Эчтәлеккә күчү

Руслан Шиһабетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Шиһабетдинов latin yazuında])
Руслан Шиһабетдинов
Туган телдә исем Руслан Альберт улы Шиһабетдинов
Туган 27 июнь 1976(1976-06-27) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре менеджер
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2020) ТР атказанган икътисадчысы (2014)

Руслан Шиһабетдинов, Руслан Альберт улы Шиһабетдинов (Руслан Альбертович Шигабутдинов; 1976 елның 27 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ) ― хуҗалык эшлеклесе, менеджер, 2019 елдан 2022 елга кадәр — «ТАИФ» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2014).

1976 елның 27 июнендә Казанда инженер Альберт Шиһабетдинов гаиләсендә туган. Энесе Тимур, 2025 елдан «ТАИФ» АҖ генераль директоры[1].

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1998).

1997―1999 елларда ― «Карсар» ҖЧҖ юристы.

1999 елдан 2005 елга кадәр ― «ТАИФ» ААҖ генераль директоры референты.

2005 елдан 2019 елга кадәр — «ТАИФ» ААҖ генераль директорының милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү буенча урынбасары.

2010 елдан 2011 елга кадәр — «ТРК «ТВТ» ААҖ генераль директоры.

2013 елдан 2021 елга кадәр ― «Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советы рәисе.

2017 елның апреленнән — «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.

2017 елда ― «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ Директорлар советы рәисе.

2019 елдан 2022 елга кадәр ― «ТАИФ» АҖ генераль директоры.

2022 елда ― «Сибур-ТР» генераль директоры.

2021 елдан 2022 елга кадәр ― «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе әгъзасы.

2022 елдан ― «ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]