Рәмзәнә Абуталипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзәнә Абуталипова latin yazuında])
Рәмзәнә Абуталипова
Туган 30 март 1961(1961-03-30) (62 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим

Абуталипова Рәмзәнә Әсхәт кызы' (30 март 1954 ел) — галим-тел белгече, шагыйрь, югары мәктәп укытучысы. 2000 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре докторы (2009), профессор. Россия Федерациясенең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2004) һәм мәгариф отличнигы (1996).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмзәнә Әсхәт кызы Абуталипова 1954 елның 30 мартында Башкорт АССРның Стәрлетамак шәһәрендә туган. Бала чагы ата-бабалар төбәгендә — Кырмыскалы районындагы Иске Бала авылында үткән. 1969 елда 1-нче республика интернат-мәктәбен (хәзер Рәми Гарипов исемендәге гимназия) тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә

Студент елларыннан ук әдәбият белән кызыксына, «Шоңкар» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы була, балалар өчен әсәрләр иҗат итә.

  • БДУ юнәлтмәсе буенча Кырмыскалы районы Иске Бала урта мәктәбендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары,
  • 1978 елдан — Белорет шәһәренең 1-нче мәктәп-интернатында,
  • 1983 елдан — Стәрлетамактагы 54-се башлангыч һөнәри-техник белем бирү училищесында,
  • 1985 елдан — 1-нче Стәрлетамак мәктәп-интернатында эшләгән. 11 ел гади укытучы булып эшли.
  • 1987 елдан Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең (хәзерге БДУ-ның Стәрлетамак филиалында) укыта,
  • 1997-2000 елларда башлангыч класлар факультетының декан урынбасары була.

Гомуми стажы — 42 ел, һөнәре буенча -31 ел. Әдәби эшчәнлеген дә уңышлы дәвам итә, республика матбугатында Р. Абуталипова хикәяләре, әкиятләре, скетчлары басылып чыгып тора. Рәмзәнә Әсхәт кызы Стәрлетамак шәһәре язучылар берлегенең бюро әгъзасы һәм Стәрлетамак «Ашказар» гәзитенең редколлегия әгъзасы.

Р. Ә. Абуталипова укыткан дисциплиналар:

  • Борынгы телләр (борынгы төрки, иске төрки, тарихи грамматика),
  • Ана теле буенча махсус курс, Махсус предмет,
  • Башкорт теленең функциональ грамматикасы,

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни кызыксынулары тел гыйлеме, функциональ грамматика, функциональ-семантик категорияләр, аспектологик; башкорт телен һәм әдәбиятын укыту методикасы. 115 фәнни хезмәте, шул исәптән дәреслекләр һәм сүзлекләре дөнья күрде. 1995 елда Мәскәүдә «рус телле уҡыусыларҙы башҡорт грамотаһына өйрәтеү» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Башлангыч сыйныф укытучыларына башкорт телен укыту серләрен өйрәтә. 2000 елда доцент гыйльми дәрәҗәсенә лаек була. Ул бик күп укытучылар буынын әзерләп чыгарган. 50-гә якын фәнни, фәнни-методик хезмәтләр һәм мәкаләләр, дәреслекләр, укыту-методик кулланмалар авторы һәм автордашы.

Фәнни казанышлары һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Функционально-семантическая категория аспектуаль в башкирском языке: Монография. — Уфа: Гыйлем, 2008.
  • Категория аспектуальности в башкирском языке: Учебно-методические материалы для студентов башкирских отделение вузов. — Стерлитамак: СГПА им. Зайнаб Биишевой, 2008.
  • В помощь молодым учителю: Методическое пособие по методике обучения башкирскому языку в начальной школе. — Уфа: Китап, 2003.
  • Русско-башкирский словарь терминов по методике преподавания языков. — Уфа: Китап, 2009 (соавтор).
  • Методика обучения башкирскому языку и литературе в начальных классах: УМК в 3-х частях. Ч.I. Конспект лекций: Методические указания по выполнению курсовых и дипломных работ; Ч. II. Практикум; Ч. III.
  • Инструктивно-методические материалы. — Стерлитамак: СГПА им. Зайнаб Биишевой, 2006; 2011.
  • методическое руководство к учебнику «Бүләк» и учебное пособие «Гаҗәп бүләк» (соавторы — Тулумбаев Х. А., Давлетшина М. С.),
  • учебник для башкирских детских садов «Ләйсән» (соавторы — Амирханова Г. И., Юлмухаметов М. Б.),
  • «Русско-башкирский словарь методических терминов» (соавтор — Камалетдинова А. В.),
  • методическое руководство «Йәш уҡытыусыға ярҙамға»

Җәмәгать эшлеклесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Ә. Абуталипова республика һәм Стәрлетамак шәһәренең җәмәгать эшендә актив катнаша. Аның исеме Стәрлетамак каласыннан II Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашучыларның исемлегендә дә була.

Рәмзәнә Әсхәт кызы БР Хөкүмәте янындагы «Башкортстанның Дәүләт телләре буенча советы әгъзасы», Стәрлетамак шәһәре башкарма комитетының «БР телләре турында» законын тормышка ашыру комиссиясе әгъзасы, башкорт телен пропагандалау өлкәсендә киң эшчәнлек алып бара, регуляр рәвештә матбугатта, радиода һәм телевидениедә чыгыш ясый.

2000 елда Р. Ә. Абуталипова «Башҡортостан ҡатын-ҡыҙҙары йәмғиәте»съездына, 2003 елда «БР ҡатын-ҡыҙҙары» конференциясенә, Башкортстан Язучылар съездына делегат итеп сайлана.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 «Әнисә, яшең ничә?»

1995 «Ачуланма, Чибәркәй»

1997 «Шаңдау» җыентыгында «Яз сөенече» өлкән китап уҡучылар өчөн

2000 «Серем — йөрәк сирем» — «Агыйдел», 7-нче сан

2006 «Мин үҫәм! шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр, Өфө

Белемен камилләштерү буенча мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Совершенствование коммуникативной компетенции преподавателя вуза», ФГАОУ АПК И ППРО, Москва, 2013;
  • «Регистрация результатов интеллектуальной деятельности», СФ БашГУ, Стерлитамак, 2014;
  • «Разработка и использование электронных учебных курсов в LMS Moodle», СФ БашГУ, Стерлитамак, 2014;
  • «Инновационные технологии в преподавании башкирского языка и литературы», СФ БашГУ, Стерлитамак, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]