Россия мөфтиләр шурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия мөфтиләр шурасы latin yazuında])
(Русия мөфтиләр шурасы битеннән юнәлтелде)
Россия мөфтиләр шурасы
рус. Совет муфтиев России
Баш-фатир:

129090
Россия байрагы / Мәскәү, Үзәк АО, Мещан районы, Выползов тыкрыгы, 7

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Рәсми теле:

гарәп, рус, татар

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти шәех
Равил Гайнетдин

Нигезләү
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү

1996 ел

muslim.ru

Россия мөфтиләр шурасы (рус. Централизованная мусульманская религиозная организация Совет муфтиев России) ― үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы. Россия Федерациясе башкаласы Мәскәүдә урнашкан гомумроссия мөселман дини оешмаларының берсе. Аңа 1996 елда нигез салынган. Россия территориясендә теркәлгән кайбер җирле һәм төбәк мөселман дини оешмаларын берләштерә. Рәисе ― мөфти шәех Равил Гайнетдин[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөфти шәех Равил Гайнетдин. 2010 ел
Мәскәү җәмигъ мәчете. 2016 ел

1996 елның 1 июлендә нигез салынган[2].

1991 елга кадәр РСФСР мөселманнары бердәм була һәм Тәлгать Таҗетдинне баш мөфти дип таныйлар. Россия бәйсезлек алгач, төбәкләрдә мөселманнарның мөстәкыйль дини идарәләре барлыкка килә, аларның кайберләре акрынлап Равил Гайнетдин тирәсендә төркемләнә башлый[3].

1996 елда Россия мөфтиләр шурасын оештырганда мөфти Равил Гайнетдин әлеге дини оешма төзүнең прогрессив характерда булуын ассызыклый, шура бертигез хокуклы мөфтиләр берлеге буларак күзаллана һәм бу яктан артык үзәкләштерелгән Үзәк Диния нәзарәтенә каршы куелган булган [4].

1998 елның 25 ноябрендә Россия мөфтиләр шурасы Россия мөселманнарының Диния нәзарәте югары координацион үзәге һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге белән берләшә.

2009 елның февралендә мөфтиләр шурасы, тикшерү барышында РФ законнарын бозу очраклары ачыклану сәбәпле, Россия Федерациясе юстиция министрлыгыннан кисәтү ала[5][6].

2009 елның декабрендә Россия мөселман оешмалары (Үзәк Диния нәзарәтен, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтен, Россия мөфтиләр шурасын да кертеп) җитәкчеләре арасында бердәм структурага берләшү турында сөйләшүләр һәм консультацияләр башлана. Әмма Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин арасындагы каршылыклар аркасында мөселман оешмаларын берләштерү процессы билгесез бер вакытка кичектерелә[7][8].

2012 елда Россия мөфтиләр шурасы Мәскәүдәге мәчетләр санын арттыруны таләп итә, мәчетләр ким дигәндә ике тапкыр артырга тиеш, дип белдерә [9].

2014 елның 1 мартыннан Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аппаратлары киң колачлы үзгәртеп корыла, регионнарга, мәгърифәтчелек, белем бирү, тәрбия эшләренә кагылышлы барлык эшчәнлек Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты карамагына күчерелә [4].

Россия мөфтиләр шурасы Россия мөселманнарына хаҗ кылырга бару өчен Согуд Гарәбстаны бүлеп биргән урыннарны (квота) бүлү өчен җавап бирә [10].

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

# Исем Сайлану датасы Вазифа срогы чыгу
1 Равил Гайнетдин 1996 елның 1 июле Вазифада

Офис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия мөфтиләр шурасы 2015 елның 23 сентябрендә ачылган Мәскәү җәмигъ мәчетенең алты катлы комплексында (Үзәк АО, Мещан районы, Выползов тыкрыгы, 7) урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Council of Muftis of Russia Welcomed Guests from Iraq. muslim.ru, 20.06.2014(ингл.)
  2. Russian Council of Muftis. 2016 елның 4 март көнендә архивланган. kavkaz-uzel.ru, 20.06.2014(ингл.)
  3. И. Риц. Отморозки Часть 61 Креста на вас нет. Часть 2. shockplus.livejournal.com, 29.12.2016(рус.)
  4. 4,0 4,1 Р. А. Силантьев. Сохранится ли Совет муфтиев? Независимая газета, 03.06.2015(рус.)
  5. Минюст выявил в деятельности Совета муфтиев России многочисленные нарушения, которые были в дальнейшем исправлены. // Интерфакс, 19 февраля 2009.
  6. Ревизор «звонит» дважды // Независимая газета, 4 февраля 2009.
  7. «Единая Россия» объединяет исламскую // Московский комсомолец, № 25238 от 19 декабря 2009 г.
  8. Rus Müslüman Birliği’ne Tatar desteği(төр.) — 19 декабря 2009
  9. Russian Grand Mufti demands more mosques in Moscow. The Voice of Russia (25 August 2012). әлеге чыганактан 2014-08-10 архивланды. 20 July 2014 тикшерелгән.
  10. Russian Council Of Muftis Allocates Quotas For 2013 Hajj. Radio Free Europe / Radio Liberty (3 May 2013). 20 July 2014 тикшерелгән.