Рәмилә Кобагошова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмилә Кобагошова latin yazuında])
Рәмилә Кобагошова
Туган 15 декабрь 1957(1957-12-15) (66 яшь)
Күмертау, Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр

Рәмилә Кобагошова (15 декабрь 1957 ел) — Башкорт дәүләт курчак театры артисты. 1990 елдан ССРБ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1996).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмилә Сөләйман кызы Кобагошова 1957 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Күмертау шәһәрендә туган. 1977 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган (Ю. С. Вертлиб курсы).

1978 елдан алып Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театрында эшли.

Спектакльләрдәге төп рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гали («Галимә», Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча А. Баранов әсәре),

Гөлфирә («Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин),

Куянкай («Таештабан йоклый алмый», Сафуан Әлибаев),

Кендек («Хыял күпере», Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәре буенча),

Дюймовочка (Г.Х. Андерсенның шул ук исемле әсәре буенча),

Зөләйха («Бөркет баласы канат җәя», А. С. Фәткуллин һәм Д. А. Рашкин),

Дилбәр («Әнсарның гаҗәп чанасы», С. Р. Сурина).

«13-нче раунд» кинофильмында Зөлфия Шәрипова ролен башкара.

Тудырган образлары ихлас, эчкерсез, нечкә күңелле булуы белән аерыла, тормышчанлыгы белән җәлеп итә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]