Рудаки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рудаки
Statue of Rudaki.jpg
Туган телдә исем بو عبدالله رودکی‎
Туган як. 858
хәзерге Таҗикстан
Үлгән 941(0941)
хәзерге Таҗикстан
Ватандашлыгы Самани әмирлеге[d]
Һөнәре шагыйрь, музыкачы, язучы
Рудаки Викиҗыентыкта

Рудаки (фар. بو عبدالله رودکی‎) — фарсы яңарыш әдәбиятының нигезләүчесе, фарсы шигъриятенең вәкиле, күренекле шагыйрь, җырчы һәм музыкант.

Кечкенәдән үк Рудакине халык музыкасы, халык көйләре тәрбияли, ә туган җиренең искиткеч гүзәл табигате аны иҗатка илһамландыра. 40 ел буена Бохарада сарай шагыйре булып торган, Урта Азия һәм Хөрәсәндәге әдәби үзәкләр белән җитәкчелек иткән. Яшьлегендә шөһрәтле шагыйрь, олыгайгач, сарай әһелләре белән конфликтка керә. Аны, күзләрен утлы кисәү белән актарып чыгарып, сарайдан куалар.

Безнең чорга килеп җиткән чыганаклар аның шул чор поэтикасының барлык жанрларында да иҗат иткәнлеге хакында сөйли. Ул робагыйлар, касыйдәләр, мәдхияләр, газәл һәм мәснәвиләр, кыйтгалар, дидактик поэмалар, сатирик шигырьләр һәм мәрсияләр дә язган.

Шулай ук тәрҗемә белән дә шөгыльләнгән. Шундый тәрҗемәләрнең берсе – «Кәлилә вә Димнә», икенчесе – «Синдбад маҗаралары».

Рудаки иҗатының төп кыйбласы - шәхеснең азатлыкка омтылышын яклау, мәхәббәт культына дан җырлау, кешене олылау. Рудакый — мәхәббәт җырчысы. Аның канатлы сүзләре афоризм дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул мәхәббәтне романтикларча яктырта. Мәхәббәт ул — мәңгелек матурлык, ди.

Рудаки иҗат ахырында иҗтимагый-социаль мотивларга да өлеш чыгара. Сукырайган, бөлгенлеккә төшкән шагыйрь тормыш гаделсезлекләрен тәнкыйть итә. Шулай ук иҗатына фәлсәфи мотивлар да үтеп керә.

Рудаки шигърияте киләчәк буын фарсы-таҗик шагыйрьләренә, гомумән үзеннән соңгы бөтен Шәрык поэзиясенә зур йогынты ясый. Ул – фарсы яңарыш әдәбиятына гына түгел, классик шигърияткә нигез салучы. Фирдәүси, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафиз кебек фарсы классиклары, тагын бик күп буын Шәрык әдипләре аны үзләренең остазы дип таныйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.