Рәгать Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәгать Хөсәенов latin yazuında])
Рәгать Хөсәенов
Туган 30 июль 1962(1962-07-30) (61 яшь)
Лениногорск, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер П.А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясе
Һөнәре сәясәтче

Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов (1962 елның 30 июле, Лениногорск, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Лениногорск шәһәре мэры, Лениногорск муниципаль районы башлыгы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәгать Хөсәенов 1962 елның 30 июлендә Татарстан АССРның Лениногорск шәһәрендә туа[1]. 1982—1988 елларда Зәй-Каратай кооператив предприятиесе өлкән товары белгече, директоры, Коопунивермаг район кулланучылар җәмгыяте (Райпо) директоры булып эшли. 1989 елда «сәүдә икътисады» белгечлеге буенча Үзәк берлекнең Мәскәү халыклар Дуслыгы ордены кооператив институтын тәмамлый.

1988—1992 елларда — сәүдә буенча Райпо идарәсе рәисе урынбасары. 1992 елдан «Лениногорскнефть» НГДУ ОРС идарәсенең начальнигы. 1994 елдан «Лениногорск» АҖ генераль директоры. 1998 елдан «Ак Барс-Лениногорск» ААҖ генераль директоры. 1999 елда «Возврат» коммуналь унитар предприятиесе директоры итеп билгеләнә. 1999—2000 елларда — «Татнефть» ААҖнең «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең әйдәп баручы инженеры.

2004 елда П.А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча белем ала.

2000 елдан Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 2001 елдан администрация аппараты җитәкчесе. 2002—2005 елларда — Лениногорск шәһәре администрация башлыгының икътисад буенча беренче урынбасары. 2006 елдан «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе. 2009 елның мартында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры итеп сайлана[2]. 2020 елның сентябрендә дүртенче чакырылыш Лениногорск районы Советы утырышында Рәгать Хөсәенов яңадан район башлыгы итеп сайлана[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]