Рушания Арсланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рушания Арсланова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рушания Арсланова
Рушания Арсланова.jpg
Туган телдә исем Рушания Зиннәтулла кызы Арсланова–Айбәдуллова
Туган 5 июль 1935(1935-07-05) (84 яшь)
Кече Чынлы, Чүпрәле районы, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
  • Зиннәтулла (әти)
  • Җәмилә (әни)

Рушания Зиннәтулла кызы АрслановаАйбәдулловататар шагыйрәсе.

Ул 1935 елның 5 июлендә Кече Чынлы авылында туа. Рушанияләрнең нәсел төбенә карасаң, авыл өчен шактый зыялы һәм эшчән буыннар булуына игьтибар итми мөмкин түгел. Әтисе Зиннәтуллалар ягыннан нәселдәгеләр — авылда тегермән тотучы кара байлар, хезмәт итеп үз тормышларын югары дәрәҗәгә ирештергән булсалар, әнисе Җәмилә абыстай ягындагы Мөхәммәдша бабасы ак байлар дан исәпләнеп, мәчет тотып, авылда мәгърифәт таратучылардан булганнар. Соңрак Рушания бу бабасы турында мондый истәлеген яза:


« Бабам Мөхәммәдша, Шәкүр баба

Булган алар ике ахирәт.

Китапларны алтын — көмешләрдән

Өстен күргән ике хәзрәт.

Туган авыл, туган як тарихын

Шәкүр баба язып калдырган,

Шәҗәрәләр төзегән, буыннарны

Эзләп табып ерак гасырдан.

Ерак мәмләкәтләр туфрагына

Сәфәр кылып бабам Мөхәммәдша,

Китапларны зур хәзинә санап

Шәрык илләреннән алып кайта...
Рушания Арсланова
»

Әтисе Зиннәтулла авылларда утызынчы еллар зилзиләләренә кушылып китеп, үзгәрешләргә актив караш белдереп, колхозлар оештыруда катнаша, беренчеләрдән булып авылда механизатор һөнәрен үзләштерә, көнне-төнне белмичә колхоз ашлыгын суктыра, сугыштан соңгы елларда берара колхоз рәисе булып та эшли.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмилә абыстай заманына күрә бик тә укымышлы, мәгрифәтле була. Алар гаиәсендә бер малай, биш кыз үсә. Әниләре балаларында дөньяны танып белүдә гаять тә йогынтылы чара булган китаплар аша тәрбия чаралары кулланган. Рушаниянең истәлекләренә караганда, алар авыр сугыш елларында ачлы-туклы тормышны кичергәндә, сукыр лампа яктысында «Кыйссаи Йосыф» китабын укып юанганнар. Әнисе ярдәменда Рушания биш яшеннән хәреф танырга өйрәнүе турында сөйли. Күрәсең, аның күңеленә шигъриятькә мәхәббәт тә шигъри җанлы әнисе аша күчкәндер.

Әмма, кыз балага тормыш бик тә авыр сынаулар китереп чыгара. 1948 елда авыл мәктәбенең 5 сыйныфында укыган елларында чаңгыда шуганда күпер тавыннан төшеп, каты егыла һәм умыртка сөяген зарарарлый. Ул ике ел буена Сембердә хастаханә койкасында ятарга мәҗбүр була. Җидееллык белемне урын өстендә үзләштерергә туры килә аңа. Сәламәтлеге беркүпме җайлашкач, култык таягы ярдәмендә, сабый баладай, кабат йөрергә өйрәнә.

Алтмышынчы еллар башында Зиннәтуллалар гаиләсе Казанга күчеп яши башлыйлар. Рушаниянең яшь организмы имгәнүдән савыга.Ул Казанда статистика нәшриятында хезмәткәр вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Аннары Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Тормышка чыга. Аны Лаеш районына эшкә җибәрәләр. Ләкин язмыш аңа тагын авыр сынавын кабатлый: Казанга кайтып барганда машиналары авариягә очрый, әйләнеп капланган «УАЗ» машинасында аның өстенә авыр йөкләр коела, кешеләр ава, Рушания кабат имгәнеп, кабат еллар буена урын өстенә кадаклана. Тормыш иптәше Сәмигулла ярдәме белән дөньяда яшәрлек төрнәкләнеп, ике култык таягы белән кабат йөрергә өйрәнеп, аннан коляскада йөри башлый. Әмма ул төшенкелеккә бирешми, тормышта үз урынын табарга омтылып яши..

Рушания Арсланова бала чагыннан ук шигьрият белән мавыга башлый. Бу мавыгу университетта уку елларында, монда булган әдәби мохит, курсташлары, булачак шагыйрьләр, язучылар, журналистлар— Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман, Александр Филипповлар һ.б лар белән аралашу, бәхәсләр — аңарда язу күәсен арттыра баралар. Кызның язганнары вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый, аны өметле каләм әһелләре арасында исәплиләр.Аның иҗаты активлаша бара. Шунысы да игьтибарга лаек: Рушания гаять тә кешелекле һәм ярдәмчел җанлы. Ул үзе кебек бәлагә таручыларга карата аеруча игътибарлы. Бу форсаттан аның хәзер күренекле әдип булып үсүгә ирешкән Фәнис Яруллинга карата булган мөнәсәбәтен генә искә алу урынлы булыр. Соңрак Фәниснең тормыш юлдашы булу җаваплылыгын өстенә алган Нурсөя белән бергә уку чорында, алар урын өстенә кадакланган Фәнис Яруллинны рухи яктан тәрбияләү белән шактый эш башкаралар, шагыйрьгә Казан университетында белем алуга дәрт тудыралар һәм бу эшне уңышлы башкарып чыгуга ярдәм итәләр. Еллар буе авыр сынауга дучар булган, урын өстендә калып, рухын сындырмас өчен Рушания яшьлек омтылышларын кабат исенә ала. Ул бу хакта болай ди: «Күңелем сынды, төшенкелеккә бирелдем, инде торалмам, дигән чакларымда шигърият миңа юл күрсәтте, яшәргә, аякка басарга көч бирде. Язмышым җырларымда, ә җырларымда исә минем ачы да, гыйбрәтле дә язмышым.» Бу турыда аның бер шигырьендә болай язылган:


« Җырларымда — яшнәү, җырларымда — күкрәү,

Җырларымда — заман тавышы.

Җырларымда — кайту, җырларымда китү,

Җырларымда — гомер агышым.
Рушания Арсланова
»

Гадәттә, авыр тормыш сынауларына, гариплеккә, чикләнгәнлеккә бирешмичә, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән булуларына карамастан рухи бөтенлекне саклап, замандашларына югары пафослы сүзләр, фикерләр җиткерү сәләтенә ия кешеләрне Корчагиннар-Островскилар токымыннан, дип атау гадәте бар, безнең горур татар халкының да үз Корчагиннары — Фәнис Яруллиннары, Гакил Сәгыйровлары бар. Рушания Арсланованың язган шигырьләрен укыгач һәм андагы фикер тирәнлегенә игътибар иткәч, бу каләм иясен дә шушы олы, сынмас рухлы шәхесләр үрнәгендә яши диясе килә. Үзе шундый халәттә булуына карамастан, Рушания әле ана булу мәртәбәсен дә кичергән, улын үстереп, өйләндереп, хәзер әби булу бәхетенә ирешкән; картайган әти-әнисен карап, аларның изге догаларын, хәер-фатихаларын алып калган. Әтисе 76 яштә, әнисе 91 яшькә җиткәнче гомер кичерәләр.

Без әле үзебезнең кемлегебезгә игътибар итә белмибез шул, кешеләргә тиешле бәя бирү югарылыгын үзләштерә алмыйбыз. Тормыш тарафыннан кыерсытылган дистәләрчә шундый кешеләрне тыштан гына җәлләгән булып күренеп, аларның рухи дөньяларына күңел күзебезне юнәлтерлек сәләткә ирешмәгәнбез. Карасаң, андыйларның рухи ныклыгы каршында арысландай тышкы кыяфәткә ия булган «рухи гарипләргә» үрнәк алыр урын бар... Мондый шәхесләр үзләренең эчке дөньялары гүзәллеге белән, кешеләргә карата күңелләрендә мәхәббәт саклауга сәләтле булулары белән, яшәешнең гүзәллеген аңлап, аны башкаларга да җиткерергә омтылулары белән, теге—бәндәләргә борыны аша карап, үзләрен «Мин кем икән?» дип, масаеп йөрүче «рухи гарипләргә» караганда бәхетлерәк.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйткән сүзләре күп булып, әле әйтердәйләре тагын да күбрәк булган мондый шәхесләр өчен без яшәгән бу чор гаять тә уңайсызлыклар тудыра. Дәүләт тарафыннан яклаудан мохтаҗ булган каләм әһелләренең гаять күп асыл фикерләре ишетелергә тиешле урынга ирешмичә, саргаеп, шәхси архивларында яталар. Күрәсең, дәүләт үзе халыкларның рухиятсезлегеннән зарланса да, үзендәге әгъзаларның рухын үстерү чыганагы булган акыллы сүзләр тупламасын—китапларны дөняга чыгару өчен чыгымнар тотуны үз кулына алмый. Рушания Арсланованың язган әсәрләре дә торгынлыкка дучар ителгән. Аның 2004 елның көзендә басылып чыккан «Моңнар бүләк итәм» исемле җыентыгы да әлегә киң масса укучыларга барып ирешмәгән.