Россия фәннәр академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия фәннәр академиясе latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Мәскәүдә Россия Фәннәр Академиясенең яңа бинасы

Росси́я ф(Ф)әннә́р а(А)каде́миясе (рус. Росси́йская акаде́мия нау́к, РАН) — 1991 елда СССР Фәннәр Академиясе базасында төзелгән фәнни оешма. 833 хакыйкый, 1097 мөхбир, 447 чит ил әгъзасы бар. Фән тармаклар буенча 13 бүлеге бар. Фәнни басмалар нәшер итә, фәнни эшләр өчен махсус бүләкләр тапшыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1724 елның 8 февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I карары белән Фәннәр һәм Сәнгать академиясе яки Петербург Фәннәр Академиясе оештырыла. Ул төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәрне бер йодрыкка туп­лап, фәнне дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиеш була. 1925 елда оешманың атамасы СССР Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, 1991 елда ул Россия Фәннәр академиясе исемен ала.

Мәшһүр галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күп­санлы Россия һәм совет галимнәре Нобель премиясенә лаек була. Аларның беренчесе – акаде­мик Иван Павлов. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тик­шергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда Илья Мечников, кеше иммунитетының үзенчә­лек­ләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле пре­миягә лаек була. Совет чорында Нобель премия­сен алган Петр Капица, Жорес Алферов кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган Алексей Абрикосов һәм Виталий Гинзбург та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган Константин Новоселов белән Андрей Гейм да – физиклар.

Якобус Һенрикус ван 'т Һофф (1852–1911), әһәмиятле нәзари химик һәм Химия буенча Нобель Бүләгенең беренче отучысы.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә Россия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 4 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Ака­де­миягә 1000 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 50 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шу­лар-ның 830дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 1090дән артыгы Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора. 713гә якын галим академия профессоры исеменә лаек (шуларның 179ка якын академия әгъзасы).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]