Рохинҗалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рохинҗалар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рохинҗалар
Үз аталышы

Ruáingga

гомуми саны

1,5 — 2 млн

яшәү җире

МьянмаFlag of Myanmar.svg Мьянма
БангладешFlag of Bangladesh.svg Бангладеш
ПакстанFlag of Pakistan.svg Пакстан
ТаиландFlag of Thailand.svg Таиланд
МалайзияFlag of Malaysia.svg Малайзия

Теле

рохинҗа

Дине

Ислам, Һинд дине

Бүтән халыкка керүе

бенгалиялеләр

Commons-logo.svg Rohingya people Викиҗыентыкта

Рохинҗалар (бирм. ရိုဟင်ဂျာ rui hang ja) — Мьянманың Ракхайн (икенче атамасы — Аракан) штатында яшәүче, рохинҗа телендә сөйләшүче азчылык мөселман халкы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рохинҗалар

Рохинҗалар — Мьянманың (элекке Бирманың) Аракан штатында яшәүче җирле халкы. Диннәре буенча мөселманнар. Якынча 2,5%-ы Һинд дине тарафдарлары. 2012 елда Бирмада 800 мең рохинҗа яшәгән. БМО рохинҗаларны «дөньяда иң нык эзәрлекләнүче азчылык халык», дип атаган[1].

Җирле халык белән рохинҗалар арасында дини каршылык Бирма Британия кул астында булган заманнан килә. 1942 елда британнар коралландырган рохинҗалар белән буддачылык динендәге араканнар арасында сугыш була, төбәктә милли дошманлык көчәя. 1948 елда Бирма бәйсезлек алганда, рохинҗалар күпләп яшәгән Аракан (Ракхайн) штатының мөселман халкы Бирмадан аерылып чыгу хәрәкәтен башлый. Бирмада хакимият башына килгән хәрби режим рохинҗаларны ил гражданнары итеп танымый. Аларны Бангладешка күчерү планы барып чыкмый – Бангладеш аларны кабул итми[2].

Мьянма хөкүмәте рохинҗаларны ил территориясендә канунсыз (легаль булмаган хәлдә) яшәүче бенгалиялеләр дип атый. Алар миллионнан артык. Барлык ислам дәүләтләре Мьянманы кеше хокукларын бозган өчен гаепли, әмма бу дәүләтләрнең берсе дә аларга сыену урыны бирми.

2012 елның июнендә Көнбатыш Бирманың Аракан штатында мөселман рохинҗаларга карата көч кулланыла. Дини бәрелешләр нәтиҗәсендә Мьянманың 200 кешесе һәлак була, 140 мең рохинҗа качакка әверелә.

2016 ел азагында Мьянма Кораллы Көчләре һәм экстремист буддачылар мөселман-рохинҗаларга каршы репрессияләр уздыра: бу хәл билгесез кешеләр тарафыннан чик буе полициясе лагерьларына һөҗүм итүгә җавап итеп үткәрелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Amnesty International хокук яклау төркеме, АКШ Дәүләт департаменты Мьянма хакимиятен каты тәнкыйтьли [3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]