Рәмзия Маннапова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзия Маннапова latin yazuında])
Рәмзия Маннапова
Туган 4 гыйнвар 1955(1955-01-04) (69 яшь)
Кандра, Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре байтар
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Рәмзия Маннапова (4 гыйнвар 1955 ел) — галим-ветеринар врач. 1978 елдан (өзеклек белән) Башкортстан авыл хуҗалыгы институты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы, шул исәптән 2001 елдан — паразитология, микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире; 2008 елдан Россия аграр университеты — К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе укытучысы. Биология фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмзия Тимергали кызы Маннапова Башкорт АССРның Кандра районы Кандракүл эшчеләр бистәсендә (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) туган.

1978 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын отличие белән тәмамлый, 1980 елга кадәр шунда укыта.

1985 елдан кабат шунда ук эшли, профессор вазифасына сайлана. 2000-2008 елларда паразитология, микробиология, вирусология, иммунология кафедрасы мөдире. 2008 елдан Россия аграр университеты — К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә эшли.

1985 елдан Бөтенрусия анатомнар, гистологлар, эмбриологлар җәмгыяте әгъзасы, 1998 елдан Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең (РАСХН) умартачылык гыйльми-тикшеренүләр институты янындагы умартачылык секциясе Координация советы әгъзасы, 2001 елдан — Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Инвазион авырулар» секциясе, шулай ук академик К. И. Скрябин исемендәге Бөтенрусия гельминтология институты каршындагы БДБ илләренең инвазион авырулар буенча Координация советы әгъзасы, 2000 елдан — апитерапия буенча Координация советы әгъзасы.

Халыкара аграр мәгариф академиясе академигы (МААО, 2010)[1], Россия табигать фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты (РАЕ, 2012)[2][3]. Россия халык медицинасы ассоциациясенең (РАН) апитерапевт һәм бал корты белән дәвалаучылар коллегиясендә тора[4].

Аның җитәкчелегендә 34 кандидатлык һәм 5 докторлык диссертацияләре якланган[2].

1984 елда биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Иммуноморфологическая перестройка лимфоидных органов при иммунизации прополисполиэтиленгликолевым адъювантом» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (В. П. Кивалкинаның аспиранты була[5]), 1998 елда — «Коррекция иммунного статуса и микробиоценоза кишечника биологически активными продуктами пчеловодства при сальмонеллезно-аскаридиозном заболевании» темасына докторлык диссертациясе яклый (фәнни консультанты Ш. М. Омаров).

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2008).

700-дән артык фәнни хезмәт, 23 монография, 10 дәреслек һәм уку әсбаплары һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган 17 тәкъдим авторы[2].

Ире — биология фәннәре докторы А. Г Маннапов (1954 елда туган).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Биологически активные продукты пчеловодства и иммунитет / Р. Т. Маннапова, А. Н. Панин. М., 1999. — 243 с.
    • Регуляция защитных функций, микробиоценоза кишечника при инфекционных и ассоциативных заболеваниях животных / Р. Т. Маннапова, А. Н. Панин, А. Г. Маннапов. — Москва : ВГНКИ, 2001. — 275 с. ISBN 5-7456-0012-8
    • Иммунный статус при эндометритах коров и методы его коррекции : монография / А. В. Андреева, Р. Т. Маннапова ; М-во сел. хоз-ва Рос. Федерации, Всерос. гос. науч.-исслед. ин-т контроля, стандартизации и сертификации ветеринар. препаратов, Башк. гос. аграр. ун-т. — Москва : ВГНКИ ; Уфа : БГАУ, 2003. — 322 с. ISBN 5-7456-0057-8
    • Иммунный статус при йодной недостаточности поросят и методы его коррекции : монография / С. Н. Аухатова, Р. Т. Маннапова ; М-во сел. хоз-ва Рос. Федерации, Башк. гос. аграр. ун-т. — Москва : ВГНКИ ; Уфа : БГАУ, 2004. — 250 с. ISBN 5-7456-0102-7
    • Биологически активные продукты пчеловодства и иммунитет / Р. Т. Маннапова. — Изд. 2-е. — М., 2004. — 244 с.
    • Маннапова Р. Т. Иммунитет, микробиоценоз и биохимические реакции при воздействии на организм необработанного янтаря Р. Т. Маннапова, Р. А. Рапиев. Монография. Москва, 2009. 188 с.
    • Микробиология и иммунология : практикум : учебное пособие : [по направлению 111100 «Зоотехния»] / Р. Т. Маннапова. — Москва : ГЭОТАР-Медиа, 2013. — 544 с. ISBN 978-5-9704-2750-7
    • Маннапова Р. Т. Морфофункциональные, иммунологические и микробиологические реакции организма на стресс и их коррекция необработанным янтарем и маточным молочком пчел / Р. Т. Маннапова, Р. А. Рапиев. — Москва, 2014. — 395 с.
    • Микробиология и иммунология : учебное пособие / Р. Т. Маннапова ; Рос. гос. аграр. ун-т-МСХА им. К. А. Тимирязева, фак. почвоведения, агрохимии и экологии, каф. микробиологии и иммунологии. — Москва : Издательство РГАУ-МСХА, 2015. — 76 с. ISBN 978-5-9675-1215-5
    • Биологическая активность экстракта пчелиного подмора // «Пчеловодство» № 6, 2016.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2014),
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе(2007).
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2008)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.famous-scientists.ru/school/851
  2. 2,0 2,1 2,2 Архивированная копия  — история). Проверено 18 мая 2017. Архивировано 6 августа 2017 года.
  3. https://www.rae.ru:443/ru/member/3
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-12-01, retrieved 2021-11-26 
  5. «Пчеловодство» № 9, 2012. С. 59.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маннапова Рәмзия Тимергали кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 31 декабрь 2020)
  • РГАУ-МСХА