Эчтәлеккә күчү

Рәбига Круглякова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәбига Круглякова latin yazuında])
Рәбига Круглякова
Туган телдә исем Рәбига Зәйдулла кызы Круглякова
Туган 18 октябрь 1939(1939-10-18) (85 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам―монументалист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2018

Рәбига Круглякова, Рәбига (Рәисә)[1] Зәйдулла кызы Круглякова (кыз фамилиясе Газизуллина, 1939 елның 18 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) ― монументаль бизәү сәнгате рәссамы, декоратив-гамәли сәнгать остасы. Россия Рәссамнар берлеге (1982 елдан) һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2018).

Татарстанда иҗаты актив күргәзмә эшчәнлеге, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге арт-проектларда катнашуы белән киң танылган.

1939 елның 18 октябрендә [2] Бөгелмәдә тугыз балалы (алты малай, өч кыз) гаиләдә туган. Әтисе Зәйдулла, әнисе Зөһрә. Энесе Фәрит (1942 елгы) ― геолог, рәссам. [3]

1960―1962 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында, 1962―1964 елларда Иркутск сынлы сәнгать училищесында (ru) укыган.[4]

Бөгелмә шәһәре уку йортларында рәсем сәнгате һәм сызым фәннәреннән укыта, рәссам-бизәүче булып эшли, балалар бакчалары, мәктәпләрнең фасадларын һәм биналарын бизәү белән шөгыльләнә (гади язулардан алып бетон һәм керамикадан ясалган монументаль эшләргә кадәр).

1973 елның гыйнварында Яр Чаллыга күчеп килә һәм РСФСР Сәнгать фондының шәһәр иҗади-җитештерү участогында эшли башлый. Эшенең беренче көннәреннән, беренче заказлардан ук үзен җаваплы, күпкырлы декоратив-гамәли сәнгать белгече итеп күрсәтә.

Пычак һәм стамеска кулланып, агач паннолар һәм декоратив скульптуралар ясый, сәнгать керамикасына мөрәҗәгать итә, рельефлар, иҗтимагый интерьерларны бизәү өчен вазалар ясый. Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләре, кафе һәм ашханәләре өчен монументаль–декоратив эшләрне, агачтан уеп ясалган дивар рәсемнәрен, шулай ук сграффито (ru) техникасын кулланып иҗат иткән эшләрен рәссам эскизларда да, турыдан-туры да башкара. Тукымалардан аппликацияләр, нәфис керамика иҗат итә. Р. Круглякрва ― Казан, Чаллы, Менделеевск, Бөгелмәнең иҗтимагый киңлекләрен бизәүгә зур өлеш керткән рәссам.

30 елдан артык туган шәһәре Бөгелмәдә яши, бүген күргәзмә залына әверелгән остаханәдә иҗат итә. Бөгелмәдә, шулай ук республикакүләм уздырылган күргәзмәләрдә, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге арт-проектларда актив катнашып килә. Мәсәлән, 2019 елда Алабугада «Туй ыгы-зыгысы» (рус. Свадебный переполох) темасына заманча сәнгать буенча XIV Халыкара арт-симпозиумда катнашкан. [5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Круглякова Рәисә Зәйдулла кызы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 137нче бит
  2. Сегодня свой день рождения отмечает художница, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан Рабига Зайдулловна Круглякова. Картинная галерея Набережные Челны ВКонтакте
  3. Зилә Нигъмәтуллина. Тау-кыялар аша сәфәрләр. 2023 елның 3 апрель көнендә архивланган. Мәдәни Җомга, 5 12.2022
  4. Рабига Зайдулловна Круглякова – биография.(үле сылтама) Артхив
  5. Выставочный Зал Елабуги: записи сообщества Вконтакте(рус.)
  6. В Бугульме чествовали выдающихся жителей города. Бугульма - городской портал, 29.12.2017(рус.)
  7. Признание заслуг. 2022 елның 12 апрель көнендә архивланган. «Республика Татарстан, 21.09.2018(рус.)