Рәбига Габбасова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәбига Габбасова latin yazuında])

Габбасова Рәбига Сибагат кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

Салавыч авылында туган. Туган авылында мәдрәсәдә укыганнан соң авылда крестьян хезмәтендә була. Совет власте урнашканнан соң аны Казанга укытучылар институтына укырга җибәрәләр һәм ул аны 1922 елда тәмамлый. 1925 елга кадәр  Карадуган мәктәбендә укыта. Шушында ВКП(б)ның Арча кантон комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фәйзрахман Габбасов белән гаилә кора. 1926 елда ВКП(б) Үзәк комитеты карары белән аларның гаиләсе Үзбәкстан Республикасына җибәрелә. Р.Габбасова башта Ташкент, аннан соң Бекабад шәһәрләрендә балалар укыта. Хезмәтләре өчен аңа Үзбәкстан ССРда беренчеләрдән булып Үзбәкстан ССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Р.Габбасовага беренчеләрдән булып Бекабад шәһәренең Почетлы гражданы исеме бирелә.

Рәбига һәм Фәйзрахман Габбасовларның бердән-бер уллары Вил Габбасов шулай ук Үзбәкстан ССРда күп җаваплы постларда эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр яралана. Аңа Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр бирелә. Ул шулай ук Бекабадның Почетлы гражданы.

Рәбига һәм аның улы Вил Габбасовлар Бекабад шәһәрендә вафат булганнар һәм шунда җирләнгәннәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.