Рәбига Кушаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәбига Кушаева latin yazuında])
Рәбига Кушаева
Туган телдә исем баш. Рабиға Йәнғол ҡыҙы Ҡушаева
Туган 1901
Хасьяново[d], Сельское поселение Краснооктябрьский[d], Олы Черниговка районы
Үлгән 1937
Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР яки Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре укытучы
Балалар Таңсылу Кушаева[d]

Кушаева Рәбига Янгол кызы (кыз фамилиясе Йомагулова, 19011937) — хатын-кыз хәрәкәте эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәбига Янгол кызы Кушаева 1901 елда Самар губернасы Николаевск өязе Имәли вулысы (хәзерге Самар өлкәсенең Олы Чернигов районы) Хәсән авылында Янгол Йомаголов гаиләсендә туган.

1916 елда Самар губернасының Бөрҗән (Үтәкәй) авылында укытучы булып эшли.

1917 елда Ырымбурда үткән I Бөтен башкорт корылтаенда (съезды) Самар губернасының Пугачев (Николаевск) өязеннән делегат булып катнаша. Съезда башкорт хатын-кызларына ир-егетләр белән беррәттән ватандашлар һәм сәяси хокуклар бирелү таләбе өчен актив чыгыш ясый, аларны булдыру буенча ун пункттан торган ачык чаралар тәкъдим итә. Аның докладына яраклы[1], корылтай резолюциясенә тигез хокуклылык буенча пунктлар кертелә[2].

Имәли вулысында, Самар шәһәрендә, аннары Ырымбурда халык арасында агарту эшләре алып бара. Ырымбурда Б. В. Мөминованың мәдрәсәсендә белем ала.

1919 елда РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетында хатын-кыз эшләре буенча бүлек начальнигы вазифасында эшли.

1920 елның сентябрендә Стәрлетамак шәһәрендә үткән I Бөтен башкорт эшче-авылдаш хатын-кыз конференциясен оештыручыларның берсе була. 1921 елның ноябрендә башкорт милли киемендә Мәскәүдә Советларның IX Бөтенрусия съездында катнаша, В. И. Ленин менән осраша. Хатын-кызларга багышланган иске татар телендә чыга торган «Азад хатын» гәҗитенең оештыручысы һәм мөхәррире була.

1924 елның ноябрендә Уфада үткән I Бөтен башкорт эшче-авылдаш хатын-кыз съездын, шулай ук 1927 елның октябрендә узгарылган Бөтен башкорт хатын-кызлары корылтаен — Совет әгъзалары съездын оештыруда һәм әзерләүдә катнаша.

1927 елда Шәһит Ходайбирдин исемендәге Уфа балалар йортында эшли.

1929 елдан алып Мәскәүдә яши. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты янында балалар йортлары буенча бүлек инспекторы.

1937 елның җәендә Ярославль тимер юлының Лось платформасында электричка белән кайтып барганда үтерелә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агасы — Йомаголов Харис Йомагыл улы (1888-1937) — дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре, Башкорт милли хәрәкәте лидеры, Башревком рәисе(1919-1920).
  • Ир — Кушаев Хафиз Кушай улы (1888-1937) — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, БашЦИК рәисе(1922-1929). 1922 елдан никахта[3].
Балалары:
Миңсылу, 1923 елда дифтериядан вафат була.
Таңсылу (Динә), РСФСР-ның атказанган артисты, Пермь опера театры солисты.
Ирек, ата-аналары һәлак булганнан соң, 5 яшендә балалар йортына тапшырыла. Аның киләсе язмышы билгесез.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В частности, она в своём докладе потребовала предоставить башкирским женщинам политические и гражданские права наравне с мужчинами.
  2. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2010. — Т. V. — С. 119. — 468 с.
  3. Сулейманова Р. Мать нации или слово о Рабиге Кушаевой. //«Киске Өфө», 2011. № 46. С. 7.
  4. Телеканал БСТ расскажет о первых деятелях автономного Башкортостана Хафизе и Рабиге Кушаевых. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg][[Башинформ|Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg]], 2017, 21 апрель(рус.)(Тикшерелгән 22 апрель 2017)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сулейманова Р. Н. Неуловимый борец за равноправие башкирских женщин //Гербы в ХХ столетии. Исторические портреты. Уфа, 2006. Вып.1.
  • Шәкүр Рәшит. Мактаулы башкортлар. Фәнни-биографик очерклар. Тулыландырылган 2-се басмасы. — Уфа: Китап, 2005. — 376 бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сулейманова Р. Н. Ҡушаева Рабиға Йәнғол ҡыҙы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.