Руслан Хәсбулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Руслан Хәсбулатов
Ruslan Khasbulatov August 2011 Moscow.jpg
Вазыйфада
29 октябрь 1991 – 4 октябрь 1993
Аңа кадәр Борис Ельцин
Дәвамчысы вазифа юкка чыгарылды
Туган 22 ноябрь 1942(1942-11-22) (75 яшь)
Грозный, Чичән-Ингуш АССР, ССРБ
Әни Җозван Якуб кызы Хасбулатова
Әти Имран Чуки улы Хасбулатов
Белем МДУ

Руслан Имран улы Хәсбулатов (рус. Руслан Имранович Хасбулатов, чеч. Хасбола́ти Имра́ни кIант Руслан) — Русия сәясәт эшлеклесе, галим һәм публицист, Русия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (1991), РФ Югары Шурасының соңгы рәисе, 1993 елның октябренә кадәр — Русия конституцион кризисының актив катнашучысы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руслан Хәсбулатов 1942 елның 22 ноябернең Грозный шәһәрендә туган. Чичән һәм ингушларның туган җирләреннән сөрелү вактында Казакъстанга күчерелгән, биредә аның балчагы һәм яшьлеге узган. 1962 елда ул, Мәскәүгә китеп, 1966 елда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетны, һәм 1970 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый.

1970 елда МДУ галимнәр шурасында кандидтлык диссертациясен, 1980 елда — докторлык диссертациясен яклый.

Сәяси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980-елларның азагында Хәсбулатов Борис Ельцин белән якын эшли башлый; 1990 елның башында ул Русия халык депутаты бклып сайланылган. 1991 елның августында Ельцинны яклаган. Шул ук вакытта ул коммуначычыл фиркасеннән чыга, ә 29 октябрендә РСФСР Югары Шурасы спикеры булып сайланылган.

1993 елгы Конституцицион кризисы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсбулатов элек Ельцинның якташы булса, Советлар Берлеге таркалуыннан соң алар карашлары аерыла башлаган. ССРБ таркалуыннан соң Хәсбулатов Русия парламенты өстендә контролен урнаштырды һәм Ельцин үзеннән соң Русиядә икенче кешесе дәрәҗәсенә җиткән.

1993 елда Хәсбулатов, Руцкой белән берлектә, Русия Югары Шурасы куып таратылуы белән тәмамланган президент белән хакимият өчен көрәшендә Русия Югары Шурасы башында торган. Ельцин җиңүеннән соң ул, башка парламент лидерлары белән кулга алынган. Хәсбулатовка карата РСФСР Җинаять кодексының 79 маддәсе (масакүләм тәртипсезлекләр оештыру) буенча гаепләү белдерелә. Ел̄ьцин таләпләренә карамастан, 1994 елның 25 февралендә ярлыкау буенча иреккә чыгарылган.[1]

Моннан соңгы тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елдан — Г. В. Плеханов ис. Русия икътисади Академиясенең дөнья икътисады кафедрасы мөдире.

1994 елда Хәсбулатов тынычлык урнаштыручы миссиясе дигән чарасында катнашкан; ул Ичкерия җитәкчесе Җоһар Дудаевның аңа каршы торучылар һәм Русия хакимияте белән сөйләшүләрне оештырырга кереште, әмма аның миссиясе уңышсыз булган, чөнки яклар бернинди үзара килешүгә барырга риза булмаганнар.[2]

2003 елда Хәсбулатов Чичәнстан президентлыкка үтү теләге белән чыгыш ясаган, әмма сайлауларда катаншмаган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от 23 февраля 1994 г. № 65-1 ГД «Об объявлении политической и экономической амнистии»
  2. 2,0 2,1 http://www.vremya.ru/2003/140/4/76728.html

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]