Руслан Сәләхетдинов (галим)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Сәләхетдинов (галим) latin yazuında])
Руслан Сәләхетдинов
Туган XX гасыр
Россия
Ватандашлыгы  Канада
Әлма-матер Торонто университеты[d][1], High Point University[d] һәм Торонто университеты[d]
Һөнәре информатика өлкәсендә белгеч, профессор
Эш бирүче Apple Inc., Карнеги — Меллон университеты[d], Массачусетс технология инеститүте[d] һәм Торонто университеты[d]


Руслан «Русс» Сәләхетдинов (Россия) — татар милләтеннән Канада галиме, Карнеги-Меллон университетының Компьютер фәннәре мәктәбенең машина белән укыту департаменты профессоры. Apple Inc. корпорациясендә ясалма интеллект тикшеренүләре буенча директор. 2000 еллар уртасында ул хезмәттәшләре белән бергә тирән машина белән укытуга яңа алымнар формалаштыра, алар ясалма нейросеть технологияләре өлкәсендә заманча үсеш ала[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулдан уңга: Руслан Сәләхетдинов, Ричард Саттон, Джеффри Хинтон, Йошуа Бенжио һәм Стив Джурветсон 2016 елда

2001 елда Руслан Сәләхетдинов Төньяк Каролина штатында (АКШ) Хай-Пойнт университетында компьютер фәннәре һәм математика бакалавры дәрәҗәсен ала[3].

2003 елда ул Торонто (Канада) университетында магистр дәрәҗәсен ала һәм шунда ук 2010 елда «Глубинное обучение генерирующих моделей» темасына докторлык диссертациясен яклый. Докторлык диссертациясен язганда аның фәнни җитәкчесе Джеффри Хинтон була[4].

2009—2011 елларда ул Массачусетс технологик университетында ясалма интеллектны өйрәнә. 2011—2016 елларда Торонто университетының компьютер һәм статистик фәннәр департаментында эшли. Анда ImageNet компьютер күзе конкурсында ике тапкыр өстенлек алган Джеффри Хинтон командасында катнаша[5].

2016 елның февраленнән Пенсильвания штатындагы Питтсбургта (АКШ) Карнеги — Меллон университетының ясалма интеллектны һәм компьютер фәннәрен өйрәнү департаменты профессоры була[6].

Сәләхетдинов Байесов машина белән укыту программасын эшләве белән таныла[4]. Ул ясалма интеллект, статистик тирән белем бирү, график мөмкинлекле модельләр һәм зур масштаблы оптимальләштерү өлкәсендә эшли[7]. Суммада ул йөздән артык фәнни публикация чыгара, 2009 елдан машина белән белем бирү буенча гына 42 эш бастыра[8]. Соңгы елларда Сәләхетдинов тикшеренүләренең төп темасы — компьютерларга әйләнә-тирә дөньяны кеше кебек, рәсемнәрдәге объектларны яки видеороликлардагы гамәлләрне танып, күрү сәләте бирү була[2].

Грантлар рәвешендәге тикшеренүләр Google, Microsoft, Apple һәм Samsung корпорацияләре тарафыннан финанслана[9].

2016 елның 17 октябреннән ул Apple компаниясенә ясалма интеллект тикшеренүләре буенча департамент директоры буларак кушыла[10]. CIFAR хезмәткәре[11].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. математика гаиләбелеме — 1997.
  2. 2,0 2,1 Руслан Салахутдинов стал директором Apple по искусственному интеллекту (18 октября 2016). 17.01.2019 тикшерелгән.
  3. Руслан Салахутдинов будет курировать разработки Apple, связанные с искусственным интеллектом (18 октября 2016). 17.01.2019 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 When machines learn like humans - KurzweilAI. 18 May 2017 тикшерелгән.
  5. Команда Джеффри Хинтона победила в конкурсе компьютерного зрения ImageNet с двукратным преимуществом (14 июня 2013). 17.01.2019 тикшерелгән.
  6. Times, Tech (18 October 2016). Apple Taps Carnegie Mellon AI Expert Ruslan Salakhutdinov: Siri Getting Beefed Up?. 18 May 2017 тикшерелгән.
  7. Apple's latest hire could signal a big shift in the company's approach to AI. 18 May 2017 тикшерелгән.
  8. Apple hires its first director of AI research. 18 May 2017 тикшерелгән.
  9. Apple Hires Carnegie Mellon AI Academic to Push Machine Learning (17 October 2016). 18 May 2017 тикшерелгән.
  10. Apple наняла профессора Карнеги-Меллон Руслана Салахутдинова директором по искусственному интеллекту (18 октября 2016). 17.01.2019 тикшерелгән.
  11. Deep learning: Changing the playing field of artificial intelligence - MaRS. әлеге чыганактан 2019-01-17 архивланды. 18 May 2017 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]