Рәйхан (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәйхан (үсемлек) latin yazuında])
Рәйхан
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ocimum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мәче бөтнегечәләр[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Erythrochlamys[d], Hyperaspis[d], Becium[d] һәм Nautochilus[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы basil[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=8358[6]
 Рәйхан Викиҗыентыкта

Рәйхан (базилик) бик көчле дәвалау үзлегенә ия үсемлек, һиндстанда аңа изге үсемлек итеп карыйлар, хәтта табыналар да. Аның икенче исеме — реган. Рәйхан организмны инфекцияләр, вируслар, зыянлы бактерияләрдән саклый. Ул йогышсызландыру сәләтенә ия. Составында эфир майлары, В1 В2, РР витаминнары, аскорбин кислотасы бар. Бәвел һәм бабасырларны куа торган чара булып исәпләнә. Иммун системасын стимуллаштыра. Рәйханның яман шешкә каршы тәэсир итү сыйфаты бар. Ул авыз куышлыгындагы җәрәхәтләрне төзәтергә ярдәм итә. Астма белән авыручыларның сулышын җиңеләйтә, канда холестерин күләмен киметә. Авыз куышлыгындагы начар ис чыгаручы, теш куныгына һәм кариеска китерүче бактерияләрне 99 % ка кадәр үтерә. Бөерләрне чистарта һәм J сидек кислотасы дәрәҗәсен киметә. Билгеле булганча, сидек кислотасы бөерләрдә таш ясалуга китерүче чыганак булып тора. Рәйхандагы булган эфир мае компонентлары ташларны эретергә ярдәм итә. Рәйхан гади бактерияләр һәм вируслар тәэсирендә күтәрелгән температураны төшерергә булыша. Мәсәлән, грипп белән авырганда. Какырык ясау сыйфаты булганлыктан, салкын тигәндә һәм йөткергәндә яхшы нәтиҗә бирә. Үсемлектә баш авыртуын басучы табигый анальгетиклар да бар. Рәйхан глаукома һәм катаракта кебек күз авырулары куркынычы булганда да ярдәм итә. Моңа андагы эфир майлары, А һәм С витаминнары, аларның югары антиоксидантлык сыйфатлары сәбәпче. Тире кычытканда һәм конъюнктивит авыруы булганда рәйханның кайнатмасын (отвар) кулланалар. Моның өчен 2 аш кашыгы коры яфраклар­ ны ярты литр кайнаган суда пешерәләр, суынганнан соң фильтр аркылы уздырып, ашар алдыннан, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1 Грипп белән авырганда, көн саен 3 тамчы рәйхан маен бал белән кабул итәргә кирәк. Тамак төбе ялкынсынганда, 4 балкашык коры рәйхан яфрагын 250 мл s суда 20 минут кайнатып алырга һәм суытып сөзәргә. Җылымса төнәтмә белән тамак төбен чайкарга.

Бөер ташы авыруы вакытында 250 мл кайнар суга 2 аш кашыгы рәйхан чәчәкләрен салып, кайнау хәленә җиткерергә һәм сөзәргә кирәк. Төнәтмәне җылы килеш эчәләр.

Колак ялкынсыну — отит булганда, 500 мл кайнар суга 2 аш кашыгы кипкән рәйхан яфракларын салалар. Сүрән утта кайнау хәленә җиткереп, 10 минут суытканнан соң сөзәләр. Авырган колакка компресс ясарга була. Ашказаны эшләмәгәндә һәм аппетитны яхшырту өчен, 1 аш кашыгы кипкән яфракларга 1 стакан кайнар су салып, 10 минут төнәткәннән соң сөзәләр. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Рәйханны йөкле хатын-кызларга, эпилепсия белән авыручыларга, ин­ сульт, инфаркт кичергән кешеләргә, гипертония, йөрәктә ишемия авыруы, тромбофлебит һәм шикәр диабеты белән интегүчеләргә кулланырга яра­ мый. Аның составында терекөмеш кушылмалары бар. Рәйхан микробларны үтерүгә сәләтле. Ләкин шул ук вакытта аннан әзерләнгән препаратларны 3 атнадан артык зур күләмдә кулланырга киңәш ителми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]