Рудольф Карклин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рудольф Карклин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рудольф Карклин
Туган 17 февраль 1927(1927-02-17)
Курск, РСФСР, СССР
Үлгән 23 сентябрь 1993(1993-09-23) (66 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам

Карклин Рудольф Францевич (1927 елның 17 феврале, Курск1993 елның 23 сентябре, Санкт-Петербург) — совет рәссамы, монументалист һәм педагог, Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992 елга кадәр — РСФСР Рәссамнар берлегенең Ленинград оешмасы әгъзасы)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рудольф Карклин 1927 елның 17 февралендә Курск шәһәрендә туган. 1939—1941 елларда Бөтенроссия Сәнгать академиясе каршындагы Ленинград аурта сәнгать мәктәбендә, 1951—1957 елларда И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында рәсем факультетында, Андрей Мыльниковта укый[2]. Рәссам квалификациясе белән Виктор Орешников остаханәсе буенча институтны тәмамлый. Диплом эше — «Интернациональ бригада Испаниядә» картинасы[3].

1959 елдан күргәзмәләрдә катнаша. Портретлар, пейзажлар, жанр һәм тарихи картиналар иҗат итә. Иҗат иткән картиналар арасында «Яшьтәшләр»[4], «Коля портреты», «Каенлык»[5] (барысы 1959), «В. И. Ленин эшчеләр белән», «Бакчада», «Март», «Япон Кабуки театры артисты Итикава Данко портреты»[6] (барысы 1961), «Хореография училищесында», «Артистка Антонина Шуранова портреты»[7] (икесе 1964), «Егерме җиденче Омск дивизиясе»[8] (1970), «Командирлар», «Ленинград. Крюков каналы яр буе», «Ленинград. Театр мәйданы»[9], «Тәрҗемәче-шагыйрь Михаил Равич портреты»[10] (барысы 1975), «Улы портреты»[11] (1977) һ.б. бар.

Монументаль сәнгать белән шөгыльләнә. 1967—1970 елларда рәссам Георгий Песис белән берлектә «В. И. Ленин портреты» мозаикасын һәм Красноярск ГЭС административ бинасы фасадында «Енисей буйсындыру» рельефын башкара. «Кышкы штурм» диорамасын (1967, Октябрь революциясе музее, Ленинград), «Кулик сугышы» панорамасын (1979—1982, «Кулик сугышы» Музей-панорамасы, Тула) иҗат итүдә катнаша. 1981—1983 елларда Мәскәүдә В. Суриков исемендәге институтта Илья Глазуновның портрет остаханәсендә укыта.

1993 елның 23 сентябрендә Санкт-Петербургта 67 нче яшендә вафат була.

Рудольф Керклин әсәрләре Россиядә һәм чит илләрдә музейларда һәм шәхси җыелышларда саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. Л., Художник РСФСР, 1987. С.55.
  2. Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т.4. Кн.2. СПб., 1995. С.253.
  3. Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. СПб., Первоцвет, 2007. С.78.
  4. Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1961. С.20.
  5. Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1963. С.11.
  6. Выставка произведений ленинградских художников 1961 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1964. С.20.
  7. Ленинград. Зональная выставка. Л., Художник РСФСР, 1965. С.24.
  8. Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т.4. Кн.2. СПб., 1995. С.254.
  9. Наш современник. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1975 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1980. С.16.
  10. Пятая республиканская выставка «Советская Россия». М., Советский художник, 1975. С.19.
  11. Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 60-летию Великого Октября. Л., Художник РСФСР, 1982. С.15.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1963. С.11.
  • Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1961. С.20.
  • Выставка произведений ленинградских художников 1961 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1964. С.20.
  • Ленинград. Зональная выставка. Л., Художник РСФСР, 1965. С.24.
  • Наш современник. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1975 года. Каталог. Л., Художник РСФСР, 1980. С.16.
  • Пятая республиканская выставка «Советская Россия». М., Советский художник, 1975. С.19.
  • Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 60-летию Великого Октября. Л., Художник РСФСР, 1982. С.15.
  • Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. Л., Художник РСФСР, 1987. С.55.
  • Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т.4. Кн.2. СПб., 1995. С.253-254.
  • Matthew Cullerne Bown. A Dictionary of Twentieth Century Russian And Soviet Painters. 1900 — 1980s. London, Izomar Limited, 1998.
  • Иванов С. Неизвестный соцреализм. Ленинградская школа. СПБ., НП-Принт, 2007. С.18, 396, 397, 402—404. ISBN 5-901724-21-6, ISBN 978-5-901724-21-7.
  • Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. СПб., Первоцвет, 2007. С.78.