Рәис Борһанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Борһанов latin yazuında])
Рәис Борһанов
Туган 1 декабрь 1960(1960-12-01) (63 яшь)
Татарстан, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы
Милләт татар
Һөнәре галим
Ата-ана
  • Әбрар Борһанов (әти)
  • Рокыя Борһанова (әни)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Рәис Әбрар улы БорһановРоссия дәүләт сәүдә-икътисади университетының Казан институты (филиалы) профессоры, Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәбе хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Борһанов Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 1960 елның 1 декабрендә туа. Биредә үк татар мәктәбен тәмамлаган.

1988 елда иҗтимагый сәясәт дисциплиналары мөгалимлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Галим дәрәҗәсенә ирешкән Рәис Борһанов икътисади фәннәр докторы, Россия Табигать фәннәре академиясе әгъза-мөхбире, Россиянең ирекле икътисади җәмгыяте съезды делегаты, исеме 2008 елда Татар энциклопедиясенә кертелгән, 50 дән артык Халыкара һәм Бөтенрусия конференцияләрендә, шул исәптән Беренче Россия икътисади конгрессында катнашкан, 115тән артык фәнни хезмәт һәм уку-методик әсбаплар, шулай ук өч монография авторы. Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәбе хезмәткәре исемен йөртүче.

2012 елда Россия гуманитар фәнни фонд тарафыннан фәнни-тикшеренү проектларына игълан ителгән Россия күләмендәге ачык бәйгедә катнашып грантка ия була. Россиянең интеллектуаль көчен саклау һәм тулыландырудагы, талантлы яшьләр тәрбияләүдәге зур өлеше өчен “Интеграция” Россия яшьләренең фәнни, иҗади, һәм инновацион эшчәнлеген үстерүнең милли системасы” Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]