Русия Югары Шурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Русия Югары Шурасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
РСФСР Югары Шурасы(1937—91)
РФ Югары Шурасы[B 1] (1991—93)

Герб

Дәүләт

РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР (1938—91)
РусияFlag of Russia (1991–1993).svg Русия[B 2] (1991—93)

Пулатлар

1990—93 елларда — Милләтләр Шурасы һәм Җөмһүрият Шурасы

Элгәре

БҮБК, Бөтенрусия Шуралар Җыены

Варис

Федераль Мәҗлесе

Җитәкчелек
Югары Шурасы Рәисе

Руслан Хәсбулатов
29 октябрь 1991 (1991 елның 10 июленнән — в.б.)
— 4 октябрь 1993

Җөмһүрият Шурасы рәисе

Венивамин Соколов
1993
— 1993

Милләтләр Шурасы рәисе

Рамазан Габделлатыйпов
1990
— 1993

Структура
Әгъзалар

1 депутат түбәндәге сайлаучылар санына:
150 мең (1937—78)
975 мең (1978—90)
126 мең (1990—93)

Соңгы сайлаулар

туры яшерен альтернативасыз тавыш бирү (1937—1989)
ССРБ Халык депуталар җыенының ачык тавыш бирүе (1989—1991)

Искәрмәләр
  1. РСФСР Югары Шурасы исеме 1991 елның 25 декабрендә дәүләткә икенче исем кушу сәбәпле РФ Югары Шурасы итеп үзгәртелгән
  2. 1991 елда РСФСР дәүләтенең исеме Русия Федерациясе исеменә алмыштырыган («„Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы“ дәүләте исемен алмаштыру турында» РСФСР кануны, 25 декабрь 1991, № 2094-I

РСФСР Югары Шурасы (1991 елың 25 декабреннән — Русия Федерациясе Югары Шурасы) — 1937-1990 елларда РСФСР байрагы РСФСР дәүләт хакимиятенең иң югары органы[1][2].

1990 елда Русия Халык депутатлары җыены сайланылганча бервакытта РСФСР байрагы РСФСРның канун чыгару органы буган[3].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 1938 елның 26 июнендә 1937 елның Конституциясе нигезендә сайланылган, аңа Эшче һәм крәстиән депутлар Советларның бөтенрусия җыенының вәкаләтләре күчкәннәр. гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә, яшерен тавыш бирү юлы белән 18 яшенә җиткән, милләтне, динне вә җенесне аермыйча сайланылган. Югары Шурасының барлыгы 11 сайланган чакырылыш булган, барысында да коммунистлар өстенлек иткәннәр.

1989 елда, Конституциягә үзгәрешләрне керткәннән соң (иң югары органы буларак Халык депутатлар җыенны оештыру, ЮШны җыенының бер органына үзгәртеп кору) 11-нче чакырылыш Югары Шурасы халык депуталарын сайлауларны билгеләнгән; Халык депутатлар җыенын сайланганнан соң, аңа үз вәкаләтләрне тапшырды.

1990—1993 елларда Югары Шурасы — Халык депутатлары җыенының органы, даими эшли торган дәүләт хакимиятенең канун чыгару, оештыру, һәм тикшерү органы. Ике пулаттан торган — Милләтләр Шурасы һәм Җөмһүрият Шурасы. 12 чакырылыштагы Югары Шурасы 1990 елда 1978 елгы Конституциясе (1989 елгы редакциясендә) нигезендә сайланылган.

1993 елның 21 сентябрендә РФ президентының «Этаплы конституцион ислахы (реформасы) турында» фәрманы буенча Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыенының вәкаләтләрне туктаткан булганнар. Әмма РФ Конституцион мәхкәмәсе бу фәрманны үзен «конституциягә хилаф» дип таныды.[4] Халык депутлары һәм аларның тарафдарлары каршылыгына карамастан, Русия Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыены 1993 елның 4 октябрендә корал һәм бронетехника куллану белән таратылган.

РФ Югары Шурасы 1993 елгы Конституциясе белән юкка чыгарылган.

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]