәмәгать Петропавловск-Камчатскийда «Харе Кришна — тормыш азыгы» иганә оешмасының филиалын ачкан , ул 1999 елга кадәр шәһәрнең аз керемле яшәүчеләренә бушлай кайнар азык өләшкән. 2000 елда Камчатка өлкәсенең Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте үзен-үзе теркәүдән чыгарган, шуннан соң Кришнаитлар рухи җыелышларын рухи булмаган тәртиптә алып баруны дәвам итә башлаганнар.
1994 елда Амур өлкәсенең Благовещенск өлкәсендә Кришнаитлар җәмгыяте теркәлгән булган. 2000 елга мәгълүматы буенча җәмгыять иганә белән шөгыльләнгән, инвалидларга аена ике мәртәбә азык өләшүдән гыйбарәт «Харе Кришна — тормыш ризыгы» программасын башкарган. Светлана Дударенок мәгълүматы буенча, 1997 елда Ерак Көнчыгыш территориясендә 9 теркәлгән Кришнаитлар җәмгыятьләре булган. 2003 елга теркәлгән җәмгыятьләр саны алтыга кадәр кимегән. Шул ук вакытта 18 теркәлмәгән Кришнаитлар төркемнәре гамәлдә булган. 2003 ел мәгълүматы буенча Ерак Көнчыгыш территориясендә 500-дән бераз гына артык Кришнаит яшәгән. Диңгез буе краенда теркәлгән җәмгыятьләрдә 265 ышанучы булган, ә теркәлмәгән төркемнәрдәх — якынча 40 кеше торган. Хабаровский краенда якынча 100 Кришнаит булган, ә Амур өлкәсендә — якынча 50 ышанучы (30-ы — Благовещенскта, ә 20-се — Свободныйда) шәһәренең теркәлмәгән җәмгыятендә, 20-се человек в Магаданда һәм 15-әр кеше Сахалинда һәм Камчаткада. С. М. Дударенок билгеләп үткәнчә, «в 1998 елда Ерак Көнчыгыш җәмәгатьләрендә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенд кабул ителү процедурасы гади булган: кеше 16 әйләнә маха-мантра җырлаган, синкиртаннарга йөргән һәм үзен тулы хокуклы вайшнав дип саный алган». Магадан өләксендә 1995 елда ике теркәлгән ИСККОН җәмгыяте булган, ә 1997 ел ахырында — бары тик бер җәмәгать, ул 2000 елга булуын туктаткан. Тимофей Башлыков мәгълүматы буенча өлкәдә ИСККОН тарафдарлары саны беркайчан да 30-35 кешедән артык булмаган.

Карачай-Чиркәс Республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980-ынчы еллардан бирле Кришнаитлар җәмәгате Карачай-Чиркәс Республикасының Уруп районының Курджиново бистәсендә тугърыларга хезмәт күрсәтә.

Краснодар крае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Кришнаит дәгъвачылары Краснодар краенда 1970-енче еллар ахырында пәйда булганнар. 1980-енче еллар уртасында Кубаньда якынча 200 ИСККОН тарафдары булган инде. 1990-ынчы еллар башына крайда өч эре ИСККОН җәмәгате формалашкан — Краснодарда (Елизаветинская станицасы), Новороссийскта (Цемдолина) һәм Сочида. 1994 елда дин белгече О. Андреева билгеләгәнчә Кубаньда Кришнаизм һәм протестантизм дәгъвачылыгы «край халкының дини карашлары үзгәрүендә әһәмиятле тенденция булган» һәм «берникадәр экзальтация, Һинд фәлсәфәсенә һәм фәнни белемнәргә аппеляция, тышкы атрибутика, көнчыгыш мистикасы һәм вегетарианлык» Кубань кришнаитлары рәтенә күбесенчә яшь шәһәрдә яшәүчеләрне җәлеп итә. Кубань ские кришнаитлары актив миссионер дәгъвачылыгы белән мәшгуль, Санкиртаналар (мантралар җырлау, биюләр һәм музыка белән урам йөрүләре) үткәрәләр, иганә акчасына дини китаплар бирәләр, иганә һәм гомум файдалы акцияләрдә катнашалар.

Красноярск крае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясенең Красноярск крае буенча идарәсе мәгълүматы буенча, 2009 елда крайда 2 рәсми теркәлгән ИСККОН җәмәгате гамәлдә булган. 1994 елдан бирле Красноярскта «Харе Кришна — тормыш азыгы»гуманитар миссиясе эшчәнлеген башкара, аның кысаларында в рамках которой Красноярск Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте иҗтимагый якланмаган халык катламнары өчен атнасына 5 мәртәбә бушлай азык өләшә. Асаба хөкүмәт кришнаитлар моның өчен яраклы булмаган урыннарда кешеләрне ашатырга рөхсәт итми, шуңа күрә алар азыкны иҗтимагый яклау бүлекләре аша тараталар. Кришнаитлар иганә ашханәсен тәэмин итәләр, анда меңнәрчә мохтаҗлар ашыйлар. Яшеләчәләрне кришнаитлар үзләре хөкүмәт бүлеп чыгарган җирләрендә үстерәләр. По данным Министерство регионального развития Россия Федерациясе төбәк үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча, 1994 елдан 2004 елга кадәр «Тормыш азыгы»ның Красноярск филиалы бушлай 480 мең порция өләшкән, 176 мең кешене ашаткан. 2004 елда гына 36,5 мең. порция таратылган булган һәм 15,5 мең кеше ашатылган булган. Дин белгече Роман Лункин мәгълүматы буенча, Красноярск Кришна Аңы Җәмгыяте хөкүмәт белән конфессия-ара киңәшмә кысаларында хезмәттәшлек итә, аның кураторы булып 2012 елдан бирле Красноярск краеның губернаторының беренче урынбасары Василий Кузубов курирлаган. Бу конфессия-ара очрашуларда Красноярск краеның дини берләшмәләр белән иҗтимагый сферада хезмәттәшлек, наркомания, алкоголизм белән көрәш, БИДС һәм Балаларны карамау кебек проблемалар буенча сүз бара.

Мордовия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елга мәгълүмат буенча Мордовиядә бер рәсми теркәлгән Кришнаитлар җәмәгате гамәлдә булган. ИСККОН Мордовиядә эшчәнлеген 1991 елда башлаган, шул вакытта Ивановодан килгән Кришнаит дәгъвачысы И. В. Ваганов Саранскта «Харе Кришна — тормыш азыгы» иганә оешмасының филиалын нигезләгән. 1994 елның 12 апрелендә Саранск шәһәренең Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте рәсми рәвештә Мордовия Республикасының юстиция министрлыгы тарафыннан рәсми теркәлгән булган. Җәмгыятьнең уставында ул «Ышанучы Вайшнав гражданнарының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, җәмгыятьтә борынгы Ведик мәдәният нигезендә иң олы рухи кыйммәтләрен торгызу, иҗтимагый иганә эшчәнлек максаты белән оештырылган» дип әйтелгән. 1990-ынчы елларда Саранск җәмәгате белән чиратлашып аның нигезләүчесе И. В. Ваганов һәм Самарадан Ваджра Дас исемле брахман җитәкчелек иткән. 1996 елга Саранск җәмәгатендә якынча 30 актив әгъза булган, аларның күпчелеге 30 яшьтән олы булмаган яшь кешеләр булган. По данным энциклопедии «Мордовия» энциклопедиясе мәгълүматы буенча, в 1990-ынчы елларда Кришнаитлар Саранскта даими рәвештә киртаннар җырлау һәм лекцияләр белән дини җыелышлар башкарганнар һәм шулай ук Самарада ел саен Кришнаитлар фестивалендә катнашканнар, ул вакытта анда Россиядә иң зур ИСККОН ашрамнарының берсе урнашкан булган. 2002 елның Россия Фәннәр Академиясенең Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты мәгълүматы буенча, Мордовиядә кришнаитлар «актив дәгъва эшчәнлеге»н алып барганнар.

Түбән Новгород өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Кришнаит дәгъвачылары Түбән Новгородка 1980-енче еллар уртасында зиярәт кылганнар. Аларның дәгъвалары уңышлы булган һәм 1988 елга шәһәрдә Кришнаитлар җәмәгате оешкан булган, аларның әгъзалары даими рәвештә шәхси фатирларда җыелганнар һәм Мәскәү ИСККОН үзәге белән элемтәдә тотканнар. В 1991 елда Түбән Новгород Кришна Аңы Җәмгыяте рәсми теркәлгән булган. Шул ук елда Түбән Новгород кришнаитларына Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Идарә киңәшмәсенең әгъзаларының һәм гуруларының берсе Гопал Кришна Госвами зиярәт кылган, аңа шул вакытта Россиянең Алтын Боҗрасы төбәгендә эшчәнлекне курирларга кушканнар. Аның идарәсе астында Түбән Новгродта һәм өлкәдә ИСККОН үсешенең дәвам итүче программасы билгеләнгән булган. Түбән Новгрод җәмәгате Алтын Боҗра зонасында баш булган, ә аның президенты параллель рәвештә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең төбәк сәркатибе (вице-президенты) вазифаларын башкара башлаган. Гопал Кришна Госвами шул вакыттан бирле Алтын Боҗра шәһәрләрендә Идарә киңәшмә вәкиле һәм Түбән Новгород кришнаитларының төп инициацияләүче гурусы (дикша-гуру) булып тора. 1990-енче еллар башында Түбән Новгород кришнаитларының үз культ бинасы — Черниговская урамында ашрамнары булган. Өлкәнең башка шәһәрләрендә дәгъва үзәкләре һәм нама-хатталар (дөньяви ышанучыларның кече җәмәгатьләре) барлыкка килгән. В начале 1990-ынчы еллар башында «Харе Кришна — тормыш азыгы» гуманитар миссиясе эшли башлаган, аның кысаларында Кришнаитлар вегетариан төшке ашлар белән аз керемлеләрне ашаткан. Түбән Новгород кришнаитлары постсовет пространствосында «Тормыш азыгы» иганә программаларында актив катнашканнар. В начале 1990-ынчы еллар башында Кришнаитлар Түбән Новгородта гурукуланы (Һинд дине интернат мәктәбен) нигезләгән, әмма ул финанс авырлыкларына дучар булган һәм бер ел эштән соң ябылган булган. 1990-ынчы елларның икенче яртысыннан бирле Түбән Новгород Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте нама-хатталар программасы үсешенә төп ставканы ясый — бу кече җәмәгатьләр һәм дәгъва үзәкләре.

Пермь крае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Урал тарихи энциклопедиясе» буенча Пермьга килгән беренче Кришнаит гурусы булып Прабхавишну Свами булган: 1990 елның августында ул Урал кришнаитлары белән очрашулар башкарган. 1991 елда Пермь Кришна аңы җәмгыяте рәсми теркәлгән булган. Тиздән Пермь өлкәсендә Березники шәһәрендә икенче Кришнаитлар үзәге пәйда булган. 1992 елда Пермь музыкантлары «Ниргуна-шоу» музыкаль төркемен оештырганнар. 1990-ынчы еллар башыннан крайда «Харе Кришна — тормыш азыгы» гуманитар миссиясе эшчәнлекне башкара, аның кысаларында кришнаитлар иганә акчасын җыялар, мохтаҗларга Прасадны (изгеләштерелгән вегетариан азыкны) әзерлиләр һәм өләшәләр. 2000 ел мәгълүматы буенча год, Пермьда һәм Березнякида миссиянең өч иганә ашханәсе тәэмин ителгән булган. «Россиянең хәзерге дин тормышы атласы» мәгълүматы буенча, 1990-ынчы елларда Пермь җәмәгате биреләге хөкүмәтләр белән һәм укуларын калдырып ашрамга күчкән кришнаитлар ата-аналары белән берничә конфликт кичергән. Нәтиҗәдә ашрам «уку дәгъва үзәге»нә үзгәртелгән булган.

Ростов өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ростов-Дон шәһәрендә беренче кришнаитлар 1980-енче еллар ахырында булган. 1990-ынчы еллар уртасына Ростов өлкәсендә инде 5 ИСККОН җәмәгате гамәлдә булган.

Свердлов өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатеринбургта ИСККОН җәмәгате рәсми теркәлүне 1990 елда теркәлгән булган. 1990-ынчы елларда Кришнаит җәмәгатьләре шулай ук Түбән Тагилда һәм Каменск-Уральскийда барлыкка килгән. 1992 елда Екатеринбургта Уралда беренче һәм Россиядә өченче гурукула (Гаудия-вайшнав мәктәбе) нигезләнгән булган. Шул ук вакытта шәһәрдә Кришнаит балалар профессиональ театры барлыкка килгән һәм «Харе Кришна — тормыш азыгы» иганә программасы башкарыла башлаган.

Томск өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кришнаитлар Томск өлкәсендә эшчәнлекләрен 1991 елда Томскка әйдәп баручы Кришнаит дәгъвачыларыларның берсе килүеннән соң башлаганнар. Беренче елда Кришнаитлар дини җыелышларны шәхси фатирларда үткәргәннәр. 1992 елда аларның агач йортта урнашкан ашрамнары булган. Ашрамда яшәүче Кришнаизм тарафдарлары «монахлык яшәвенә охшаш яшәү рәвешен» алып барганнар, актив дәгъвачылык эшчәнлеге белән мәшгуль булганнар: рухи әдәбиятны һәм Гаудия-вайшнав атрибутикасын таратканнар, проводили лекцияләр һәм якшәмбе программаларын башкарганнар. 1990-ынчы елларда Томск җәмәгатендә күбесе студентлар булган, алар рухи практика белән параллель рәвештә биредәг югары уку йортларда укыганнар. 1996—1997 елларда Томск җәмәгате җиткәчесе булып А. Мироненко булган — бу Гаудия-вайшнавизмны кабул иткән беренче Томск яшәүчеләренең берсе. 1998 елдан бирле оешма җиткәчесе функцияләрен Энвер Измайлов (Бхактиведанта Садху Свами) башкара. Аның җитәкчелеге астында 2000 елда Томск җәмгыяте дини оешма буларак теркәлгән булган. Оешма күбесенчә югары белемле кешеләрдән һәм студентлардан тора. Ир кешеләр һәм хатын-кызлар, яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр якынча тигез санда. По данным на 2010 ел мәгълүмат буенча Томск оешмасы 15 кече төркемгә, шулай аталган нама-хатталарга бүленгән булган, аларның һәрберсенә 10-ар ышанучы кергән. Нама-хатталар атна саен катнашучыларның фатирларында уздырыла. Оешма белән идарә ике шура белән башкарыла: нама-хатта җитәкчеләре шурасы белән (ул ышанучыларның кураторлары булган өлкән оешма әгъзаларыннан тора) һәм менеджерлар шурасы белән, аларга өлкән кришнаитлар да, башка оешма әгъзалар да керә. Нәкъ менә бу шура оешма һәм финанс сораулары белән мәшгуль. Кирәк булганда ике шура да бергә утырыш ясыйлар. Оешма Вайшнав әдәбияты һәм атрибутика сатудан килгән акчага һәм әгъзалар биргән иганә исәбенә тәэмин ителә, һәрберсе үз мөмкинчелеге буенча бирә.

Тыва[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тывада күпсанлы булмаган Кришнаитлар җәмгыяте бар, шулай да аның рәсми теркәлүе юк. Беренче кришнаитлар республикада 1990-ынчы елларда пәйда булган, әмма аларның дәгъвасы бик уңышшлы булмаган. 1997 елда Тува кришнаитлары үз җәмәгатен теркәп караганнар. Әмма алар моны күбесенчә оешма әгъзалары азсанлы булганга күрә эшли алмаганнар, ул вакытта бары тик 10 оешма әгъзасы булган. Өйрәнүчеләр билгеләгәнчә Тывада кришнаитларның дәгъва эшчәнелеге күбесенчә яшь кешеләргә юнәлгән. Республикага периодик рәвештә “яңа тарафдарларны эзләп” Кришнаит дәгъвачылары килә. Алар урамнарда һәм шәхси йортларда һәм фатирларда дәгъвачылык итәләр. Дин белгече Ольга Хомушка фикере буенча кришнаитлар Тувада дини тормышка “регуляр булмаган йогынты” ясыйлар.

Төмән өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән өлкәсендә ИСККОН эшчәнелеген 1990 елда башкара башлаган, шул вакытта Төмәндә Гаудия-вайшнавизм дәгъвачылары булып кыз-туганнар Новодольновалар булган. 1991 елның мартында Төмәндә беренче кришнаитлар ашрамы пәйда булган, анда башта 4 кеше яшәгән. Шул ук вакытта Төмән ИСККОН оешмасының җитәкчесе булып В. Б. Сокол булган, аның җитәкчелеге астында 1992 елда оешма дәүләт теркәлүен башкарган. Җәмәгатьнең иң актив вакыты 1990-ынчы елларга туры килгән. 1991 елдан 2000 елга кдәр тарафдарларның саны кискен үсүенә күрә кришнаитлар Төмән ашрамының урынын берничә мәртәбә үзгәрткәннәр, алар «фатирдан пионер лагере»нә кадәр эволюцияне үткән. 1995 елда Төмәндә инде 80 Кришнаит булган. 1994 елда Төмән кришнаитлар җитәкчесе В. Б. Сокол «Ведик мәдәниятеинституты “н нигезләгән, аның максаты белән ул Төмәндә Гаудия-вайшнавизм тарафдарлары тарафыннан «Ведик мирасны фәнни аңлауны» игълан иткән. 2000-енче елларда институт эшчәнелеген тәмамлаган, чөнки кришнаитлар аның миссиясен «башкарылган һәм тәмамланган» дип санаганнар.
1995 елда Төмәндә «Харе Кришна — тормыш азыгы» иганә программасы эшчәнелеген башлаган, аның кысаларында Кришнаитлар даими рәвештә мохтаҗларга вегетариан азыкны өләшкәннәр. 1990-ынчы елларның икенче яртысында җәмгыять җитди икътисади авырлыкларга дучар булган. Җәмәгатьне тәэмин итү өчен Төмән кришнаитлары «Гауранга-лила» кондитерлык фирмасын нигезләгән булганнар, ул татлы әйберләр ясау һәм сату белән мәшгуль булган. Соңыннан фирма ябылган булган.
2000 елда 1992 елда рәсми теркәлгән рәсми оешма бетерелгән булган, әмма Кришнаитлар җыелышлары тәмамланмаган булган. 2006 елда Төмән Кришна Аңы җәмгыяте янә теркәлүне узган. Якынча шул ук вакытта Төмән Кришна Аңы Җәмгыяте җитәкчесе булып Павел Геннадий улы Дереча тора башлаган. 2008 елда шәхси йортта урнашкан Төмән ашрамы ябылган булган. Җәмәгать Нама-хатталар буларак үсә башлаган — кече дөньяви ышанучы җәмәгатьләре, йорт дәгъва үзәкләре. 2011 ел мәгълүматы буенча Төмәндә өч нама-хатта булган, алар атна саен дини оешмаларны башкарганнар. Моннан тыш Төмән кришнаитлары көн саен шәхсиф фатирда иртә рухи хезмәтләре өчен җыелганнар.
2009 елда Төмән җәмәгатендә 150 әгъза булган, аларның 50 кешесе актив ИСККОН тарафдарлары булган. Җәмгыять эшчәнелеген күбесенчә иганә акчасына, “Санкиртана” (акчага алмашка рухи әдәбият тарату) һәм Гаудия-вайшнав культы әйберләрен сату бәрабәренә алып бара. Якшәмбеләрдә кришнаитлар Төмәндә Харинаманы башкаралар (музыка белән мантралар җырлау һәм биюләр белән йөрешләр) уздыралар. 2008 елда Төмән җәмәгате регуляр рәвештә Ратха-ятраны (арбалар бәйрәмен) башкара башлаган. 2009 елда бу фестиваль Төмәндә һәм Төмән өлкәсенең ике башка шәһәрендә узган: Ялуторовскта һәм Заводоуковскта. Бөтен өч торак пунктта да бәйрәм шәһәр Көне бәйрәм ителү белән бер вакытта узган булган.
1999 елда Кришнаитлар Төмәндә «Ак лотос» кибетен ачканнар, аның базасында 2006 елда «Ак Лотос кулланылышлы рухи технологияләр Үзәге» пәйда булган, ул Төмән ИСККОН-ының иң уңышлы программаларының берсе булып киткән. Үзәктә узган утырышларга Төмән галимнәре, югары уку йортлары остазлары; Үзәк каршында киноклуб эшләгән, анда барлык теләүчеләр өчен фильмнар күрсәтелгән булган. 2007 ел ахырында «Ак Лотос» эшчәнелеген тәмамлаган. Аңа алмашка «Кеше психологиясе һәм үсеше Үзәге» (ЦЕПИР) килгән, анда психология һәм башка белгечлекләр буенча Кришнаит белгечләр семинарлар, лекцияләр һәм «шәхси үсеш тренинглары»н уздыралар.
2012 елда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Сургутта оешкан булган. Аны Кришнаит дәгъвачысы Владимир Слепцов (Вальмики Дас) нигезләгән булган.

Удмуртия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ИСККОН җәмгыяте Удмуртия башкаласы Ыжау шәһәрендә 1990 еллардан бирле эшли. 1994 елда Ар телендә Бхактиведанта Свами Прабхупаданың дүрт китабы нәшер ителгән булган: «Яшәүнең һәм үлемнең теге ягында», “Мукет инсьӧрмуосы капчияк вутскон” «Башка планеталарга җиңел сәяхәт», «Шри Ишопанишад» һәм “Улон улонысь ик кылдэ” (тормыштан тормыш килеп чыга) жизни». Китапларның тәрҗемәсен П. Лебедев башкарган. По данным на 2001 елга мәгълүмат буенча Кришнаитлар удмурт теленә төп каноник текстларының берсенең тәрҗемәсе өстендә эшләгәннәр — бу «Бхагавад-гита ничек ул бар».

Чиләбе өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ИСККОН оешмасы Чиләбедә 1993 елда теркәлгән булган. 2000 елның 24 мартында Чиләбе Кришнаитлар оешмасы янә теркәлүне уңышлы узган. Аның рәсми исеме: «Челябинская городская организация общества сознания Кришны». 2000 елда янә теркәү моментына оешманың җитәкчесе Сергей Виктор улы Зелепугин була башлаган. 1998 елдан бирле Чиләбе ИСККОН ашрамы тугърылар акчаларына төзелгән кирпеч бинада урнаша. 2009 елга мәгълүмат буенча Чиләбе ИСККОН оешмасы җитәкчесе булып Сергей Барабанов (Гуру Парампара Дас) булган.

Башка төбәкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Православ энциклопедия»се буенча 1992 елда Кришнаит оешмалары Владимир өлкәсендә (Владимир, Лакинск һәм Собинка шәһәрләрендә) һәм Волгоград өлкәсендә оешкан булган. 1993 елда Белгород өлкәсендә оешма теркәлгән булган. 1990-ынчы еллардан 2000 елда үзен рәсми таратканчыга кадәр Башкортостан Республикасы кришнаитлар оешмасы булган. 2003 елга мәгълүмат буенча Көньяк Федераль Округында сигез Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте булган: Ростов өлкәсендә (Донның сул ярында Ростов янында шәһәрчектә - Батайскта), Краснодар краенда (Елизаветинская станицасы, Сочи, Цемдолина), Ставрополь краенда (Ставрополь, Ессентуки), Төньяк Осетиядә (Владикавказ) һәм Карачай-Чиркәс Республикасында (Курджиново бистәсе).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]