Рәис Рәхимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Рәхимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 24 февраль 1942(1942-02-24) (79 яшь)
Туу урыны Билгеш, Кашка авыл шурасы[d], Аскын районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Һөнәр төре инженер-механик
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d] һәм профессор
Бүләкләр
заслуженный работник высшей школы Российской Федерации

Рәхимов Рәис Сәетгали улы (24 февраль 1942 ел) — инженер-механик. Техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992). Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхимов Рәис Сәетгали улы 1942 елның 24 февралендә хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы Билгеш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1959 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Урмияз совхозында тимерче булып хезмәт юлын башлый. 1960 елда совхоз аны Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү һәм электрлаштыру институтына укырга юнәлтә. 1965 елда ул институтның механизация факультетын тәмамлый һәм Аскын районының Төй совхозында баш инженер булып эшли башлый. 1967 елдан Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү һәм электрлаштыру институтының игенчелек һәм чәчү машиналары кафедрасында. 1967—70 елларда аспирант, 1971—93 елларда игенчелек һәм чәчү машиналары кафедрасында ассистент, доцент һәм кафедра профессоры булып эшли.

1971 елда кандидатлык диссертациясе, 1990 елда «Повышение эффективности технологического процесса работы противоэрозионной поворотах машин» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].

1993—2012 елларда игенчелек һәм чәчү машиналары кафедрасы мөдире, шул ук вакытта 2002—2008 елларда сынаулар буенча проректор, 2002—2005 елларда Җаек авыл хуҗалыгы техникаларын сынау үзәге директоры (Чиләбе шәһәре)[1].

2012 елдан әлегә кадәр «Тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары һәм игенчелек» кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Сәетгали улы Рәхимовның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре төрле туфрак-климат зоналарында җир эшкәртү ысулларын дәлилләү, җир эшкәртү һәм чәчү машиналарын автоматлаштырылган проектлау системаларын булдыру өчен конструктив схемаларны һәм параметрларны, сызым-техник документацияне һәм математик модельләрне эшләү һәм һәм дәлилләү; туфрак иләү тирәнлеген автоматик көйләү һәм контролләү системаларын булдыру һәм камилләштерү. Рәхимов катнашлыгында 57 төр туфракны төп һәм өстәмә эшкәртү машиналары эшләнгән. Аның ачышлары Башкортстан Республикасының, Русия Федерациясенең һәм БДБ илләренең предприятиеләренә индерелә. Ул шулай ук Чиләбе өлкәсенең төрле зоналарында туфракның пычрану һәм насарайыу мониторингы буенча фәнни җитәкче булып тора[1][2].

Рәис Сәетгали улы Рәхимов докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча ике махсус совет әгъзасы. Аның җитәкчелеге астында 3 кеше докторлык диссертациясе, 14 кеше кандидатлык диссертациясе яклый һәм аларның фәнни тикшеренүләре сөземтәсе производствога кертелә. Рәхимов 1995 елдан аграр белем бирү Академиясе академигы һәм 2001 елдан халыкара аграр белем бирү Академиясе академигы. 250 фәнни хезмәт, 9 монография авторы, уйлап табуга һәм файдалы модельгә 7 авторлык танытмасына һәм 40-тан артык патентка ия[1].

Фәнни басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләр:

  • Практикум по СМ. 1997, 270 с.; г. Москва, Колыс. (автордаш)
  • Элементы системы автоматизированного проектирования широковат поворотах машин. 1988, 73 с.; Челябинск. (автордаш)
  • Агропром: проблемы и опыт., 0 с.;
  • Машины для интенсификация основной обработки почвы. 1988, 50 с.; Челябинск. (автордаш)

Мәкаләләре:

  • Обоснование схемы и конструктивных параметров почвообрабатывающих машин на основе математич. моделирования. // Вестник ЧГАУ. 15 1996, 16 с.
  • Обоснование схемы и основных конструктивных параметров культиватора для посевной обработки почвы. // Вестник ЧГАУ. 11 1995, 10 с. (авторҙаш)
  • Эффективность плоскорезов- щелевателей. // Земледелие. 6 1989, 4 с. (авторҙаш)
  • Обоснование параметров автоматической системы настройки контроля и регулирования глубины обработки. // Труды ЧИМЭСХ. 1989, 12 с. (авторҙаш)
  • Пути повышения эффективности технологического процесса работы почвообрабатывающих машин. // Труды ЧГАУ. 1991, 5 с.
  • Защита почвы от эрозии и современные почвообрабатывающие машины в системе адаптивно-ландшафтного земледелия Башкортостана. Уфа, 2002 (авторҙаш);
  • Почвообрабатывающие и посевные машины. Челябинск, 2004 (авторҙаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рахимов Раис Саитгалеевич
  • Рәхимов Рәйес Сәйетғәле улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.