Теодор Рузвельт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теодор Рузвельт latin yazuında])
(Рузвельт Теодор битеннән юнәлтелде)
Теодор Рузвельт кече
Туган телдә исем Теодор Рузвельт,
ингл. Theodore Roosevelt
Туган 27 октябрь 1858(1858-10-27)
Нью-Йорк АКШ
Үлгән 6 гыйнвар 1919(1919-01-06) (60 яшь)
Ойстер-Бей, Нью-Йорк штаты
Үлем сәбәбе Үпкә артериясе эмболиясе
Күмү урыны Youngs Memorial Cemetery[d][1][2]
Яшәгән урын Нью-Йорк
Ойстер-Бей (шәһәр, Нью-Йорк)[3]
Вашингтон, Колумбия округы
Сагамор-Хилл[d][3]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Һарвард көллияте[d][4], Колумбия үнивирситите, Колумбия университетының хокук мәктәбе[d] һәм Friends Seminary[d]
Һөнәре сәяси эшлекле
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе һәм Прогрессивная партия[d]
Җефет 1) Элис Хатауэй Ли Рузвельт
2) Эдит Рузвельт
Балалар уллары: Тед, Кермит, Арчи һәм Квентин
кызлары: Алиса һәм Этель
Ата-ана
  • Теодор Рузвельт өлкән (әти)
  • Митти Баллок (әни)
Кардәшләр Elliott Bulloch Roosevelt[d][5][6], Bamie Roosevelt[d][5][6] һәм Corinne Roosevelt Robinson[d][5][6]
Катнашкан сугышлар/алышлар Испан-америка сугышы[7]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1906 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Хәрби дәрәҗә полковник
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d] (1880)

 Теодор Рузвельт кече Викиҗыентыкта

Теодор Рузвельт [8] (ингл. Theodore Roosevelt; ХФӘ: [ˈθɪədɔr ˈroʊzəˌvɛlt]; 27 октябрь 1858 ел, Нью-Йорк, АКШ6 гыйнвар 1919 ел, Ойстер-Бей, Нью-Йорк) — америкалы сәясәтче, АКШның 25-нче вице-президенты, 1901-1909 елларда АКШның 26-нчы президенты, Җөмһүрияти фирка вәкиле, 1906 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Ул коллегасы Франклин Рузвельтның ерак туганы булып тора.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теодор Рузвельт Нью-Йоркта 1858 елның 27 октябрендә голланд нәселле сәүдәгәр һәм филантроп гаиләсендә туа. Теодор гаиләдә икенче бала: аның бер өлкән һәм бер кече сеңлесе, шулай ук энесе була.

Балачактан ук булачак президент ныклы сәламәтлеге белән аерылмаган һәм асмы белән авырган. 1860-еллар ахырында һәм 1870-еллар башында Рузвельтлар гаиләсе Европа, Африка һәм Якын Көнчыгыш буйлап сәяхәт итә. Башлангыч белемне Теодор өй шартларында ала, чөнки авыруы сәбәпле мәктәпкә йөрми диярлек.

Сәяси эшчәнлек башлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1876 елда Теодор Рузвельт Гарвард университетына укырга керә һәм 1880 елда аны тәмамлый. Шул чакта ул үзенең беренче эссесын нәшер итә һәм сәясәт белән шөгыльләнергә тотына, Җөмһүрият фиркасына керә. 1882-1884 елларда Рузвельт Нью-Йорк (штат) легислатурасы әгъзасы була. Ә 1884 елның 14 февралендә ул хатынын һәм әнисен югалта. Бу вакыйгага кадәр берничә көн элек, аның кызы Элис туа. Бу фаҗигадан соң, Рузвельт Нью-Йоркны һәм эшен калдырып, Дакотага күчеп китә һәм фермер тормышы белән яши башлый.

1886 елда ул икенче тапкыр өйләнә.

1895 елда Рузвельт Нью-Йорк шәһәре полициясе шефы итеп билгеләнә. Ә 1897 елдан соң ул – президент Уильям Маккинли администрациясендә хәрби-диңгез министры урынбасары. 1898 елда испан-американ сугышы вакытында Кубадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1899-1900 елларда Нью-Йорк губернаторы вазифасында була.

АКШ президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1900 елда Маккинли һәм Рузвельт командасы президент сайлауларында җиңү яулый. 1901 елның 4 мартында Маккинли икенче мөддәткә президент вазифаларына керешә, Рузвельт вице-президент була. Ләкин шул ук елның 6 сентябрендә Маккинлига һөҗүм ясала, һәм 14 сентябрьдә ул алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шул ук көнне Рузвельт яңа президент буларак эшкә керешә. Ул АКШ тарихында иң яшь (42 ел да 10 ай) президент була.

Рузвельт Маккинлиның изоляцияләшүдән баш тарту һәм Американы дөньяда актив хәрәкәт итүче империалистик державага әйләндерү сәясәтен дәвам итә. «Зур күсәк сәясәте» һәм «бөтен дөнья полисмены» дигән гыйбарәләр аныкы.

Ул Ак йортка афроамерикалылар вәкилен чакыра; Тынычлык өчен Нобель премиясен ала (1906 ел, Портсмут солыхын төзүдә арадашлык өчен). Рузвельт бу дәрәҗәле бүләкне алган беренче америкалы була.

Нобель премиясе белән бүләкләү тантанасында Рузвельт үзе катнашмый. Аның өчен премияне Америка вәкиле һәм Норвегиянең вәкаләтле министры Герберт Пиерс ала. Бүләк ителгән акчага Теодор Рузвельт Вашингтонда даими тынычлык комитеты төзергә вәгъдә бирә. Нәтиҗәдә, Нобель комитетыннан алынган акчалар 1917 елга кадәр саклана, ахырда Рузвельт ул акчаларны Беренче бөтендөнья сугышы корбаннарына ярдәм күрсәтүче агентлыкларга тапшырырга куша.

Бүләкне алгач та, Рузвельт үзенең арадашчы сәясәтен дәвам итә: ул Франция белән Алмания арасындагы Марокко кризисын чишү өчен конференция оештыра.

1901-1904 еллар, Беренче администрация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вазифасына керешкәндә, Рузвельт Маккинлиның хөкүмәт кабинетын үзгәртми саклап кала һәм эшлекле төркемнәргә монополияларны эшчәнлеген чикләмәскә вәгъдә бирә.

1901 елның 3 декабрендә, АКШ Конгрессына беренче юлламасында Рузвельт үзенең төп максаты итеп күбрәк социаль гаделлеккә ирешүне игълан итә. Ул чакта нәкъ менә социаль сферада АКШ хөкүмәтенең авырлыклары күп була. Халык массаларының канәгатьсезлеген ришвәтчелек үсеше һәм монополияләрнең гамәлләре китереп чыгара.

Халык дулкынлануларын бетереп һәм шул ук вакытта монопияләрнең иреген дә кысмаска теләп, Рузвельт җәмәгатьчелек игътибарын аерым «намуссыз» трестлар тарафыннан күрсәтелгән социаль гаделсезлекләргә юнәлтә. Кайбер корпорацияләргә каршы мәхкәмә эшләре үткәрелә, тик күбесенчә алар зур булмаган штраф түләп котылалар. Ә мәхкәмә карары буенча ябылган трестлар якын арада яңа исемнәр белән, «кире туалар».

Бу мәхкәмә эшләре Рузвельтка «трестлар җимерүче» абруен тудырырга һәм шул ук вакытта дәүләтнең монополияләр эшчәнлегенә тыкшынмау сәясәтен дәвам итәргә мөмкинлек тудыра. Теодор Рузвельт үзенә яңа гасырның – гаммәви мәгълүмат чаралары гасырының – беренче бөек америкалы батыры (герое) имиджы тудыра. Рузвельт үзендә гаҗәеп гайрәтле һәм боеручан кешене берләштерә, шул сәбәпле ул халыкны аны кабул итәргә мәҗбүр итә алган һәм аңа гаммәви демократия шартларында аристократик идарәнең ничек үсеш алырга мөмкинлеген күрсәткән. Ул гайрәтлелек, тәвәкәллек җитмәүне илдәге сәяси реформаларга гына түгел, ә аның дөньяда урынынада зыян китерәчәк, дип санаган. Күп кенә тарихчылар фикеренчә, үзенең сәясәтендә тәвәкәллеккә күп тырышлыкны куеп, ул шул рәвешле балачагындагы авыру һәм хәлсез булуы өчен «җавап биргән»

1904 елгы сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайлау алды компаниясендә Рузвельт монополистлар арасындагы җинаятьчеләрне җәзалауга басым ясый, шул ук вакытта барлык монополистларга да артык бәйләнмичә, кайбер корпорация вәкилләре белән Җөмһүрияти фиркага матди ярдәм күрсәтү буенча сөйләшүләр алып бара. Кушма Штатларның эшлекле төркемнәре Рузвельтның зур капитал кызыксынуларын яклау эшендә чын урыны турында тиз аңлап алалар. Ахырда бу төркемнәрнең Җөмһүрияти фирканың сайлау алды кампаниясенә киткән барлык чыгымнарның 72, 5 %ын каплавы ачыклана. Фираканың 1904 елда төп спонсорлары арасында Джон Пирпонт Морган, Джон Дэвисон Рокфеллер, Эдвард Һенри Гарриман, Һенри Клей Фрик һәм башка америка сәнәгатьчеләре була.

Икенче администрация 1905-1909 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елның 8 ноябрендә, икенче мөддәткә сайланган көнендә Рузвельт моннан ары үзенең намзәтен сайлауларга куймаска вәгъдә бирә, чөнки Маккинли аркасында туры килгән президентлык елларын беренче мөддәте итеп саный. Ләкин канун аңа тагын сайланырга мөмкинлек биргән була.

Вәгъдәсен үтәп, Рузвельт 1908 елда өченче мөддәткә сайланудан баш тарта һәм җөмһүриятчеләрдән вәкил булган Уильям Тафтны яклый. Тафт демократлардан намзәт Уильям Брайанны җиңеп, АКШның яңа президенты булып сайлана

АКШның Прогрессив фиркасы лидеры, 1912 елгы сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлакәт ясау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рузвельтның Рашмор тавында сурәтләнгән башы

1910-еллар ахырында җөмһүриятчеләр яңадан Рузвельт тирәсендә берләшәләр. 1919 елның 6 гыйнварында Т.Рузвельт тромбоэмболиядан, үзенең Ойстер-Бей йортында вафат була. Президент Вудро Вильсон аның хөрмәтенә яс игълан итәргә һәм бөтен илдә байракларны төшерергә боерык бирә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Белявская И. А. Теодор Рузвельт и общественно-политическая жизнь США. М., 1978
  • Уткин А. И. Теодор Рузвельт. Москва, 2003
  • Уткин А. И. Теодор Рузвельт: Политический портрет. Свердловск, 1989.
  • Roosevelt. His Life, Meaning, and Messages. New York, 1919. V. 1-4.
  • Mellander, Gustavo A. (1971) The United States in Panamanian Politics:The Intriguing Formative Years. Danville, Ill.: Interstate Publishers, OCLC 138568
  • Mellander, Gustavo A.; Nelly Maldonado Mellander (1999). Charles Edward Magoon: The Panama Years. Río Piedras, Puerto Rico: Editorial Plaza Mayor. ISBN 1-56328-155-4. OCLC 42970390.
  • Pringle H. F. Theodore Roosevelt: A Biography. New York, 1931.
  • Letters of Theodore Roosevelt / Ed. by E. E.Morison. Cambridge (Mass.), 1951-54. V. 1-8.
  • Gould L. Presidency of Theodore Roosevelt. Lawrence, 1991.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Уильям Мак-Кинли
АКШ Президенты

14 сентябрь 1901 ел — 4 март 1909 ел
Аннары:
Уильям Тафт