Рәдиф Гаташ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәдиф Гаташ latin yazuında])
(Рәдиф Гатауллин битеннән юнәлтелде)
Рәдиф Гаташ

Тугач бирелгән исеме: Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин
Туу датасы: 30 март 1941(1941-03-30) (83 яшь)
Туу урыны: Башкортстанның Кушнаренко районы Марс
Ватандашлык: / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1959
Юнәлеш: шигърият
Жанр: лирика
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Яшәү җире Вишневски урамы, Казан[1]

Рәдиф Гаташтатар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңра «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)

Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Р.Гаташ — 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Римма, сәүдә институтында укытучы.
улы Салават (1968-2005)
оныклары Тимур, Арслан[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan/
  2. Шәрәфле профессорлар. // Казан утлары, 2022, № 7, 191нче бит
  3. Рәдиф Гаташ: Йөрәгемнән башка бернәрсәм юк! Ирек мәйданы, 20.11.2012, archived from the original on 2016-07-06, retrieved 2017-09-19 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]