Русиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Русиядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Русиядә ислам (рус. Ислам в России) — Русия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, РФ халкының (145 млн 934 мең кеше) 13,50 % ы (20 млн кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. РФ мөселманнарының күбесе сөнниләр, шулай ук шигыйлар бар. Мөселманнарның күбесе исламның барлык таләпләрен үтәми, буыннар традициясе яки яшәгән урыны буенча (Татарстан, Башкортстан һ. б.) үзен «этник» мөселманга кертеп саный. РФның Төньяк Кавказ республикаларындагы ислам җәмгыятьләре көчлерәк. РФ мөселманнарының күпчелеге Идел-Урал республикаларында һәм өлкәләрендә, Төньяк Кавказда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Көнбатыш Себердә яши. Соңгы ун елда илнең эре шәһәрләрендә Урта Азия республикаларыннан һәм Азәрбайҗаннан килгән икътисади иммигрантларның саны арту сәбәпле, ислам җәмгыятьләрендә аларның йогынтысы сизелерлек арткан, шул сәбәпле мәчетләрдә гыйбадәт-вәгазь телен һәм имамнарны аларга яраклаштырып алыштыру күзәтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиринат Халиков. «Колшәрифнең укучылары белән Казанны алучыларга каршы торуы (1552)»
Екатерина II рөхсәте белән төзелгән Мәрҗани мәчете. Казан

652 елда Дербент (хәзерге Дагестандагы шәһәр) Гарәп хәлифәлегенә кушылган. Әлеге чорда шәһәрда мәчетләр төзелгән, шәһәрдә торучыларның зур өлеше исламга күндерелгән.

Дәүләт дине буларак, ислам беренче булып 922 елда Идел буе Болгарында (хәзерге Татарстан, Чуашстан, Сембер һәм Самар өлкәләре җирләрендә) кабул ителгән. Татарстанда 21 май «Идел Болгарында исламны рәсми кабул иткән көн» буларак билгеләп үтелә[2].

1313 елда Җучи Олысында (Алтын Урдада) Үзбәк хан тарафыннан ислам дәүләт дине итеп танылган. Җучи Олысы территориясендә христиан дине дә рөхсәт ителгән, әммә православный митрополитка һәм руханиларга «хан өчен, аның гаиләсе һәм гаскәре өчен» Аллаһыга гыйбадәт кылу бурычы йөкләтелгән.

Алтын Урдада ислам дине Бәркә хан заманында керә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә. Үзбәк хан — иң озак идарә иткән (1312—1342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле, бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсенә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала.

1552 елның 2 октябрендә Казан ханлыгы җимерелгәч[3], 1556 елда Әстерхан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач, ислам дине рус дәүләте һәм православие дине тарафыннан кысрыклауга мәҗбүр ителә, мөселманнарны көчләп христиан диненә күчерү башлана. Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ. б. кызыксындыру чараларын кулланган. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш була. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әмма динен алыштырмаган морзаларны халык телендә «чабаталы морзалар» дип атаганнар.

Ислам дине дәүләт дине буларак сакланган Кырым ханлыгы 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән.

1773 елда патшабикә Екатерина II «Дин иреге турында указ» (рус. Указ о свободе совести) чыгарганнан соң, ислам дине бераз ныгый төшә. Екатерина II идарәсе вакытында гына татарларга таштан беренче гыйбадәт кылу урыннары — манаралы мәчәтләр төзү рөхсәт ителә.

1788 елда Ырынбур мөселман диния нәзарәте ачыла (1917 елдан Эчке Русия һәм Себер мөселманнары үзәк диния нәзарәте, 1948 елдан ССРБ Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте).

XIX гасыр башларыннан көчләп чукындырылган татарлар һ. б. арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

XX гасыр башына Россия империясенең барлык губерна үзәкләрендә (Ригадан кала[4].) татар мәчетләре эшләп килгән.

1552 елда җимертелгән һәм 2005 елда торгызылган Колшәриф мәчете. Казан

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дингә, шул исәптән исламга каршы көрәш совет хакимияте елларында яңа көч белән кабынып китә. 1924 елда шәригать хөкемнәре бетерелә. 1928 елда барлык дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ябыла (1917 елда аларның саны 15 мең чамасы була. 1912 елда 45 мең руханилы 26 мең мәчет эшләсә, 1941 елда алар бары тик бер меңгә генә кала.) 1927 елда илдә «Сугышчан алласызлар берлеге» дигән массакүләм оешма төзелә. Аның әгъзалары, атеистик белемнәр таратуда катнашып кына калмыйча, гыйбадәтханәләрне ябу һәм җимерүне башлап йөрүчеләр дә була. 5 елдан ул 50 меңнән артыграк кешене берләштерә. Диндарлар кулыннан тартып алынган мәчет биналары төрле-төрле роль үти. Күп кенә мәчетләр башлангыч мәктәп буларак кулланыла.

1932 елда Аллаһыга ышанучыларны һәм руханиларны эзәрлекләү башлана, аларны «паразитлыкта», «алдауда», «контрреволюцион саботажда», 1936 елдан исә — «Япония, Алмания һәм Англия файдасына шпионлык итүдә» гаеплиләр. Меңләгән рухани һәм дин тотучы, Ватанга хыянәттә гаепләнеп, җәзалап үтерелә, бик күбесе исә лагерьларда кырыла.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы чорда Совет хөкүмәте белән мөселман дөньясы арасында чагыштырмача тынлык урнаша, һәм бу дәвер И. В. Сталин үлгәнче дәвам итә.

19541964 елларда дингә каршы кампания яңадан көчәя. Ун ел эчендә эшләп килгән мәчетләрнең күпчелеге ябыла. Н. С. Хрущев хакимияттән җибәрелгәч, Совет хөкүмәтенең мөселманнарга мөнәсәбәте яңадан үзгәрә, һәм бу дәвер Л. И. Брежнев вафат булганчы дәвам итә. Мәчетләрдән куылган кешеләр, ярым яшерен рәвештә булса да, дин тотуларын дәвам иттерә, атнасына бер тапкыр булса да, җомга намазын аерым өйләргә җыелып укый, ислам дине йолаларын өлешчә булса да үтәргә тырыша.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар күпчелек булган РФ төбәкләре (яшел төстә)

ССРБ таркалгач, илдә диния нәзарәтләре дә таркала башлый. Төньяк Кавказ мөселлманнарының диния нәзарате 7 өлешкә бүленә. Шуннан соң үзәге Уфада булган ССРБның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте таркала. 1992 елда Татарстанның[5], Башкортстанның[6] диния нәзарәтләре, Себер мөселманнарының диния нәзарәте төзелә.

Хәзерге вакытта РФ мөселманнарның 40 тан артык мөстәкыйль дини идарәсе исәпләнә.

1990-елларда ССРБда мәчетләр саны һәм мөселман руханилары саны кискен арта. 1996 елда Россия Федерациясендә 2 349 мәчет исәпләнгән.

2013 елның 28 мартында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт мәктәпләре укучыларына хиҗаб киюне тыйган боерык чыгара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]