Руандада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руандада ислам latin yazuında])
Илнең башкаласы Кигали(ингл.) шәһәренең Зур (Әл-Фәтах) мәчете. 1913 елда төзелгән

Руандада ислам (фр. Islam au Rwanda, гарәп. الإسلام في رواندا‎) − азчылык дине. 2006 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселманнар ил халкының (12,3 млн кеше, 2019 елга) 4,6 % ын тәшкил итә[1]. Руандадагы барлык мөселманнар да диярлек сөнниләр.

Ислам Руандага беренче тапкыр Африканың көнчыгыш ярыннан мөселман сәүдәгәрләре тарафыннан кертелә. XIX гасыр ахырында илгә үтеп кергән Рим католик чиркәве илдә тарафдарлары саны буенча иң зур дин санала. Үз тарихында беренче тапкыр Руандада исламга христианлыкка караган хокуклар һәм ирекләр бирелә. Тутси һәм хуту халыклары арасында мөселманнар саны бертигез күләмдә[2]. 1994 елда булган Геноцидтан(ингл.) соң хөкүмәт Руандада этник чыгыш турында теләсә нинди фикер алышуны тыя. Руандадагы геноцидтан соң Исламга күчүчеләр саны, геноцидта кайбер чиркәү рәсмиләренең катнашуы белән канәгатьсезлек аркасында, арткан[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танзания, Кения һәм Уганда кебек Көнчыгыш Африка илләре белән чагыштырганда, Руандада Ислам тарихы чагыштырмача яшь. Ислам беренче тапкыр 1901 елда илгә кергән гарәп сәүдәгәрләре аша килгән, дип раслана. Альтернатива буларак, исламны колониаль чорда суахили телендә сөйләшүче Танганьика сәүдәгәрләре алып килгән, дип билгеләнә. Исламны шулай ук Һинд субконтинентыннан килгән мөселман сәүдәгәрләре дә тоткан, алар җирле руандалы хатын-кызларга өйләнгән. Руандалылар үзләренең беренче мәчетен 1913 елда төзиләр. Әлеге мәчет Әл-Фәтах мәчете буларак билгеле[4].

Үз заманында Руандада Ислам таралуга каршы тору өчен күп көч куелган. Моның өчен, кагыйдә буларак, халыкта гарәпләргә карата яшәп килгән начар фикер кулланылган һәм мөселманнарны чит ил кешеләре итеп исәпләгәннәр.

Католик чиркәве шулай ук протестантлык белән исламны үзенә көндәш диннәр итеп кабул иткән[5].

Күпчелек мөселманнар шәһәрләр тирәсендә урнашкан, илнең төп халкы авылларда яшәгән. Гарәп һәм һиндстанлы мөселманнар беркайчан да дәгъвәт белән шөгыльләнмәгән. Бельгия администрациясе чорында ислам дине тарафдарлары маргинальләшә башлаган. Мөселманнар беркайчан да хөкүмәттә зур вазифалар биләмәгән. Шунлыктан мөселманнарның күпчелеге - вак сәүдәгәрләр һәм машина йөртүчеләр[5].

Бәйсезлеккә ирешкәннән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда хөкүмәтнең элекке министры Исидор Себазунгу мөселман кварталын һәм Рвамаганда мәчетен яндырырга боера. Бу вакыйгадан соң мөселманнарның күбесе күрше илләргә качкан. Католик чиркәвенең мөселман һәм христианнар арасында дошманлык уяткан әлеге вакыйгага катнашы булуы раслана[5]. Руандадагы геноцидтан соң мөселманнар ил халкының 4 % ын гына тәшкил иткән, бу күрше илләр халкы белән чагыштырганда гадәти булмаганча аз сан була. Мөселманнар шулай ук геноцидтан зыян күргән. Мәчетләр дә һөҗүмгә дучар булган. Иң танылган мисал Ньямирамбоның төп мәчетендә булган, анда сыеныр урын табу өчен йөзләгән тутси җыелган булган. Алар һөҗүм итүчеләргә нык каршылык күрсәтә, әмма солдатлар пулеметтан ут яудыргач, экстремист хуту интерахамвалар(ингл.) мәчеткә үтеп керә һәм качакларны үтерә алган[2].

1994 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елгы геноцидтан соң, ислам диненә күчүчеләр күп булу сәбәпле, руандалы мөселманнарның саны арткан. Күп кенә мөселманнар тутси, шулай ук хуту качакларын үзләренә сыендырган. Кайбер исламга яңа мөрәҗәгать итүчеләр, католик һәм протестант лидерларының геноцидта уйнаган роле аркасында, исламны кабул иттек, дип белдерә. Хокук саклау төркемнәре ике очракны да документлаштырган: христиан руханилары тутсиларга чиркәүләрдә сыеныр урын табарга рөхсәт иткән, аннары аларны хуту үлем отрядларына тапшырган, шулай ук руханиларның үз мәхәллә кешеләре булган хутуларның тутсиларны үтерүен хуплаган очраклары да билгеле. Кайбер мөселманнар да Руандадагы геноцидта хәлиткеч роль уйнаган: «Хутуның ун васыяте»н язган иң танылган кеше Хәсән Нгезе(ингл.) мөселман гаиләсендә туган[6].

Чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руандадагы мөселманнар да «бер-береңне хөрмәт итә башлау» кебек иҗтимагый эшчәнлектә актив катнаша. Күп кенә мөселманнар геноцидтан соң этник киеренкелекне бетерү буенча көч куя, шулай ук балаларны карау буенча белем бирә торган хатын-кызлар төркемнәрен булдыру юлы белән ярдәм итә.

Көнбатыш хөкүмәтләре исламның көчәюенә һәм кайбер мәчетләрнең Согуд Гарәбстаныннан финанс ярдәме алуларына борчыла[7].

Ураза мөселман дини бәйрәме хөкүмәт тарафыннан дүрт дини бәйрәмнең берсе буларак билгеләп үтелә.

Мөселманнарның шәхси Ислам мәктәпләре бар. 2003 елда АКШ илчелеге Кигалидагы ислам урта мәктәбен ремонтлауны күзәтеп бара. Руандада кайчандыр дини сәяси партия ― Демократик Ислам партиясе (ДПИ) булган, аның әгъзалары мөселман булмаган. Конституция бер генә партия дә дин нигезендә төзелә алмый, дип күрсәткәннән соң, үз исемен «Идеаль демократик партия»гә үзгәрткән.

Руанда хөкүмәтенең 2006 елның 1 ноябрендәге докладында хәбәр ителгәнчә, Руанда халкының 56,5 % ы - католиклар, 26 % ы - протестантлар, 11,1 % ы - җиденче көн адвентистлары, 4,6 % ы - мөселманнар, 1,7 % ы - үз диннәре турында белдерми һәм 0,1 % ы - төрле халыкларның традицион диннәренә ышанучылар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. United States Department of State International Religious Freedom Report 2007: Rwanda]. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007)
  2. 2,0 2,1 Klusener, Rainer (May 2005). Islam in Rwanda. United States Institute of Peace. әлеге чыганактан 2009-06-02 архивланды. 2021-12-10 тикшерелгән.
  3. Lacey, Marc. Since '94 Horror, Rwandans Turn Toward Islam (en-US), The New York Times (2004-04-07).
  4. Rodrique Ngowi. "Rwandan Muslims". Associated press.
  5. 5,0 5,1 5,2 Kubai, Anne (April 2007). «Walking a Tightrope: Christians and Muslims in Post-Genocide Rwanda». Islam and Christian-Muslim Relations 18 (2): 219–235. DOI:10.1080/09596410701214076.
  6. Wax, Emily.Journalists Sentenced In Rwanda Genocide; Prosecutor Said 'Hate Media' Urged Killings(үле сылтама)”, Washington Post (2003-12-04).
  7. Tiemessen, Alana (2005) From Genocide to Jihad: Islam and Ethnicity in Post-Genocide Rwanda 2008 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.. Paper presented at the Annual General Meeting of the Canadian Political Science Association, London, Ontario.