Россия Халык депутатлары җыены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия Халык депутатлары җыены latin yazuında])
(Русия Халык депутатлары җыены битеннән юнәлтелде)
Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены[B 1]

Герб

Дәүләт

РСФСР РСФСР (1938—91)
Калып:Байраклаштыру/Россия Федерациясе

Тарих
Нигезләү датасы

1990

Юкка чыгару датасы

1993

Элгәре

Вәкаләтләр Россия Югары Шурасы тарафыннан башкарылганнар

Варис

Федераль Мәҗлесе

Структура
Әгъзалар

1068

Соңгы сайлаулар

4 март 1990 — беренче һәм соңгы

Искәрмәләр
  1. 1991 елның 25 декабренә кадәр РСФСР Халык депутатлары җыены

Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены (1991 елның 25 декабренә кадәр — РСФСР Халык депутатлары җыены, рус. Съезд народных депутатов Российской Федерации) — 1990-1993 елда Россиянең иң югары дәүләт хакимияте органы. Гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә, яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайланылган.

Аның беренче һәм бердәнбер составы 1990 елның 4 мартында сайланылган. 1993 елның 21 сентябрендә РФ президентының «Этаплы конституцион ислахы (реформасы) турында» фәрманы буенча Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыенының вәкаләтләрне туктаткан булганнар. Әмма Конституцион мәхкәмәсе бу фәрманны үзене «Конституциягә кашы килүче» дип таныды. Халык депутатлар һәм алар тарафдарларның каршылыгына карамастан, Россия Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыены 1993 елның 4 октябрендә корал һәм бронетехника куллану белән таратылган.

Югары Шурасы 1993 елгы Конституциясе белән юкка чыгарылган.

Россия Федерациясе Халык депутатлары җыены бу чорда Россия тарихынының иң мөһим вакыйгалар өчен җаваплы булган, мәсәлән, РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларациясе, 1990-еллардагы икътисади реформалар.