Рәмис Латыйпов
| Рәмис Латыйпов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов |
| Туган | 11 июнь 1977 (48 яшь) Яңа Әтнә[d], Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | журналист |
| Эш бирүче | Интертат һәм Татар-информ |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
Рәмис Латыйпов ― журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире (2016―2025). Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2023)[1]. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан)[2].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1977 елның 11 июнендә Арча районы хәзер инде юкка чыккан Яңа Әтнә (хәзер Әтнә районына кергән Яңа Әтнә авылы түгел) авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә, 1994—1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2005 елларда ТРК "Эфир"да редактор һәм корреспондент булып эшли. 2004—2005 елларда «Татарстан» журналында, 2005—2016 елларда ТНВ да «7 дней» тапшыруында эшли. «Татарстан», «Чаян» журналларында, «Ирек мәйданы», «Татарстан яшьләре», «Безнен гәҗит», «Отражение», «Акчарлак» газеталарында мәкаләләре басыла. 2016 елдан 2025 елга кадәр[3][4] «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, 2017 елдан «Интертат» сайты, "Атна вакыйгалары"газетасының да баш редакторы.
Журналистикадан башка буш вакытында урманнарда кырмаска ояларын эзләп, шуларны үлчәп йөри. 2019 елның октябрь аенда Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында Русиянең иң зур кырмыска оясын тапкан. 2020 елның октябрендә бу кырмыска оясы рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.[5]
2023 елның октябрендә ул җитәкләгән "Интертат" редакциясе иң популяр татар сайты дип табылды һәм Русиянең рекордлар реестрына кертелде. Сайтны бер ел эчендә 1 миллион 390 мең уникаль укучы укыган.
2025 елның февралендә үз теләге белән "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире вазифасыннан китүе хакында белдерде. Кайбер чыганаклар мөхәрирнең китүен 2024 елның сентябрендә Дамир Мөхетдинов белән ясаган интервьюсы белән бәйли. Мөфти Равил Гайнетдиннең урынбасары видеоверсиядә үз кабинетында, Пенза рәссамы Илдар Акжигитов ясаган «Калка» картинасы фонында сөйли.[6] Шовинистик чыганаклар 2025 елның февралендә бу видеога тап булгач, җәнҗал куптаралар. Д.Мөхетдинов «русофобия»дә гаепләнә.[7][8][9] Мөхетдиновның үзе өчен бу инцидент зарасыз узса да (5 мең штраф белән котыла), Татарстан җитәкчелеге Интертатның баш мөхәрирен корбан итәргә була. Интервью сайттан алына, кайбер өзекләре генә калдырыла[10]
2025 елдан блогерлык белән шөгыльләнә, Facebookта һәм Zenда татар телен һәм мәдәниятен пропагандалый.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Казан утлары» журналының 2020 елның июль санында «Салдат мәхәббәте» дигән хикәясе басылган.[11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2020 елның 23 декабрендә «Ярдәм» фонды медале белән бүләкләнгән.[12]
- 2023 елның апрелендә «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә оештырган «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесе җиңүчесе ― «Повесть» номинациясендә («Чәчәк» әсәре белән).[13]
- 2023 ― Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре[14]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Журналист Рәмис Латыйповка атказанган матбугат хезмәткәре мактаулы исеме бирелде. Татар-информ, 2.02.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Татар-информ, 06.02.2024
- ↑ Журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында: «Әлегә ял итәм...». «Шәһри Казан», 18.02.2025
- ↑ Бүген минем «Татар-информ»ның татар редакциясендә һәм «Интертат» сайтында соңгы эш көнем иде. Рамис Латыпов ВКонтакте, 18.02.2025
- ↑ «Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде. «Татар-информ» 22.10.2020
- ↑ Московский имам попрощался со скандальной картиной. Почему историческое полотно вызвало споры в соцсетях?
- ↑ Военное обозрение: Нас точит семя орды… Почему ДУМ любуется картинами с ордынцами, попирающими русских
- ↑ Царьград: Хватит сигналов - началось: Прокуратура проверит скандального лидера ДУМ Мухетдинова. Последствия могут оказаться неожиданными
- ↑ Регнум: «По сути, турецкая организация». За что оштрафовали Дамира Мухетдинова
- ↑ Татар-информ. Мухутдинов: Института военных имамов, как в царской России, создать не удалось. Интервьюны тулысынча Туган җир журналыннан укырга була: Туган җир: Төбәк тарихы буенча журнал. №1. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы. 2025.
- ↑ Салдат мәхәббәте (новелла)
- ↑ Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповны «Ярдәм» фонды җитәкчесе медаль белән бүләкләде
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. «Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде. Татар-информ, 14.04.2023
- ↑ "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка мактаулы исем бирелде. Татар-информ, 13.06.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 11 июнь көнне туганнар
- 1977 елда туганнар
- Арча районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар журналистлары
- Татарстан журналистлары
- Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре
- Татарстан язучылар берлеге әгъзалары