Рудольф (күл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рудольф (күл) latin yazuında])
Рудольф
Сурәт
Дәүләт  Кения
 Хәбәшстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 360 метр
Күлгә коючы елгалар Омо[d], Турквел[d], Kibish River[d] һәм Керио[d]
Күлдән ага торган елгалар буга әйләнү[d]
Бассейн мәйданы 130 860 км²
Период обновления воды 12,5 ел[1]
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме ХТСБ II категориясе: милли парк[d]
Озынлык 290 km
Киңлек 32 km
Вертикаль тирәнлек 109 метр
Мәйдан 6405 км²
Күләм 203 600 гектометр кубический
Бассейн категориясе [d]
Карта
 Рудольф Викиҗыентыкта

Рудольф[2] ягъни Туркана — Көнчыгыш Африкадагы күл. Күп өлеше Кениядә, төньяк өлеше Эфиопия территориясенә керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл күренеше

Көнчыгыш Африка рифт үзәне чикләрендә урнашкан. Күлдә 3 вулканик утрау бар: Көньяк, Крокодайл-Айленд (Үзәк), Төньяк. Көньяк яр буенда Телеки вулканы урнашкан. Күлгә берничә елга коя, аларның иң зурысы Омо кушылдыгы.

Озынлыгы — 290 км, киңлеге — 32 км, мәйданы — 6405 м², күләме — 203,6 км³, максималь тирәнлеге — 109 м, уртача тирәнлеге — 30,2 м.

Күл 1888 елда венгр сәяхәтчесе Самуэль Телеки һәм австрияле Людвиг фон Хёнель тарафыннан ачыла һәм алар аңа Австрия кронпринцы хөрмәтенә Рудольф исемен бирәләр. 1970 еллар башында Туркана төбәк атамасын ала.

Көньяк утрау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк утрау (ингл. Turkana South Island) - күл утрауларының иң эресе. Утрауда вакыт-вакыт эшләп килүче кратерлар бар. 1955 елда Көньяк утрауны өйрәнгән Джордж һәм Джой Адамсон күзәтүләре буенча, утрау үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бай түгел. Аерым урыннарда ладаннар үсә. Умырткалылардан кошлар, оча торган тычканнар, еланнар йөри. Яр буенда-крокодиллар очрый.

Хәзерге вакытта утрау территориясе South Island National Park милли паркы булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://wldb.ilec.or.jp/Details/Lake/AFR-20
  2. Атлас мира. — М.: Федеральная служба геодезии и картографии России: Издательский дом «ОНИКС 21 век», 2003. — 448 с., ил. ISBN 5-85576-095-2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Натела Ярошенко. Озеро Рудольф // Энциклопедия чудес природы. — Лондон, Нью-Йорк, Сидней, Москва: Ридерз Дайджест, 2000. — С. 32-33. — 456 с. — ISBN 5-89355-014-5.

ЮНЕСКО байрагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 801  номерлы  объект
рус.ингл.фр.