Румыния һимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Румыния һимны latin yazuında])

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Румыниянең милли гимннары
"Marș triumfal" 1862–1884
"Trăiască Regele" 1884–1948
"Zdrobite cătușe" 1948–1953
"Te slăvim, Românie" 1953–1977
"Trei culori" 1977–1989
"Deșteaptă-te, române!" 1989–хәзерге вакытта

1848 елның инкыйлаби ватанпәрвәрлек җыры “Deşteaptǎ-te române!” (“Уян, румын!”) 1989 елда гына илнең рәсми гимны буларак расланды[1]. Шуңа да карамастан, бу "язмыш җыры" моңа кадәр 141 ел дәвамында румыннар тормышында гаять әһәмиятле урын алып торды һәм бервакытта да игътибар үзәгеннән читкә тайпылмады.

гимнның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu, 1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann, 1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта таныш булмаганнар әле һәм әсәрләрен бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырганнар.

Көй белән шигырьне 1848 елдагы инкыйлаб вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu, 1830-1896) “бергә тоташтырган”. Ул бу җырны беренче тапкыр нәкъ шул 1848 елда Брашов шәһәрендә җырлаган. Шуннан соң гимн тиз арада бөтен илгә таралган.

1944 елның 23 августындагы дәүләт түнтәрешендә "Уян, румын!" урамнарда туплар гөрселдәве, гранаталар шартлавы һәм автоматлар тырылдавы арасындагы тынлыкта өзек-өзек ишетелеп торды.

Һәм гомумән, Румыниядә нинди генә кискен хәлләр булмасын, бу җыр яңадан һәм тагын бер кат көн тәртибенә килеп баса торган булды. Эчтәлегенә салынган азатлык һәм бәйсезлек рухы аны гел күңелләргә салып торды.

“Румын Марсельезасы” дип аталган бу гимн Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң тыелган иде — 1947 елның 30 декабрендә, король Михаил I тәхеттән бәреп төшерелеп, коммунистлар дилбегәне үз кулына тоткач ук. 1953-1977 елларда “Te slăvim, Românie” ("Данлыклыйбыз сине, Румыния") исемле әсәр гамәлдә булды. Шуннан соңгы 12 ел дәвамында Чаушеску режимы Trei culori („Өч төс“) исемле бөтенләй төссез җырны гимн итеп тотты. 1989 елның антикоммунистик инкыйлабында "Уян, румын!" ватандашларны кабат урамнарга чакырды.

Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты бәйрәм көннәрендә һәм ил күләмендәге төрле тантаналарда кулланыла[2]. Халыкара мөгамәләләрдә, спорт чараларында һәм гимннарның башкарылу вакыты чикләнгән башка очракларда беренче яки беренче ике куплеты гына уйнала.[3]

“Уян, румын!” ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә күзаллана.

гимнның беренче куплеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Deşteaptă-te, române!

Deşteaptă-te, române,
din somnul cel de moarte,
În care te-adînciră
barbarii de tirani,
barbarii de tirani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!

Уян, румын!
Уян, румын, уян инде
гомерлек бу йокыңнан,
Коллык богавы салган
сиңа кыргый тиран,
богау салган тиран!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!

гимнның тулы тексты:
Deșteaptă-te, române, din somnul cel de moarte,
În care te-adânciră barbarii de tirani!
Acum ori niciodată croiește-ți altă soarte,
La care să se-nchine și cruzii tăi dușmani!

Acum ori niciodată să dăm dovezi la lume
Că-n aste mâni mai curge un sânge de roman,
Și că-n a noastre piepturi păstrăm cu fală-un nume
Triumfător în lupte, un nume de Traian!

Priviți, mărețe umbre, Mihai, Ștefan, Corvine,
Româna națiune, ai voștri strănepoți,
Cu brațele armate, cu focul vostru-n vine,
„Viață-n libertate ori moarte!” strigă toți.

Preoți, cu cruce-n frunte! căci oastea e creștină,
Deviza-i libertate și scopul ei preasfânt.
Murim mai bine-n luptă, cu glorie deplină,
Decât să fim sclavi iarăși în vechiul nost' pământ!

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://news.bbc.co.uk/olmedia/1055000/audio/_1057466_romania.ram

  1. http://www.presidency.ro/?lang=en&id=13&_RID=htm
  2. https://www.youtube.com/watch?v=zTwgwEHiWm0
  3. https://www.youtube.com/watch?v=8e-qFhTK67M