Рушат Мөдәрисов
Рушат Мөдәрисов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Рушат Салих улы Мөдәрисов |
---|---|
Туу датасы: |
24 февраль 1974 (50 яшь) |
Туу җире: |
ССРБ, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Сабай |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1993 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
ruhsat_mydarisov |
Рушат Мөдәрисов, Рушат Салих улы Мөдәрисов (1974 елның 24 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Сабай) — драма актеры, Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (1993 елдан), Башкортстанның (2008) һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык (2019) артисты[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1974 елның 24 февралендә БАССР Бүздәк районы Сабай авылында[2] өч балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Апасы, абыйсы бар. Әтисе Салих җырларга яраткан, әнисе оста итеп гармунда уйнаган. Рушат бәләкәйдән үк җырларга ярата, мәктәпнең үзешчән театр түгәрәгендә иң актив катнашучыларның берсе була. Районда, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, концертларда, төрле смотр-конкурсларда катнаша. Рушат мәктәпне тәмамлаган елны яңа ачылган «Нур» театры өчен махсус курс җыялар. Уфа дәүләт сәнгать институты театр факультетының актерлык бүлегендә беренче махсус төркемне, беренче татар телле курсны тәмамлаган (педагоглары Фәрдүнә Касыймова, Байрас Ибраһимов). Икенче курстан (1993 ел) спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша башлый. Шул ук елны театр штатына артист итеп алына һәм 1993 елдан Уфа дәүләт «Нур» татар театрында хезмәт итә. Беренче тапкыр сәхнәгә Фатих Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» драмасында күмәк күренештә чыга. 1994 елда Хәй Вахитның «Бердәнберем — бәхет гөлем» спектаклендә, соңрак Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» («Рәхмәт сиңа, Сөләйман!») музыкаль комедиясендә төп рольләрне башкара.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Р. С. Мөдәрисов театрда эшләгән елларында сәхнә образларының зур галереясен булдыра. Бүгенге көндә Р. С. Мөдәрисов — театрның әйдәп баручы артистларыннан берсе һәм аның иҗади йөзен формалаштырган «беренче карлыгачлар» когортасына керә. Яшь коллективны үстерүгә һәм аякка бастыруга зур өлеш кертә. Режиссерлардан Ә. Ә. Әбүшахманов, Б. Н. Ибраһимов, Б. Н. Манджиев, И. Р. Сакхаев, Ә. К. Сафиуллин һ. б. белән эшли[3].
Уйнаган кайбер рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Самсон — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Җамалетдин — «Банкрот» Галиәсгар Камал
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Бакый — «Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи
- Рәшит — «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин
- Егет — «Зөләйха» Гаяз Исхакый
- Официант — «Көз» Гаяз Исхакый
- Табиб — «Өч аршын җир» Туфан Миңнуллин
- Рәхмәтулла Хөрмәтуллович — «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин
- Нәбиулла — «Игезәкләр» Әнгам Атнабаев
- Сәлах — «Су юлы» Нәҗип Асанбаев
- Ислам — «Әнкәемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов
- Һулай — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
- Шәйхулла — «Күңелләрдә көмеш кыңгырау» Данил Салихов
- Агроном Гата — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким
- Рәшит — «Гүргә керер сер иде» Рәлиф Кинҗәбаев
- Гафур — «Югалма, өметем» Хәмит Иргалин
- Нури — «Җиденче кияү» Хәбир Ибраһим һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2008 — Башкортстанның атказанган артисты
- 2019 — Башкортстанның халык артисты
- Татарстанның атказанган артисты
- 2024 — «Татар милләте алдындагы зур хезмәтләре өчен» медале (БТК)
- 2024 — Константин Станиславскийның көмеш медале (РФ Театр әһелләре берлеге)
- 2024 — Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты[4]
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Луиза, балалар бакчасы тәрбиячесе.
- олы кызы Алинә, драма актрисасы, Әлмәт (2013 елдан), Камал (2015 елдан) театрлары артисты[5]. Кияве Алмаз Гәрәев, оныгы Зөбәйдә.
- икенче кызы Раушания, биюче.
- өченче кызы Җәмилә.
- улы Бәхтияр.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рушат Салих улы Мөдәрисов. Нур театры сайты(рус.)
- ↑ Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбе сайты 2019 елның 7 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Мударисов Рушат Салихович. 2020 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. База данных «Актеры России»(рус.)
- ↑ Лейла Аралбаева. Актер Уфимского театра «Нур» Рушат Мударисов награжден медалью Станиславского. ИА «Башинформ», 25.02.2024
- ↑ Мөдәрисова Алинә Рушат кызы. Камал театры сайты
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гөлназ Чанышева, Гөлнур Усманова. Сәхнәдә хатыным да танымады 2019 елның 8 декабрь көнендә архивланган.. «Кызыл таң», 06.04.2017.
- Рушат Мөдәрисов. «Тулпар», 2008 ел, июнь.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рушат Салих улы Мөдәрисов. Нур театры сайты(рус.)
- Мударисов Рушат Салихович. kino-teatr.ru(рус.)
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 24 февраль көнне туганнар
- 1974 елда туганнар
- Бүздәк районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Россия актерлары
- Татар артистлары
- Башкортстан артистлары
- Башкортстанның халык артистлары
- Башкортстанның атказанган артистлары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Шәхесләр:«Нур» театры
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар