Руслан Кираметдинов
| Руслан Кираметдинов | |
| | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исеме |
Руслан Роберт улы Кираметдинов |
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Эшчәнлек еллары |
2010 - х. в. |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр | |
| Жанрлар |
поп |
| Руслан Кираметдинов | |
Руслан Кираметдинов, Руслан Роберт улы Кираметдинов (Руслан Робертович Кирамутдинов; 1990 елның 29 ноябре, СССР, РСФСР, ТССР, Яр Чаллы) ― эстрада җырчысы, автор-башкаручы. «Татар моңы», «Татар җыры», «Болгар радиосы» музыкаль премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елның 29 ноябрендә Яр Чаллыда туган. Әтисе Роберт ― Менделеевск районы Сарсаз, әнисе Рамилә ― Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылыннан. Әтисе башта заводта, аннары башка оешмаларда хезмәт куйган, әнисе 20 еллап КамАЗ заводында эшләгән. Абыйсы Ленар гаиләсе белән Ижауда яши[1].
Руслан татар телле балалар бакчасына йөргән, 29нчы татар гимназиясен тәмамлаган. Җырларга яратса да, музыка мәктәбендә укымаган. Мәктәпне тәмамлагач, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, консерваториягә чакырганнар, ләкин академик вокалга күңеле тартмаган. 2010 елда «Татар моңы» конкурсында катнашып беренче урын алган. Февраль аенда Чаллыда тәүге концертын үткәргән, аннары авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киткән[2]. Мәскәү дәүләт мәдәният институтының Яр Чаллы филиалын тәмамлаган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче җырының көен («Бәгырең таш булса») тугызынчы сыйныфта укыганда язган. Җыр «Күңел» радиосында чыккан. Аннары халык яратып кабул иткән «Сөеп туймадым», «Кеше бәхетеннән көнләшмәгез!», «Ташлап китмә» һ.б. җырлары дөньяга чыккан. Ильмира Нәгыймова («Тимә йөрәгемә» һ.б.), Сиринә Зәйнетдинова («Бер җылы сүз»[4]) һ.б. белән дуэт итеп башкарган җырлары бар. Русланның беренче иҗат иткән җырларыннан берсе ― «Ак карлар»[5]. Күпчелек җырлары туган як, әти-әни кадере турында, мәхәббәт турында да берничә җыры бар [6]. Руслан Кираметдинов концертларының оештыру мәсьәләләре, финанс яклары концерт директоры Айдар Сәфәргалин өстендә[7].
Альбомнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сары чәчәк көнбагыш (2025)
- Мәтрүшкәләр (2025)
- Кадеремне белдең микән? (2025)
- Үтми торчы, гомер (2025)
- Кайтарып булмый яшьлекне (2025)
- Хыянәт (2024)
- Сөюемне аңларсыңмы (2022)
- Тимә йөрәгемә (2021)
һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2010 ― «Татар моңы» конкурсы (беренче урын)
- 2025 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты («Алтын Барс» премиясе)[8]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]23 яшендә өйләнгән булган. 2021 елда аерылган. Элекке хатыны җырчы Ильмира Нәгыймова (1992 елда Ижевкада туган). Уллары Камил (2013), кызлары Ясминә (2016)[9]
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстанның Иглин районында яңа төзелеп килгән Завидово Village поселогының төп урамына исеме бирелгән. Махсус таныклыгы да бар[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Руслан Кирамутдинов турында тулырак мәгълүмат. vk.com
- ↑ Эльвира Шакирова. Руслан Кираметдинов: Билетлар сатылмагач, базарга чыгып җырладым. Шәһри Казан, 23.06.2023
- ↑ Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән аерылуда үзен гаепле саныймы? tnv.ru, 25.10.2022
- ↑ Руслан Кираметдинов Сиринә Зәйнетдиновага тәкъдим ясаган. Шәһри Казан, 3.10.2023
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. «Интернетта мин генә булырмын»: Руслан Кираметдинов язга таба зур яңалык әйтергә җыена. Интертат, 15.02.2023
- ↑ Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде». Интертат
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм». Интертат, 22.09.2024
- ↑ Зөлфия Галим. Руслан Кираметдинов «Алтын Барс» премиясенә лаек булды. Шәһри Чаллы, 20.12.2025
- ↑ Эльвира Шакирова. Руслан Кираметдинов: «Үткәнгә кайтырга тырышыр, әмма соң булыр». Шәһри Казан, 28.06.2023
- ↑ Бер урам «Руслан Кираметдинов» исемен йөртәчәк. Шәһри Чаллы, 20.05.2022