Рәис Сабиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Сабиров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәис Сабиров
Туган 1 февраль 1927(1927-02-01)
Ташсу, Дөбъяз вулысы[d], Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Үлгән 15 дикәбер 2010(2010-12-15) (83 яшь)
Казан, Русия
Күмү урыны Юдино зираты[d][1]
Яшәгән урын Гоголь урамы, Казан[2]

Рәис Сабиров (Рәис Мәрдан улы Сабиров, 1 февраль 1927(1927-02-01), Ташсу, Дөбъяз вулысы[d], Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ15 дикәбер 2010(2010-12-15) (83 яшь), Казан, Русия) — журналист, публицист, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1988).

1949-1952 елларда «Яшь сталинчы» гәҗитендә: тәрҗемәче, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1953-1954 елларда СБКФнең Татарстан өлкә комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы. 1958-1983 елларда «Правда» гәҗитенең Татарстан һәм Мари АССРларындагы үз хәбәрчесе. 1983-1990 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире, бер үк вакытта (1983-1984) ТАССР Журналистлар берлеге рәисе. 1990-1994 елларда ТР МКның баш референты. Михаил Стелмахның «Кеше каны җирдә ятмас» романын, Сабит Мокановның «Тормыш мәктәбе» повестен, Владимир Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.[3] Х. Ямашев исемендәге ТАССР Журналистлар берлеге премисе иясе (1971), ТАССР Югары Шурасы депутаты (1985-1990).[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/burials/86984
  2. Жители.инфо сайты
  3. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 5. Р — Т
  4. http://www.millattashlar.ru/index.php/Сабиров_Раис_Марданович