Рәмзил Ишсарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзил Ишсарин latin yazuında])
Рәмзил Ишсарин
Туган 13 июнь 1975(1975-06-13) (48 яшь)
Түбән Аллагуат, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Рәмзил Ишсарин Викиҗыентыкта

Рәмзил Рафаил улы Ишсарин (1975 елның 13 июне, Түбән Аллагуат авылы, Стәрлебаш районы, Башкорт АССР, ССРБ) — сәясәтче, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы, Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмзил Ишсарин 1975 елның 13 июнендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Түбән Аллагуат авылында туа. Рами Гарипов исемендәге Башкорт республика интернат-гимназиясен тәмамлаган. 2003 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1999—2000 елларда Башкортостан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр эшләре идарәсенең баш белгече булып эшли. 2000 елдан «АТ Трэйд — Башкортстан» ҖЧҖ директоры урынбасары вазыйфасын башкара. 2006—2008 елларда — «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Башкортстан региональ буләкчәсенең региональ башкарма комитетының яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч[2].

2008—2009 елларда «„Арена“ идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын башкара. 2009 елдан 2010 елга кадәр — «Опора России» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Башкортостан төбәк бүлеге рәисе урынбасары. 2010-2011 елларда — «Башкортстан Республикасының эшмәкәрлек оешмалары, төбәк ассоциацияләре берләшмәсе» коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты.

2011 елдан «Бердәм Россия» фиркасенең Башкортстан региональ булекчәсенең региональ башкарма комитетының агитация-пропаганда эше булеге җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. 2012 елдан фирка төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары — бүлек башлыгы[3].

2014—2016 елларда — «Бердәм Россия» фиркасенең Башкортостан региональ бүлекчәсенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе.

2016 елдан VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында сайлана (11 нче региональ төркемдә алтынчы номер, Башкортостан Республикасы)[4]. «Бердәм Россия» фиркасе һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты әгъзасы.

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 30 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ишсарин Рамзил Рафаилович. Государственная Дума. 2019-02-13 тикшерелгән.
  2. Ишсарин, Рамзил Рафаилович. ИА ТАСС. 2017-09-11 тикшерелгән.
  3. Ишсарин Рамзил Рафаилович// Справочно-информационный ресурс «Кто есть кто в Республике Башкортостан»
  4. Ишсарин Рамзил Рафаилович// Официальный сайт Государственной Думы. әлеге чыганактан 2017-06-28 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  5. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-08-04 архивланды. 2019-08-03 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]