Русия тел сәясәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Русия тел сәясәте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Русия тел сәясәте — Русия хакимияте һәм иҗтимагый институтлары тарафыннан үткәрелгән тел сферасындагы чаралар системасы.

Нигездә тел сферасы ике норматив-хокукый актлар белән көйләнә — 1991 елгы «Русия Федерациясе халыклары турында» кануны һәм «Русия Федерациясенең дәүләт теле турында» кануны.[1]

Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия дәүләт телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия Федерациясенең төп канунының 65 маддәсе буенча, урыс теле Русиянең бөтен территориясендә дәүләт теле булып тора. Русия составындагы җөмһүриятләре үз дәүләт телләрен гамәлгә кертергә хокукы бар.[2] Әмма бу хокук милли азчылыкларның аның телләрнең дәүләт теле статустына хокукын барлыгын аңлатмый, һәм кайбер очракларда бу аларның тел хокукларын бозылуга китерә. Мәсәлән, Карелия Җөмһүриятендә бердәнбер дәүләт теле булып урыс теле кала, карел теленең дәүләти статусы әле дә танылмаган. Моның сәбәбе шунда ки, карел теле латыйн имләне куллана, ә «Русия Федерациясе халыклары турында» канунында «җөмһүриятләрнең дәүләт телләре кириил имләсе нигезендә генә төзелергә тиеш» дигән сүзләре бар.[3]

Русиядә сивиль җәмгыяте формалашуы дәрәҗәсе чагыштырмача түбән булуы аркасында, берәр телгә рәсми статус бирелүе сөйләшүчеләр арасында аның язмышы өчен җаваплылык хисне тупасландыра ала. Кешеләр, тел канун тарафыннан якланыла һәм рәсми статуска ия икән, аны үстерү һәм аның чәчәк атуы өчен түрәләр кайгырырга тиеш дип уйлы ала.[4]

Русия телләрендә мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия халыклары телләрендә мәгариф күбесенчә җөмһүриятләрдә алып барыла. 1920/1930-елларда укыту 48 төп халкының телләрендә оештырылган, тик 1980-елларда ул 18 тел дә генә калган, тулы укыту циклы (11 класс) ике телдә генә калган.

Татарстан, Башкортстан һәм Саха җөмһүриятләрендәге кануннарына туры китереп, Русия ватандашлары урыс теленнән кала титуллы халык телен мәҗбүри рәвештә өйрәнергә тиеш булалар.[5]

Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының милли-төбәк компоненты — гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының бер компоненты. Җөмһүрият (РФ субъекты) тарафыннан урнаштырылган. 2007 елның 24 дикәберендә № 309-ФЗ «Дәүләт белем алу стандарты төшенчәсе һәм төзелеше үзгәртү өлешендә аерым РФ канунбирү актларына үзгәртүләр кертү турында» федераль кануны белән юкка чыгарылган.

Русия телләрендә басма ММЧлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда тираж буенча Русиядәге китапларның 99,4% өлеше, журналларның 99,8 % (1996 — 97,8%[6]) өлеше, гәҗитләрнең 98,3 % (1996 — 97,8%[6]) өлеше урыс телендә чыгырылган.[7]

Русиядәге икетеллелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икетеллек Алтай, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Саха, Бүрәтия, Төньяк Кавказ җөмһүриятләрендә һәм кайбер башка төбәкләрдә таралган. Бу җөмһүриятләрдә гадәттә тел ситуациясе шундый була: шәһәр халкы фәкать урысча сөйләшә яки җирле халкы теленең бераз белүгә ия була; авыл халкы исә туган телне һәм ниндидер дәрҗәдә урысча белә. Икетеллекнең икенче төре (урыс теле туган теле буларак һәм икенче телне белү) сирәгрәк күзәтелә.

Урыслаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия телләрендә китаплар басу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халәте 2009 елына китерелгән.[8]

Тел Китап һәм брошүралар исемнәре саны Гомуми тираж, мең нөсхә
Барлыгы 121738 653843.7
абаза теле 2 0.8
абхаз теле 1 1.0
авар теле 21 70.0
агул теле 1 0.5
адыгэ теле 1 0.5
азәрбайҗан теле 1 4.0
инглиз теле 1124 4076.5
гарәп теле 3 56.0
әрмән теле 2 03.1
башкорт теле 154 812.5
беларус теле 2 1.0
бүрәт теле 23 40.4
вепс теле 2 0.6
юнан теле 1 0.5
даргин теле 12 6.0
дари теле 1 1.0
дигор теле 2 1.0
ингуш теле 4 31.0
испан теле 29 98.5
итальян теле 6 95.5
кабарда-чиркәс теле 25 72.7
казакъ теле 22 178.0
калмык теле 3 0.7
каракалпакъ теле 2 4.0
карачай-балкар теле 19 32.6
карел теле 1 0.3
кыргыз теле 10 272.0
кытай теле 1 0.5
коми-зырян теле 35 38.5
коми-пермяк теле 3 1.3
коряк теле 1 .8
комык теле 9 4.3
лак теле 8 4.0
латыйн теле 3 3.2
лезгин теле 11 6.0
мари теле 29 32.9
мукшы теле 11 4.7
молдав теле 1 5.0
нанай теле 1 0.5
алман теле 106 125.2
ненец теле 1 3.0
нивх теле 1 0.5
нугай теле 3 01.5
осетин теле 40 79.7
румын теле 1
урыс теле 118378 641659.2
табасаран теле 8 5.0
таҗик теле 1 4.0
татар теле 280 1775.5
тыва теле 14 22.9
төрек теле 3 01.8
төрекмән теле 2 4.0
ар теле 5 10.9
үзбәк теле 3 09.5
украин теле 7 05.1
фин теле 3 04.5
француз теле 61 242.6
хакас теле 13 10.5
цахур теле 1 0.5
чиркәү славян теле 17 117.0
чичән теле 5 13.0
чуаш теле 74 174.5
швед теле 1 01.5
эвенк теле 1 0.5
эвен теле 1 0.3
эрзә теле 19 9.7
эсперанто 5 2.0
хәбәш теле 1 0.5
саха теле 141 400.0
япон теле 3 4.5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.centersot.net/mediawiki/index.php/%D0%9E%D1%81%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D1%8B%D0%B5_%D0%BD%D0%B0%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F_%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%BA%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B9_%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D0%B8%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B8_%D0%A0%D0%BE%D1%81%D1%81%D0%B8%D0%B9%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9_%D0%A4%D0%B5%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%B8
  2. http://constitution.kremlin.ru/#chapter-3
  3. «Русия Федерациясе халыклары турында» кануны. 3нче маддә, 6нчы пункт
  4. (рус.) "Поскольку гражданское общество в России сравнительно плохо развито, придание языку официального статуса может даже ослабить чувство ответственности за язык у его носителей. Люди могут думать, что если язык находится под защитой закона и имеет официальный статус, о его развитии и процветании должны заботиться чиновники." Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Официальный статус языков народов России", 58 бит.
  5. http://www.1sn.ru/print.php?id=45573
  6. 6,0 6,1 http://web.archive.org/web/20050614065251/http://www.coe.int/T/r/Human_rights/%5Brus_docs%5D/%5BRacism%5D/Doclad.asp
  7. http://pravdevglaza.ru/news_in_russia/1633-nazad-v-proshloe.html
  8. Сайт Российской книжной палаты

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Ссылки[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]