Русиялеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Русиялеләр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Рәсәйлеләр (шулай ук россиялеләр, россияннар һәм русиялеләр [1] очрый, рус. россияне) — политоним, этносларына карамастан бар Рәсәй ватандашларын бергәләп билгеләүче атама. Термин кулланылышка XVI гасыр, башында кертелеп, узган вакыт эчендә мәгънәви үзгәрешләр кичерә.

Уртак рус этнонимы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русьның грек-византияле «Россия» формасыннан барлыкка килгән «россияне» формасы беренче тапкыр Максим Грек язмаларында 1524 елда кулланыла[2][3]. Чиркәү һәм язма мохитенә чикләнгән озын кулланылышыннан соң  XVII гасыр азагында киң таралыш ала башлый. Шул вакытта Көнбатыш Русь һәм Рус дәүләтендә яшәүчеләрнең үзисеме булган «русины»[2] этнонимының тантаналы әдәби варианты буларак яши (соңгысы үзе дә борынгырак «русь» уртак атаманы алыштырган иде). Рус дәүләтендә «россияне» термины Көнбатыш Русь вәкилләре (Симеон Полоцкий, Киев-Печера лаврасы архимандриты Иннокентий Гизель, һ.б.) тарафыннан тарихи Русь чикләренә керүче Бөек, Кече һәм Ак Русьта яшәүчеләрнең бердәм аталышы буларак популярлаштырыла. Ягъни, шул чор сәяси чикләренә карамастан, термин соңрак зур рус халкы төшенчәсендә урын алган халыклар төркемен атый.

Термин «россияне» (россияны, россиане вариацияләре белән) шулай ук Андрей Лызлов, Пётр I, Феофан Прокопович тарафыннан кулланыла. XVIII гасырда ул «россы» поэтик формасы белән тиң таралыш таба, аны Михаил Ломоносов, Михаил Щербатов, Александр Суворов («Горжусь, что я – россиянин»), Николай Карамзин һәм башкалар куллана. Тик XVIII гасыр азагы — XIX гасыр башында гади халыкка якын темаларга һәм гади телгә таба (сентиментализм һәм романтизм) күчеш башлана. Нәтиҗәдә XIX гасырда —  греклардан килгән архаик китап теле вариантын халык тарафыннан субстантивлаштырылган «русский» сыйфаты (русские этномимының стилистик синонимы) белән алыштырыла[4].

Политонимның яңарышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус эмигрантлар даирәләрендә этник һәм сәяси бәйләнешләрне аеру кирәклеге тугач, «рәсәйлеләр» термины яңа тормышын таба. 1929 елда ул Рус гомумгаскәрләр берлеге рәисе генерал Александр Кутепов тарафыннан кулланыла: «Нинди генә милләт вәкилләре булуларына карамастан, Русиядә яшәүче бар халыклар иң беренчедән – русиялылар. Ышанам ки, азат ителгән һәм яңарыш кичергән Русия  Русиялылар өчен Русия булачак!»[5]. Яңа мәгънәдә сүз рус эмиграция вәкилләренең кулланылышына керә, тик соңгырак туачак мәгънәләреннән аермалы буларак, ул бар элекке Русия империясе халыкларын да билгели (ягъни, башкалар арасында, шулай ук гөрҗистанлыларны, украиналыларны, балтыйк буе илләре халыкларын һ.б.).

1990-еллар башында политоним таррак мәгънәдә («Русия Федерациясеватандашлары») таралыш ала. Мәсәлән, Борис Ельцин үз чыгышларында зенең чыгышларында В частности, обращение «Кадерле русиялеләр!» дип мөрәҗәгать итә иде. Бүгенге көндә бу термин этник төркемнәргә аермыйча бар Русия ватандашларын билгеләүче исем дип кабул ителгән. Аерым тел белгечләре фикеләре буенча, сүз сәяси корректлылык төсмерен ташый[6][7]. «Русиялеләр» термины еш Русия Федерациясе федераль кануннарында, Русия Федерациясе Президенты указларында, Русия Федерациясе хөкүмәте карар һәм боерыкларында, Русия Федерациясе субъектлары актларында, Русия Федерациясенең Югары мәхкәмәләренең күрсәтмәләрендә, билгеләмәләрендә һәм башка актларында кулланыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татнетта язучы замандаш татарларның күбесе "Россия" вариантын дөресрәк дип күрүләренә карамастан, Татар Википедиясе катнашучылары җәмгыятендә үсеп килүче тәртипләргә һәм алдынгы буын википедиячеләргә хөрмәт йөзеннән, 2010 елда тавыш бирү юлы белән бу битне атама турындагы карары үзгәртелүенә кадәр, Русия, Русия Федерациясе һәм русиялеләр вариантлары өстен дип санала. Габдулла Тукайның мәшһүр «Хөр мәмләкәт, хөр Русия.» шигерендә кулланылган архаик вариантны фетиш дәрәҗәсенә күтәргәннәр дип уйлавыгызга рәнҗемәбез ;)
  2. 2,0 2,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Гайда, Ф. А. Русские и россияне. Pravoslavie.ru (11 сентябрь 2013).
  3. Клосс Б. М. О происхождении названия «Россия». М., 2012. С. 76.
  4. Распределение словоупотребления по годам.
  5. Трубецкой С. Генерал Кутепов (Материалы для биографии) // Генерал Кутепов: Сборник статей. Париж, 1934. С. 308-317. Цит. по: Грищенко А.И. Ук. соч. С. 126.
  6. Васильев А. Д. Игры в слова: россияне вместо русских // Политическая лингвистика, № 25, 2008, С. 35-43.
  7. Грищенко, А. И. К новейшей истории слова россияне[1], Московский педагогический государственный университет, 2013

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Грищенко, А. И. К новейшей истории слова россияне[2], Московский педагогический государственный университет, 2013
  • Клосс Б. М. О происхождении названия «Россия». (Глава 5. «Россияне» в русской литературе ХVI-ХVIII веков). М.: Рукописные памятники Древней Руси, 2012.