Рәвилә Хаҗиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәвилә Хаҗиева latin yazuında])
Рәвилә Хаҗиева
Туган 15 август 1930(1930-08-15)
Ибраһим, Өфә кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 18 август 2021(2021-08-18) (91 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт филармониясе

Хаҗиева Рәвилә Миңлегали кызы (15 август 1930 ел) — биюче. 1952-1972 елларда хәзерге Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбле биючесе, 1972 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты. 1975-1985 елларда Әбҗәлил районы хуҗалыкларының бию ансамбльләре җитәкчесе. Башкорт АССРның халык артисты (1967). Яшьләр һәм студентларның VII бөтендөнья фестивале лауреаты (Вена, 1959).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәвилә Миңлегали кызы Хаҗиева 1930 елның 15 августында Башкорт АССРның Кырмыскалы районы Ибраһим авылында туган.

1952 елда Уфа театр-сәнгать училищесын (1952; педагогы Х.Бухарский) тәмамлый.

Шушы елдан Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамблендә бии, 1972 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә, 1975-1985 елларда Әбҗәлил районында эшли, С. М. Киров исемендәге колхоз, «Красная Башкирия» һәм «Җаек» совхозлары бию ансамбльләре җитәкчесе була.Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Башкортстан Республикасының Композиторлар берлеге белән хезмәттәшлек итә[1].

СССРның халык артисты Мәхмүт Эсамбаев белән бергә чыгыш ясый. Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында (Мәскәү, 1955), БАССРның мәдәният көннәрендә (Сембер, 1968; Ленинград, 1969) катнаша.

СССР буйлап һәм дөньяның 30 илендә гастрольләрдә чыгыш ясый.

Биюләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәвилә Хаҗиеваның таланты башкорт кызларының романтик һәм тәэсирле образларын тудыруда ачыла, аның биюләренә виртуозлык һәм ачык темперамент хас була. Үзе куйган «Озон сэс» биюендә Рәвилә Миңлегали кызы бу сыйфатларын тулысынча күрсәтә[2].

«Чиләк белән бию», «Дуслык», «Зарифа»,«Шаян кыз» һәм башка башкорт биюләрендә соло партияләрен башкара;

СССР халыклары биюләрен, көнчыгыш биюләрен башкара.

Равилә Хаҗиева «Озын чәч», «Солдат кайтты» (А. Н. Фәхретдинов белән бергә) соло биюләрен; «Илгәзәк», «Хәерниса-Гөлниса», «Себер татарлары» күмәк биюләрен сәхнәгә куя.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРның халык артисты (1967)
  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1955)
  • Яшьләр һәм студентларның VII бөтендөнья фестивале лауреаты (Вена, 1959).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]