Рәйсә Хазбулатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәйсә Хазбулатова latin yazuında])
Рәйсә Хазбулатова
Туган 8 март 1966(1966-03-08)[1] (58 яшь)
Чуалкип, Чишмә районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре филолог, журналист
Эш бирүче Башкорт иярчен телевидениесе

Хазбулатова (Абдуллина) Рәйсә Рәис кызы (8 март 1966 ел), тележурналист, «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең нәфис программалар бүлеге җитәкчесе. 2015 елдан Рәсәй һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2016).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәйсә Рәис кызы Хазбулатова (кыз фамилиясе Абдуллина) 1966 елның 8 мартында Башкорт АССРының Чишмә районы Чуалкип авылында туган.

1983 елда Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты)тәмамлый һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Студент елларында «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзасы була.

Югары һөнәри белем алгач, хезмәт эшчәнлеген 1988 елда Зиянчура районы Исәнгол авылындагы 2-нче урта мәктәптә укытучы булып башлый һәм биредә 1996 елга кадәр башкорт теле һәм әдәбиятын укыта.

1996 елда Башкортстан радиосының республиканың көньяк төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә чакырыла һәм бу вазифада алты ел хезмәт куя..

2002 елдан хәзерге көнгәчә «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең телевидение студиясендә эшли. «Нәзер», «Мәйдан», «Автограф», «Үткән гомер», «Бай бакча», «Курай даны» һәм башка тематик тапшыруларны хәзерләүче. Алардан тыш «Илһам төне», «Юллар җыры», «Илгизәр», «Магистрали судьбы», «Огненный танкист», «Последний из тринадцати», «Последняя высота» исемле документаль фильмнар авторы.

2015 елдан Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы.

2016 елда "Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре".дигән мактаулы исемгә лаек була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2016).
  • Рәсәй Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы (2021)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://xn--90aj4ac.xn--p1ai/%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8/1402-glavnoe-byt-vostrebovannym.html