Добруҗа татар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Добруҗа татар теле latin yazuında])
(Румыния татар теле битеннән юнәлтелде)
Румыния татар теле
Үзисем:

tatarşa

Илләр:

Румыния, Болгария, Төркия

Сөйләшүчеләр саны:

70 000 кеше кеше

 Классификация
Төркем:
Язу:

латин әлифбасы

Румыниядәге татарлар алфавиты

Добруҗа татар теле яки Румыния татар теле (үзисем tatarșa, tatar tĭlĭ: рум. Limba tătară română, Limba tătară) — кырым татар теленең Румыния татарлары арасында таралган варианты.[1][2][3]

Кыпчак һәм кыпчак-нугай төркемчәсендәге төрки тел. Нугай теле йогынтысын кичергән. Тел шулай ук румын теленнән күп сүзләр үзләштергән. Бу телдә беренче чиратта Румыниянең Добруджа өлкәсендә сөйләшәләр, шулай ук Болгария белән Төркиядә дә сөйләшүчеләр бар.

Сөйләшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3 төп вариант бар[4] :

  • Добруджа нугай телендә Тулче, төньяк Констанца җирлегендә сөйләшәләр, һәм анда кыпчак теле элементлары сакланып калган.
  • Добруджа татар телендә гадәттә Көньяк һәм үзәк Констанцада сөйләшәләр, һәм аңа угыз теле нык тәэсир иткән.
  • Добруджа тат телендә Хаҗиоглу, Пазарҗик шәһәрләре тирәсендә сөйләшәләр, һәм ул угыз теленә иң якын.

Алфавит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Добруҗа татар теленең алфавите таблицада көрсәтелә, әмма Танэр Мурат Á, Ç, Ğ, Ñ, Î, Í, Ó, Ş, Ú хәрефләре белән латин әлифбасын, Ә, Җ, І, Ң, Ө, Ү, Ў хәрефләре белән кирилл әлифбасын, иске төрки һәм гарәп-фарсы язуын (ڭ хәрефе белән) кулланган[5].

A a B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i Ĭ ĭ J j K k L l
M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p Q q R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w Y y Z z

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]