Рудольф Нуриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рудольф Нуриев latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Рудольф Нуриев
Туган телдә исем Рудольф Хәмит улы Нуриев
Туган 17 март 1938(1938-03-17)
Иркутск өлкәсе, Иркутск, ССРБ
Үлгән 6 гыйнвар 1993(1993-01-06) (54 яшь)
Франция, Париж
Үлем сәбәбе смерть от СПИДа[d]
Күмү урыны Сент-Женевьев-де-Буа зираты[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Австрия
Әлма-матер Урыс балеты академиясе
Һөнәре балет артисты, балетмейстер

 Рудольф Нуриев Викиҗыентыкта

Рудольф Хәмит улы Нуриев (1938 елның 17 марты, Иркутск, ССРБ1993 елның 6 гыйнвары, Париж, Франция) — күренекле татар балетмейстеры, балет артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1938 елның 17 мартында Иркутск тирәсендә юлда поездда туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән Ерак Көнчыгышка — Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф поезд Иркутскка якынлашканда дөньяга аваз сала.

1939 елның июлендә гаилә Мәскәүгә күченә, соңрак сугыш вакытында Уфага эвакуацияләнә. Кечкенә Рудольф бию буенча беренче дәресләрен нәкъ менә Уфада ала.

Рудольф халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. 1949 елда Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар Йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. 1953 елда ул Уфа опера театры каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә. 1955 елның 25 августында Нуриев Вагановское училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Пушкин сыйныфында 3 ел укый. 1958 елның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров театрының солисты булып китә. Театр сәхнәсендә Нуриев Фрондосо («Лауренсия»), Армен («Гаянэ»), Альберт («Жизель»), Солор («Баядерка») рольләрен башкара.

1961 елның 16 июнендә Киров театрының Париждагы гастрольләре вакытында Рудольф Нуриев Көнбатышта калырга карар итә. Анда биюченең карьерасы бик уңышлы дәвам итә. Гомернең соңгы елларында дирижер буларак чыгыш ясый.

Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була. Мәшһүр биюче Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казандагы һәйкәле

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]