Рухия Ахунҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рухия Ахунҗанова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рухия Ахунҗанова
RuhiyaAhunzyanova.jpg
Туган телдә исем Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова
Туган 20 июнь 1959(1959-06-20) (60 яшь)
Татарстан Республикасы, Зәй районы, Имәнлебаш авылы.
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог
Бүләк һәм мөкәфәтләре Шәйхи Маннур исемендәге премия (2013).

Рухия Ахунҗанова (рус. Рухия Фахразиевна Ахунзянова) — шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләге лауреаты (2013).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Зәй районы Имәнлебаш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 12 яшендә ятим калгач, Рухияне әнисенең бертуган апасына күчерәләр.

1976 елда Югары Шепкә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә конкурстан үтә алмау сәбәпле, Түбән Камадагы 66 нчы техник училищеда укый һәм ике ел шин заводында эшли. Производствода яулаган үрләре өчен, аңа «Коммунистик хезмәт бәрмәчесе» исеме бирелә. Рухия монда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары белән таныша.

1979-1980 уку елында Югары Шепкә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1980 елда, КДУның журналистика бүлегендә читтән торып укуын өзеп, Казан дәүләт педагогия институтына көндезге бүлеккә укырга керә. Факультет каршында эшләп килүче «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри, «Яшь көч» исемле дивар гәҗитенең редколлегия әгъзасы итеп сайлана, шигырьләре институтның «За педагогические кадры» дигән күптиражлы газетасында һәм республика вакытлы матбугатында басыла башлый. Студент елларында фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм шигырь турнирларында катнаша, аның хезмәтләре Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

1985 елда, татар-рус бүлеген тәмамлагач, юллама буенча урнашып, тугыз ел Биектау районы Казаклар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул чорда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» (1991) исеменә ия була, аннары аңа югары квалификацияле категория (1994) бирелә. 1994 – 1995 уку елында Казан шәһәренең Совет районындагы 11 нче татар гимназиясендә эшләп ала. 1995-2009 елларда Сарман районы 1 нче Җәлил гомуми урта белем бирү мәктәбендә хезмәт куя. Республика олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча җиңүче укучыларны әзерләгәне, шулай ук үз предметын укытуда ирешкән югары уңышлары өчен, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рухиянең тәүге шигыре «Дуслык байрагы» (хәзерге «Зәй офыклары») исемле район газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасына әйләнә. 1975 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясе «Дөнья матур, дөнья киң» девизы белән үткәргән «Чаткы» конкурсында аның шигыре беренче урынны ала.

Рухия Ахунҗанова республика массакүләм матбугат чараларының һәрберсендә катнашып килә, әсәрләре «Туган як авазы» (Зәй шәһәре, 1990), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (Казан, «Рухият», 2001) һәм «Илһам чишмәләре» (Казан, «Рухият», 2013) исемле күмәк җыентыкларда урын ала. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре, публицистик язмалары һәм методик эшкәртмәләре «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» (хәзерге «Гаилә һәм мәктәп» журналы), «Татарстан яшьләре», «Безнең мирас» газета-журналларында даими басылып тора.

Рухия Ахунҗанова 2014 елдан Хезмәт ветераны һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җырлы чишмә: шигырьләр, поэма, тарихи хикәяләр, публицистик язмалар / кереш сүз авт. Ф. Галимуллин.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 223 б. – 2000 д.
  • Олуг шәһәрдә кунакта: тарихи хикәяләр. – Казан: Илһам, 2013. – 16 б. – 1350 д.
  • Шәһре Биләрдә кунакта: тарихи повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 47 б. – 2000 д.

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хисмәтуллин Р. Әдәбиятның Ак дөньясына хәерле юл // Ленин нурлары. –1978. – 11февр.
  • Гыйззәтуллина Ф. Ихласлык белән сугарылган шигырьләр// Сөембикә. – 2003. – №10. – 29б.
  • Хәннанов Р. «Гомерем буе тарих белән кызыксындым» // Яшьлек тавышы. – 2009. – 27 июнь.
  • Хуҗин Ф. Горурланырлык тарихыбыз бар // Мәгариф. – 2010. – №8. – 78б.
  • Бикчуров Р. «Көчле рухлы булып каласым килә» // Шәһри Казан. –2012. – 2 окт.
  • Галимуллин Ф. Җитлеккән шигърият // Мәдәни җомга. – 2012. – 7 дек.
  • Мөслимова Ф. Чичән сыйфатлы иҗат // Шәһри Казан. – 2013. – 12 февр.
  • Зәйдулла Р. Көзге табын // Татарстан яшьләре . – 2013. – 19 февр.
  • Шәйдуллина Л. Җырлы чишмә чыңы – күңелләрдә // Шәһри Казан. – 2013. – 19 апр.
  • Зиннәтова М. Чишмә җырын һәркем ишетә алмый // Биектау хәбәрләре. – 2013. – 25 окт.
  • Салаватова Р. Имәнлебашта – «Җырлы чишмә» тавышы // Сабантуй. – 2013. – 2 нояб.
  • Салаватова Р. Үзебезнең шагыйрә // Татарстан яшьләре. – 2014. – 19 июль.
  • Юсупова Н. Шигърият дөньясы: 2014ел // Казан утлары. – 2015. – №4. – 136 б.
  • Вәлиулла И. Шигъри мәйдан ни сөйли? // Казан утлары. – 2015. – №5. – 97 б.
  • Галимуллин Ф. Илһам канатларында // Безнең мирас. – 2015. – №6. –93–94 б.